Внеклассное мероприятие "Мамонтенок үзенең әнисен эзли"

Саба районы, Түбән Шытсу “Ромашка” балалар бакчасының I категорияле
тәрбиячесе Гыйльметдинова Диләрә Мәгесумовна
Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек
“Мамонтенок үзенең әнисен эзли”.
Максат: Балаларда мультфильм һәм әкият иллюстрацияләре аша аналарның җир йөзендә
иң изге кешеләр икәнлегенә төшендерү. Сөйләм телләрен баету.Тулы җөмләләр белән
җавап бирүләрен камилләштерү. Балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Кисеп
ябыштыру аша балаларда вак моториканы үстерү.
Бурычлар:
Белем бирү өлкәсе "Сөйләм үстерү"
1. Тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү.
2. Балаларның сүз байлыгын арттыру.
Белем бирү өлкәсе "Сәнгати үсеш"
1.Балаларның аппликация сәнгатенәкарата кызыксынуларын үстерү.
2.Музыканың ритмын тоярга , кисеп ябыштыру эшчәнлегендә сюжетлы сүрәтләр
барлыкка китерергә өйрәтү.
Белем бирү өлкәсе "Социаль-коммуникативүсеш"
1. Якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
2. Балаларның хәтерләрен, күзаллауларын үстерү
Белем бирү өлкәсе "Физик үсеш"
1. Балаларның вак моторикаларын үстерү.
2.Динамик пауза.
Эшчәнлек төре: уен, хәрәкәт, аралашу, сәнгать.
Эшчәнлекнең барышы
-Исәнмесезбалалар! Кәефләрегезничек? (жаваплар).
Исәнме кояшкай исәнме!(куллар өстә)
Җылы бир кулларыма (уабыз)
Ә мин җылы һәм яктымны (үз-үзебезне кочабыз)
Бүләк итәм дусларыма.(кул тотышу)
-Балалар, әйдәгез әле, кәефләребез тагы да күтәрелеп китсен безнең, мин сезгә бер бик
матур мультфильм күрсәтәм.
(Экранда «Мамонтенок», әнисен югалткан ич балалар, әйдәгез мультфильмны туктатып
торып Мамонтенокка ярдәмгә ашыгыйк.Ничек булышыйк соң? (жаваплар: әнисен эзлик,
әнисен табарга булышыйк, ярдәм итик.)
Тәрбияче:-Рәхмәт балалар, сез бик тә ярдәмчел балалар. Тизрәк юлга кузгалыйк.Әйдәгез,
безгә күңеллерәк булсын өчен жырлап барыйк.
Жыр: «Күңелле сәяхәт»
Юлда тартма табалар.
-Балалар карагыз әле, нинди серле тартма булыр бу? Эчендә ниләр бар икән?Тышына
язылган:бу атнада нинди зур бәйрәм булачак диелгән. Шуңа җавап бирә алсагыз тартма
ачылачак диелгән.(Жавап: Аналар көне)
-Тартма ачыла- эчендә сынаулар язылган.Кашыклар да бар монда. Нишләрбез икән инде
бу кашыклар белән.
1 бала:-Апа җырлыйк. Без бит кашыклар беләндә уйнап-җырлый беләбез.
1 сынау: Жыр:Тыпыр- тыпырбиергә, тимер идәннәр кирәк…(«Шома бас» диск №7)
_Әйе, шул балалар, бик дөрес, бәлки әле кашыклар тавышына Мамонтенокның әнисе дә
килеп чыгар?Табабыз без анны балалар, шулай бит. Без булдырмаган әйбер юк.
2сынау:-Ә сез әниләртурында шигырьләр беләсезме диелгән балалар, сездә әниләрегезне
бик- бик яратасызмы диелгән (Жаваплар)
Шигырьләр:
1.Иң әйбәт, юмарт кешеләр,
Әлбәттә- ул, Әниләр!
Алар гына алып кайта
Тәмле-тәмле “мәмиләр”.
2.Миңа гомер биргән кеше
Синул-Әнием!
Якты йөзле, Кояшт өсле,
Син ул-Әнием!
3.Матур-матур курчакларны
Әни ала бит!
Уйна кызым! Алтыным-дип
Сабый балам!- дип!
4.Уйнап үссен курчак белән
Уңган кыз булсын!
Һәрчак кул арама кереп
Булышып торсын!
4.Күлмәкне дә Әниала
Матурын сайлап!
Күбәләгем минем син, ди.
Яратып, назлап.
5. Үпкәләтмик әниләрне
Кадерләп саклыйк!
Тулган ай кебек йөзләрен
Юкка кызартмыйк!
6.Алма кебек битләреңнән
Үбәм әнием!
Әни әйтә:”Мин дә сине!”
Синди, тәтием!
7.Әнием белән әтием!
Озак яшәгез!”
Иң кадерле кешебез дип
Сезгә дәшәбез!
3 сынау; мультфильмнан иллюстрацияләр: Балалар карагыз әле монда ниндидер рәсемнәр
бар. Бу нинди рәсемнәр икән соң? Әйе шул “Мамонтенок” мультфильмыннан
иллюстрацияләр. Әйдәгез әле өчкә бүленеп картиналар янына басыгыз. Кемгә кайсы
картина ошый, шунысын карагыз. Бер- берегезгә сөйләгез. Сезгә әз генә вакыт
бирәм,картина турында сөйли башлагыз. (Сингапур методы). (Һәр бүленгән өлештән бер
бала сөйли).
- Нәрсә сөйләде сина Илмаз? жӘйдәгез, Дилүсне тыңлап карыйк эле? Дөрес сөйлиме ул?
Балалар хәзер бу өч почмактагы картиналарны тоташтырсак нәрсә килеп чыгар икән? Әйе,
мультфильм. Әйдәгез әле картиналарны алып, кайсы артыннан кайсы килә дөрес итеп
басыйк әле? Дөрестәндә мультфильм “Мамонтенок” килеп чыкты.
-Молодцы балалар, булдырдыгыз!Соңгы сынау балалар. Җир шары!Макетын ала. Балалар
менә шушы Җир шарын барыбыз бергә«ясый» алсак без Мамонтенокныңәнисен
табачакбыз! Җир шары түгәрәк бит ул балалар! Анда кемнәр генә яшәми! Кешеләр дә,
жәнлекләр дә! Җир шарында бер- беренне тапмый мөмкин түгел! (Күмәк эш. Түгәрәк
эченә киселгән рәсемнәрне ябыштыру)
Балалар, әйдәгез мультфильмны карап бетерик!(Карап бетерү)Нинди зур сөенеч-
Мамонтенокныңәнисе табылды!Без дә ана кушылып шатланыйк, ана кушылып җырлыйк
Җыр: »Мамочка милая»
Кисеп ябыштырган җир шары. Төньяк полюстан киткән, кояш , җылы якта әнисен таба.