Конспект урока "Речь красна пословицами" 3-4 класс

Филиал МБОУ
«СОШ им. Г.Г.Гарифуллина села Сардек-Баш» в с.Новый Сардек
Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Речь красна пословицами
(урок защиты проекта в 3 классе
на татарском языке)
подготовила
учитель начальных классов
Набиева Зульфия Мухаматзуфаровна
Кукмор 2013
Мәкаль җыймыйм,акыл җыям.
3 нче сыйныф укучылары мәкальләр өйрәнү буенча 4 юнәлештә эшләделәр:
белгечләр мәкальләр һәм әйтемнәр турында материал җыйдылар, тикшерүчеләр
мәкальләрнең кайсы дәресләрдә кулланылышын күзәттеләр,тәрҗемәчеләр башка халык
мәкальләрен татарныкы белән чагыштырып өйрәнделәр,уен оештыручылар мәкальләрдән
төрле уеннар,конкурслар әзерләделәр.
Дәрес барышы:
1.Укытучы:Бүген бездә иҗади проектны яклау дәресе.Бүгенге дәрес сөйләмебезне
кыска,ләкин тирән мәгънәле итүче җөмләләргә багышлана.
1 укучы ипи-тоз күтәреп чыга:-Ипи-тоз-якты йөз.
Укытучы:-Нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Укучылар:- Мәкальләр турында.
Мәкаль җыймыйм,акыл җыям.
Мәкальне адәм чыгармый,заман чыгара.
Мәкальсез сүз-тозсыз аш.
Мәкальдә хикмәт бар.
Укытучы :-Тактадан укыгыз.Нәрсәләр язылган?
Укучылар: Мәкальләр.
-Дөрес.Проектны сез 4 кә бүленеп эшләдәгегез:белгечләр,тикшерүчеләр,тәрҗемәчеләр,уен
оештыручылар.
2.Хәзер сүз белгечләргә бирелә.
Белгеч-укучы сөйли: Мәкаль ул-сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен
көнкүрештә күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил урынына әйтеп йөртелә торган
кыска,тирән мәгънәле җөмлә.
Мәкаль киңәш бирә,өйрәтә,кисәтә. Мәкальләрнең темасы күп төрле:
Уку-энә белән кое казу.(уку турында)
Дуслык ашаганда беленми,эшләгәндә беленә.услык турында)
Туган илнең җире-җәннәт,суы-ширбәт.(Туган ил турында)
Батыр булган көтүдә бүре куркыныч түгел.(батырлык турында)
Холкы начардан дуслары качар.(әдәп турында)
Хезмәт төбе-хөрмәт.(хезмәт турында)
Укытучы: Мәкальдән башка әйтем дә бар әле.Аларның аермасы нәрсәдә?
Әйтем- сүзнең бизәге, мәкаль-сүзнең җиләге.
Сүз мәкаль белән матур.
Сүз-чәчәк, мәкаль-букет.
Белгеч -укучы: Әйтем киная формасында әйтелә.
Егылган янтайганнан көлгән.
Балык башыннан чери.
Әйтем формасында теләкләр була.
Яткан җирең мамык булсын.
Ходай тел ачкычлары бирсен.
3.Укытучы:Сүз уен оештыручыларга бирелә.
Уен оештыручы: Беренче уен “Сүз-кош түгел,чыгып китәр-тота алмассың”дип атала.
Бер хәреф җөмләнең бөтен мәгънәсен үзгәртергә мөмкин.Бу мәкальләргә нәрсә булган?
Мәкальләрне укып чыгыгыз, 1 хәреф хатасын табып, дөресләп укыгыз.
Тел күрке-күз.(сүз)
Белем талдан кадерле.(малдан)
Акыл базарда савылмый.(сатылмый)
Батыр ялда беленер.(яуда)
Тырышкан табар,башка кадак кагар.(ташка)
Оясыз сандугач сайламый.(сайрамый)
Агач җимеше белән,кеше эте белән.(эше)
4. Укытучы: Сүз тикшерүчеләргә бирелә.Алар мәкальләрнең нинди дәресләрдә
кулланылышын тикшерделәр.
Татар теле.Антонимнар өйрәнгәндә:
Аз сөйлә,күп эшлә.
Тырыш бала-эх,яхшы;ялкау бала-фу,шакшы.
Гыйлемлек-нур,наданлык-хур.
Математика:1 баш яхшы,2 баш яхшырак.
Берәү 10 га сөйләр,10 ау-100гә.
Технология: 7 кат үлчә,1 кат кис.
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.
Әйләнә-тирә дөнья: Табигатьне саклаган-үз яшәвен аклаган.
Бер агачтан унау үскән,ун агачтан урман үскән.
Тикшерүче-укучы: Ә әдәби уку дәресләрендә ничаклы мәкаль белән
очрашабыз.Кайберләрендә мәкаль әсәрнең исеме булып тора:
Эш үткәч,үкенүдән файда юк. Г.Лотфи.
Иренгән ике эшләр.Мәзәк.
Имәндә икән чикләвек.Р.Гыйззәтуллин.
Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар. А.Алиш.
Эш беткәч, уйнарга ярый. Г.Тукай.
Тикшерүче-укучы: Нәкый Исәнбәт исеме мәкальләр белән бәйле.Ул мәкальләрне
балалар өчен төзегән фольклор китабына керткән.Тукай шигырьләреннән 150 гә якын
канатлы сүз мәкаль җыентыгына күчкән.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.
Иң мөкатдәс нәрсә - эш.
Сөй гомерне,сөй халыкны,сөй халыкның дөньясын.
5. Укытучы:Уен оештыручылар чакырыла.
У.о.Бу уен сорауларына мәкаль яки әйтем белән җавап бирегез.
Нәрсә капчыкта ятмый?(без)
Чебиләрне кайчан саныйлар?(көз)
Әдәп башы нәрсә? (тел)
Күмәк көч нәрсә күчерә?(тау)
Эш кемнән курка?(остадан)
Кем уйларга да иренә?(ялкау)
Эч пошуның дәвасы нәрсә?(эш)
У.о. Мәкальләрне яхшы беләсез икән.Димәк,сез тест- мәкаль эшләргә әзер.
Мәкальләрне укып,дөрес җавап билгеләгез.
1.Киемеңә карап каршы алалар,... карап озаталар.
а) акчаңа ә)акылыңа б)күчтәнәчеңә
2.Агачны яфрак,кешене ... бизи.
а) чәч ә)кием б) хезмәт
3.Оста барда кулың тый, галим барда ... тый.
а) телең ә)башың б) аягың
4.Акча, мал-бер көнлек,гыйлем,һөнәр- ... .
а) бер айлык ә)гомерлек б)бер еллык
5. Калган эшкә ... ява.
а)яңгыр ә)боз б) кар
6.Ялкаулык белән яманлык ... йөри.
а) бергә ә)аерым б)җәяү
7.Иптәшең үзеңнән ... булсын.
а)матур ә)яхшы б) озын
6. Укытучы: Сүз тәрҗемәчеләргә бирелә.
Тәрҗемәче укучы: Японнар “Маймыл да агачтан егылып төшә”,ди. Ә бездә “Дүрт
аяклы ат та абына”,диләр.Француз мәкале:”Атасы нинди,малае шундый”, ә бездә-
Алма агачыннан ерак төшми”.
Хәзер мин сезгә башка халык мәкальләрен әйтәм, ә сез татар халык мәкале белән җавап
бирегез.
Рус:Тише едешь-дальше будешь.(Әкрен эшен бетерер,кызу үзен бетерер.)
Чех: Пешкән әтәч яңгырдан да кача.(Авызың пешсә,өреп кабарсың.)
Инглиз:Көтә белгән кеше бөтенесенә ирешә.абыр төбе- сары алтын.)
Мари:Кара сарык та ак бәкәй китерә.(Аттан ала да туа,кола да.)
Мордва:Бәлага тарсаң,чын дусың калыр,ялганы китәр.(Дустым күп дип
йөрерсең,эшең төшкәч,белерсең.)
7.Укытучы:Булдырдыгыз.Хәзер мин сезгә мәкаль әйтә башлыйм, сез аның ахырын әйтеп
бетерегез.
Хезмәт кешене төзәтә, ә ялкаулык ...(боза).
Беләге юан берне егар, белеме булган ... (меңне егар).
Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз – җанга ...(җәрәхәт).
Матурлыгың белән мактанма, ... (батырлыгың белән мактан).
Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур ... (гадәтле).
Кем эшләми,шул...(ашамый).
Эш беткәч, ... (уйнарга ярый).
8. Эш беткәч, уйнарга ярый.
Укытучы: Ничек аңлыйсыз?
Укучылар:Бөтен эшеңне бетергәч кенә уйнарга ярый.
Укучылар Г.Тукайның Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерә.
Укытучы: Малай дөрес эшләгәнме?
Укучылар:Әйе.Ул тырышып дәресен әзерләп бетергән,хәзер иркенләп уйный ала.
Укытучы:Сез дә хәзер иркенләп уйный аласыз. Мәкальләрне онытмассыз,сөйләмегездә
кулланырсыз дип уйлыйм.
Список использованной литературы
1.Татарское народное творчество. Пословицы и поговорки .-
Казань:Татарское книжное издательство, 1987.
2.Журнал «Начальная школа».-2012.-№3.-С.38-41.