Конспект урока "Масса берәмлекләре. Грамм" 3 класс

3 нче сыйныфта математикадан дәрес конспекты.Дәреслекнең авторлары
М.И.Моро,М.А.Бантова,Г.В.Бельтюкова,С.И.Волкова,С.В.Степанова.
Төзеде:Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең
югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Зиннурова Наилә
Зәйнетдиновна
Тема:Масса берәмлекләре.Грамм.
Максат.Яңа масса берәмлеге- грамм белән таныштыру:килограмм белән
грамм арасындагы бәйләнешне билгеләү;йөгерек исәпләү һәм мәсьәләләр
эшләү күнекмәләрен,танып-белү активлыгын үстерү;математика фәнен
өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау.Математика дәреслеге (М.И.Моро һ.б.:54нче бит),тәлинкәле
үлчәү,герләр,пакетка салынган он,алма,ярма,компьютер,слайдлар,тест
биремнәре
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт булдыру.
-Исәнмесез!Кәефләрегез ничек?Карагыз әле балалар,кояш ничек
елмая!Әйдәгез,без дә бер-беребезгә елмаю бүләк итик!Сиздегезме,сыйныф
бүлмәбез дә ничек яктырып китте.Шушы күтәренке рухта дәресебезне
башлыйбыз.
II.Белемнәрне тигезләү,актуальләштерү.
1.Математик диктант.
Саннарны яз.
1.8 йөз 5дистә 3 берәмлек булган санны яз.(853)
2.2 йөз 7берәмлек булган санны яз.(207)
3.6 йөз 4дистә булган санны яз.(640)
4.Иң кечкенә өчурынлы санны яз.(100)
5.Иң зур өчурынлы санны яз.(999)
6.Иң зур берурынлы саннан 100 тапкыр зур булган санны яз.(900)
7.4 йөздән 1 берәмлеккә ким булган санны яз.(399)
8.Санаганда 560 саны алдыннан килгән санны яз.(559)
9.Санаганда 299 саны артыннан килгән санны яз.(300)
10.699 һәм 701 саннары арасында килгән санны яз.(700)
(Слайд №1.Математик диктантның җаваплары экранда
чагылдырыла.Укучылар бер-берсенең эшен тикшереп,бәяли.)
III.Уку мәсьәләсен кую.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. (Укытучы китап һәм дәфтәр турында табышмак укый.)
-Табышмак әйтәм,җавабын табыгыз.
“Теле юк,үзе аңлата.”(Китап.)
“Кат-кат битле,
Ап-ак йөзле,
Аңа язу-бик тә күңелле.”(Дәфтәр.)
-Бер кулыгызга-китап,икенче кулыгызга дәфтәр алыгыз .Кайсы
авыр?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Тәлинкәле үлчәүгә куеп карыйк. Китап һәм дәфтәрнең авырлыгын
чагыштырыгыз.(Китап авыррак.)
-Авырлыкны без икенче төрле ничек дип атыйбыз?(Масса дип атыйбыз.)
-Массаны нинди үлчәү берәмлекләре ярдәмендә табалар?(Кг)
-Димәк,без бүген дәрестә нишләрбез?
Уку мәсьәләсе.Яңа масса берәмлеге- грамм белән танышырбыз:килограмм
белән грамм арасындагы бәйләнешне билгеләрбез.
-Хәзер үзегезне кибеттә дип хис итегез.Кемнең “сатучы” буласы
килә?(Укучылар арасыннан “сатучы” билгеләнә.)
2.Практик эш.
-Онны,алманы ,ярманы үлчәргә кирәк.
(Укучылар пакеттагы онны(2кг лы),алманы(1 кг лы) үлчәп күрсәтәләр.)
-Соңгы пакеттагы ярманы үлчәргә кирәк.(Ул 1 кг дан җиңелрәк .)
-Ничек үлчәрбез?
-Бу очракта безгә нинди үлчәү берәмлеге ярдәмгә килер? Килограммнан да
кечерәк тагын нинди берәмлек бар?(Грамм.Граммлы герләр ярдәмендә
үлчәп,нәтиҗә ясала.(Слайд №2.)
1кг=1000г
IV.Яңа белемнәрне ныгыту.
1.Дәреслек белән эш.54 бит.(Слайд №3)
Рәсемгә карап әйтегез:кәбестәнең массасы 1кг нан; 2кг нан артыгракмы,әллә
кимрәкме?
-Герләр төрле була (Слайд №4)
-Үлчәүләр дә күп төрле була.Әйдәгез,алар белән танышып китик,кайчан
нинди үлчәү белән куллану уңышлы булыр икән?(Слайд №5.)
Төрле төрдәге үлчәү рәсемнәре күрсәтелә.
-Элекке заманда безнең әби-бабаларыбыз үлчәүне бизмән дип йөрткәннәр.
2.54нче бит,№1.
-7г,80г,300г,600г,745г,900г булсын өчен нинди герләр алырга
кирәк?(Укучылар берәм-берәм тактага чыгып язалар.)
7г=5г+2г
80г=50г+20г+10г
300г=200г+100г
600г=500г+100г
745г=500г+200г+20г+20г+5г
900г=500+200г+200г
V.Физкультминут:”Шаян балалар”
1.Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Чүгәлибез,торабыз
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз,
Һәм сикерә башлыйбыз,
Кулларны күтәрәбез,
Аннары төшерәбез,
Шул арада иелеп
Басарга да өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз
Ял итеп тә алабыз.
2.Күзне ял иттерү.Таблица буенча күзгә күнегү ясау.
VI.Үткәннәрне ныгыту күнегүләре.
1.54нче бит,2нче мәсьәлә.
Мәсьәләне бергәләп уку,сорау кую,шартны таблица ярдәмендә язу.
-Нәрсә турында?
-Нинди сорау куярсыз?
1төргәк массасы
Төргәк саны
Барлык масса
Печенье
200г
2
?
Чәй
50г
2
?
Бер укучы ябылган тактада чишә,калганнар урында эшлиләр.Аннан бергәләп
дөреслеге тикшерелә.
Iвариант-200*2+50*2=500(г)
IIвариант-200*2-50*2=300(г)
2.54нче бит,№3.Тигезләмәләрне чишү.(Телдән)
-Кушуның(тапкырлауның,алуның) компонентларын әйтегез.
-Билгесез кушылучыны (тапкырлаучыны,киметүчене) ничек табабыз?
Җаваплар:100;1;300 саннары- тигезләмәләрнең тамырлары.
VII.Рефлексия.
-Бүгенге теманы ничек үзләштерүегезне тикшереп карыйсыгыз киләме?
-Моның өчен тест үтәрбез:
Тест эшләү.(Слайд №6.)
1. 1килограммда:
100г 500г 1000г
2. Килограммның унынчы өлеше күпме?
100г 200г 400г 500г
3. Әни кибеттән 250г каймак,аңа караганда 3 тапкыр күбрәк эремчек
сатып алды.Эремчекнең массасы күпме?
500г 750г 800г 1000г
4.1кг таш авырмы,әллә 1кг мамыкмы?
5.Әтәч бер аягында 2кг авырлыкта,ә ике аягында басып торганда аның
массасы күпме булыр?
-Тиз генә эшебезнең дөреслеген тикшерик.(Слайд №7)
1.1000г
2.100г
3.750г
4.Аларның массасы тигез.
5.2кг
VIII.Дәресне йомгаклау.
-Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез,үзегез өчен нинди ачыш ясадыгыз?
-Кайсы очракта грамм дигән масса үлчәү берәмлеген кулланабыз?
Дәрестә җавап бирүчеләргә билгеләр куела.
IX.Өйгә эш:Дәреслектәге 54нче биттәге 4нче биремне эшләргә.