Конспект урока "Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты" 5 класс

Дәрес темасы. Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.
М е т а п р е д м е т укучыларга экологик тәрбия бирү.
П р е д м е т шагыйрь Р.Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында
белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.
Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы балаларда табигатькә карата сакчыл караш
тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, ныгыту.
Материал: дәреслек, эш дәфтәре, Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы /дәрес
барышында күрсәтелә/.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
Укучыларның Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» тексты үрнәге буенча язылган
эшләрен тыңлау.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
Әңгәмә оештыру: “Минем яраткан ел фасылларым” /юнәлдерүче сораулар бирелә/.
Сез нинди ел фасылын яратасыз?
Ни өчен?
- Сез я кыш кына, я җәй вакыты гына булуны теләр идегезме? һ.б.
3. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә нинди тема турында сөйләшербез?
/Укучыларның фаразлавы: табигать турындадыр, чөнки табигать турында сораулар
бирәсез/
- Дөрес укучылар, без сезнең белән табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез һәм
шагыйрь Р.Фәйзуллин иҗаты белән танышачакбыз, аның табигатькә багышланган
әсәрләрен укырбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1. Автор белән танышу.
1) Укытучы сүзе: Равил Фәйзуллин татар шагыйре”. Шагыйрь турында мәгълүмат
биргәндә презентация материалында Р.Фәйзуллинның тормышына, иҗатына
багышланган слайдлар күрсәтелә, язучының шигырьләрен, китапларын күрсәтеп,
тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
2) Дәреслек белән эшләү. Укучы Р. Фәйзуллин турында белешмәне укый.
3) Укучыларның текстны аңлау дәрәҗәсен тикшерү: сорау - җавап формасында эшләү.
83 нче биттәге 1—3 нче биремнәр эшләнелә.
2. Сүзлек белән эш: яңа лексика белән танышу, сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе
белән танышу, сүзлек дәфтәренә язу.
3. Аудирование. Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигырен уку.
1) Әңгәмә:
Шигырь нәрсә һәм кемнәр турында? Алар нишлиләр? һ.б.
2) Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.
3) Укучылар шигырьнеяңа лексиканы кулланып тәрҗемә итәләр.
4) Берничә укучы шигырьне кычкырып укый.
5) «Кайсы сүз артык?» уены. Әсәрдә булмаган сүзләрне әйт. Гөлчәчәк, кояш, куак, җил,
елга һ.б.
4. Биремнәр һәм сораулар, эш дәфтәрендә эшләү.
1) Дәреслектән 4—6 нчы биремнәр эшләнелә.
2) Эш дәфтәрендәге биремнәр эшләнелә:
а) Сүзләрне тәрҗемә итеп җөмләләр язу өлешен, чылбырлап, бер укучы әйтә,
калганнары яза (комментарияле язу).
ә) 2 нче күнегүне эшләү. Әңгәмә формасында башкарыла: укытучы, таблицаны
тутырганда, параллель рәвештә укучылар белән «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк»
дигән темага сөйләшү оештыра, балалар таблицаны тутыралар.
III. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
- Дәреслектәге 7 нче биремне эшләү. Бу бирем эшләнгәндә, шигырьнең эчтәлеге
тулысынча яңадан кабатланыла.
Дәрестә нинди материалны кабатладык?
Нәрсәләр турында сөйләштек?
Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
2. Дәрескә йомгак ясау: йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сорауларга җавап эзләү:
Ни өчен без табигатьне сакларга тиеш? (Туган илебез матур булсын өчен.)
3. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
4. Өй эшен аңлату. 1) яңа лексиканы хәтерләргә;
2) шигырьне ятларга;
3) әсәргә иллюстрация ясарга (ирекле бирем).