Конспект урока "Шәүкәт Галиев иҗаты буенча класстан тыш уку дәресе" 4 класс

Автор: Латыйпова Сания Рашатовна
Название ОУ: МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района Республики
Татарстан
Тема. Шәүкәт Галиев иҗаты буенча
класстан тыш уку дәресе.
Максат. 1. Укучыларны Ш.Галиев
иҗаты белән таныштыру.
2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле
сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3.Укучыларда шигърият
белән кызыксыну уяту.
Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, аның
китапларыннан күргәзмә,
сүзлек эше өчен язылган
плакат, магнитофон, кассета.
Дәрес барышы.
I. Уку мәсьәләсен кую.
- Исәнмесез, укучылар!
Бүген бездә класстан тыш уку дәресе. Хәзер без сезнең белән бер җыр
тыңларбыз. Сез ул җырның исемен әйтә алмассызмы икән?
( Магнитофоннан Ш.Галиев сүзләренә, Якупов көе «Бииләр итек -
читекләр» җыры яңгырый.)
2. Кроссворд чишеп, җырның кем сүзләренә икәнен ачыкларбыз.
Табышмакларның җавабын шушы шакмакларга язгач, аның исем
фамилиясе килеп чыгар.
1. Өрсәң тула,
Төртсәң – сула ( шар )
2. Башы тарак,
Койрыгы урак.
Кычкыртып быргысын
Уята барысын. ( әтәч )
3. Соскы борын – бакылдык
Күп сөйләшә - такылдык. ( үрдәк )
4. Җир – ананың үзеннән зур лампасы,
Һәр кешегә җитә аның яктысы. ( кояш )
5. Җир йөзендәге иң кадерле Кеше. (әни )
6. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? ( тукран )
Шәүкәт
1. Утырабыз урманда
Ап – ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп. ( гөмбә )
2. Армый – талмый,
Ат артыннан калмый. ( арба )
3. Төймәсе челт итә,
Үзе гөлт итә. ( лампа )
4. Бер иҗеге эш куша,
Икенчесе – бер чәчәк.
Кушып язсаң икесен
Мичегездә пешәчәк. ( икмәк )
5. Тауга менә таяксыз,
Таудан төшә аяксыз. ( елан )
6. Тыны да юк, җаны да юк
Тынып торган чагы юк.
Җырлый бара, йөгерә бара, -
Уңга – сулга борылышы юк. ( вакыт )
Галиев
- Кемнең исем – фамилиясе килеп чыкты?
- Әйе. Шәүкәт Галиев. Бүген без дәрестә Татарстанның халык шагыйре
Шәүкәт Галиевның иҗаты белән якыннанрак танышырбыз.
Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Олы Бакырчы
дигән авылында дөньяга килә. Балалык һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына
һәм сугыштан соңгы кытлык чорына туры килә. Җиделлык мәктәптә
укыганнан соң ул хисапчы, гади эшче, бригадир ярдәмчесе, урман кисүчеләр
бригадиры, соңыннан Кайбычта хисаплау эшләре мөдире булып эшли. Тагын
да соңрак 1949 елда газетаның баш мөхәррире булып билгеләнә.
1953 нче елда Шәүкәт Галиев Казанга килә, 6 ел “Чаян” идарәсендә гади
хезмәткәр, аннары бүлек мөдире булып эшли. Ул урта мәктәпне, 2 еллык
югары әдәби курсларны тәмамлый һәм 1971 елга кадәр гел иҗат итә. Аннары
Татарстан китап нәшриятенә җибәрелә.
Беренче шигырь җыентыгы 50 нче елларда чыга.
Шәүкәт Галиев - балалар язучысы. Аның 3 дистәгә якын җыентыгы бар.
Аның балаларга язылган шигырьләре туган халкыңа тугырылыклы булу,
табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Шәүкәт Галиев 1958 елдан Язучылар бүлеге әгъзасы.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Хәзер без Шәүкәт Галиев иҗат иткән берничә шигырьне тыңлап үтәрбез.
1) Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
2) Шагыйрь бу шигырьләрдә нәрсә әйтергә тели?
1. Җирдә миңа ни кирәк?
2. Күзлекле мәче.
3. Шәвәли.
Ял итү моменты.
5.“Курыкма, тимим” шигыре өстендә эш.
Максат: Аю ни өчен малайга тими?
1) Сүзлек эше.
2) Укытучының үрнәк укуы.
3) Укучыларның эчтән укуы.
4) Кычкырып уку.
5) Эчтәлек буенча эш.
6) Нәтиҗә ясау.
( Үз - үзеңә бәя кую )
III. Рефлексия.
Дәресебез ахырында әдәби викторина үткәреп алабыз. Мин сезгә Шәүкәт
Галиев шигырьләреннән өзекләр укыйм, ә ул юллар кайсы шигырьләрдән?
( Үз - үзеңә бәя кую )
7. Укучылар, балалар язучысы булган Ш.Галиевның өр яңа яңа гына
табадан төшкән китабы бар. Бу китап эчендә могҗизалар, хәзинәләр язылган.
Укучылар, укыгыз!
IV. Киләсе дәрескә максат кую.
Ә киләсе класстан тыш уку дәресендә туган як табигате турындагы
шигырьләр белән танышырбыз.