Әдәби укудан проект эше

Подписи к слайдам:
Теләче муниципаль районы Алан гомуми белем бирү мәктәбе
  • Әдәби укудан проект эше
  • Башкарды:2 класс укучысы Садыкова Динара Мөнәвир кызы
  • Җитәкче:Садыкова Гүзәлия Шамил кызы
“Салават күпере” журналы - балаларның якын дусты Проектның максаты:
  • Яңалык таратуда журналларның ролен өйрәнү
  • Балалар журналлары белән танышу
  • Классташларымда журналларга язылуга этәргеч тудыру
  • Проектның бурычлары:
  • Вакытлы матбугать чараларына карата уңай караш уяту
  • Тикшерү эшләре аша мәктәптә укучыларның газета-журналларга язылуларын ачыклау
Түбәндәге тикшерү эшләре үткәрдем:
  • Китапханәләрдәге балалар журналлары белән таныштым;
  • “Салават күпере” журналы тарихын өйрәндем;
  • Журналист турында мәгълүмат тупладым;
  • Укучыларның журналларга язылуын ачыкладым;
Көтелгән нәтиҗә:
  • Проект эшемнең нәтиҗәләрен презентация рәвешендә ясарга.Нәтиҗә чыгарырга.
  • Эзләнүләрем аша классташларыма журналларга язылырга кирәклеген инандырырга.
Журналларны өйрәнергә Максат куйдым үземә. Апабыз да хуплап алды, Каршы килми сүземә. Укысыннар дигән кебек Тартып тора үзенә. Кулга алгач иң беренче Күренә рәсем күземә. “Салават күпере” диеп Исем куйганнар аңа. Шигырьләре, рәсемнәре Һәрбер санында яңа. Кем ясаган матур итеп Бу журналның битләрен. Китапханәгә баруга Күрдем тагын ишләрен. “Салават күпере”
  • Салават купере журналы 1990 елның март аенда чыга башлый.Затлы кәгазьдә чыккан бу журналны сабыйлар да, өлкәннәр дә үз итә , ярата.Республикабызның абруйлы рәссамнары бизәгән,күренекле язучыларның кызыклы,тәрбияви эчтәлекле әсәрләре басылган ”Салавт күперен” яратмау мөмкин түгел.
Һәрберсендә күпме байлык- Хикәя, шигырь, рәсем Онытылып журнал укыйм Һәм шуңа китә исем. Китапханәче ападан Укыдым алып барсын Почта бүлекчәсенә керермен, Миңа да журнал язсын. Саннар һәм фактлар
  • Авылда 178 гаиләнең 131-е газетага,87се журналларга язылган.
  • Балалар өчен 20 журнал,9 газета кайта
  • “Салават күпере”-9
  • “Ялкын”-3
  • “Күчтәнәч”-5
  • Рус телендә чыккан журналлар-3
Классташларга әйтергә Яңалыгым бар минем “Салават күпере” белән Дус булып үтә көнем. Эзләнүләр барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
  • Газета-журналларны ничек даими укып була?
  • -Газеталарны ярты елга бер яздырып өйдә уку отышлы.
  • -Журнал укуның да берничә юлы бар.Үзен теләгән журналны китапханәдән алып укырга мөмкин.Ошаган журналыңа почта бүлекчәсенә барып шулай ук ярты елга язылырга мөмкин.
  • -Сыйныфка берне яздырып бергәләп кычкырып уку оештырырга , кызыклы биремнәрне үтәргә мөмкин.
  • Журнал уку ни өчен кирәк?
  • -Илдә,дөньяда булган яңалыклардан артта калмаска;
  • -Белем дәрәҗәсе,сүз байлыгы,сөйләм теле үсә;
  • -Кечкенә журналист булып карау мөмкинлеге бар.
Йомгаклау
  • Проект эше мина журналист һөнәре турында күзалларга мөмкинлек бирде.Республикабызда чыккан газета-журналларның күплеге мине сөендерде.Сүзлекләр,интернет ресурслар,өстәмә әдәбият белән эшләргә өйрәндем.Ә иң нәтиҗәлесе шул булды:минем проект эшем белән танышкач,классташларымның,дусларымның барысы да журналларга язылабыз дигән фикер әйтте.Алдагы ярты еллыкта нинди журнал-газетага языласын алар уйлап куйдылар инде.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!