Конспект "Көлешеп яшик!"

1
МБМББО “Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай”
“ЛМР” МБ ТР
ТЕМА: “КӨЛЕШЕП ЯШИК!
Максат:Балаларны көлү көне белән таныштыру; кызыклы уеннар уйнарга
теләк тудыру; көлеп яшәүнең бик әһәмияитле булуын аңлату.
Бәйрәмне әзерләде
1 категорияле тәрбияче:
Кашипова Р.Н.
2019 ел апрель
2
Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, апалар-абыйлар, килгән
кунаклар! Алдан ук гафу үтенәсем килә. Без Мәдинә Кадыйровна белән
бүгенге бәйрәм кичәсен үткәрмәскә булдык. Чөнки без бүген бик арыдык. Сез
дә бүген безне тыңламадыгыз. Шуңа күрә бәйрәмне бүген түгел, ә иртәгә
уздырачакбыз. Вакыт табып килүегез өчен рәхмәт.Шуның белән безнең
бүгенге бәйрәмебез тәмам саубулыгыз! (Балалар алдында киенеп чыгып
китәләр, бераз вакыттан соң керәләр). Ышандыгызмы? Тагын бер кат
исәнмесез!
Балалар бу залга нәрсәгә җыелганны сез инде барыгыз да беләсез, әлбәттә без
бүген һәр кешенең яраткан бәйрәме Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Әйе , әйе
Яңа ел бәйрәменә. Яңа ел Кыш бабай белән Кар кызыннан башка үтми,
әйдәгез аларны бергәләп чакырыйк әле. Әйдәгез өч, дүрт, барыбыз бергә:
“Кыш бабай! Кар кызы!” (берәү дә чыкмый). Нәрсә, тагын ышандыгызмы!
Хөрмәтле кунаклар 1 апрель Көлке, алдау көне” белән сезне барыгызны да!
Әйе балалар без бүген сезнең белән шушы матур залыбызга “Көлке көнен”
бәйрәм итәргә җыелдык. Бүген көлке,шаяру көне.Сезне әти-
әниләрегез,тәрбияче апаларыгыз ялганларга ярамый дип өйрәтә. Ә бүген
туйганчы ялганлап,уйнап,көлеп калырга кирәк. Безне бер кем дә ачуланмас
дип, уйлыйм.
Яшәгез сез гел елмаеп, көлеп,
Гел тыныч булсын галәм.
Сөекле кунакларыбызга,
Ялкынлы кайнар сәлам!
1 бала: Инсаф
Шатлыклар- күңелебездә,
Ал кояш-күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Көлү бәйрәме бездә.
2 бала:Камила
Мы праздник сегодня откроем,
Нам ветер и дождь не помеха,
Ведь долго ждали, не скроем,
Наш всенародный день смеха.
3 бала:Эльвина
Бу кичебез көлеп үтсен,
Истә калсын гомергә.
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый.
Җирнең матур йөзендә.
4 бала:Равиля
На праздник, на общее веселье
Мы пригласили в гости Смех,
Забаву, Веселье и Развлеченье,
Шутку и Юмор для потех!
5 бала:Зарина
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше-
Елмайган, көлгән кеше.
6 бала:Реналь
Смех полезней человеку,
Чем хороший препарат.
Кто смеется, тот в аптеку
Ходит реже, говорят.
3
Җыр: “Көлегез”
1.Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый.
Көлү бит ул гөнах түгел,
Начальникка да ярый.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп белегз!
2. Сау-сәламәт, таза була,
Шаярган көлгән кеше.
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый башка төше.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп белегез!
Алып баручы:Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле
уеннар белән билгеләп үтелә. 1 апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне
шаяртабыз, көләбез, уйныйбыз.
Сезнең һәрвакытта кәефләрегез күтәренке, күңелләрегез шат булып,
йөзләрегездән беркайчан да елмаю китмәсен.
Алып баручыбау, Шүрәлеин балалар бакчасында нәрсә эшләп йөрисең?
Нигә бер генә аяк киемен кидең, икенчесе кая?
Шүрәлей,бер аяк киемемне таба алмадым. Кая балалар, аякларыгызны
күрсәтегез әле? Бәлки сез минем аяк киемемне кигәнсездер.( аяк киемнәрен
салдырып, үзенең аягына киеп карый.) Юк икән, минем аяк киеме түгел икән.
(Салынган аяк киемнәрен җыеп чемоданына тутыра) Әй алайса боларны үзем
белән алыйм,юлда чуп савытына ташлап калдырырмын .
Алып баручы: Син нәрсә сөйлисең,ул бит балаларның аяк киемнәре.
Шүрәле:Ха-ха-ха ,беренче апрель бер кешегә дә ышанма.(чемоданнан
балалар аяк киемен бушатканда,үзенең аяк киеме дә килеп чыга.Менә сиңа
мә, минем аяк киемен сезнең аяк киемнәрегез эзләп тапты бит. Болай булгач,
әйдәгез бер уен уйнап алабыз.
Уен: “Кем үз аяк киемен беренче таба?” (Уенны уйнарга аяк киемнәре
алынган балалар чыга. Музыка уйный, балалар аяк киемнәре янында биеп
йөриләр. Музыка туктагач һәрбер бала үзенең аяк киемен табып кияргә тиеш
була)
Шүрәле: Ярый алайса, аяк киемем дә табылды. Мин китим инде. Рәхмәт
сезгә. Саубулыгыз!
Алып баручы: Безгә бүген кунакка матрешкалар килде. Әйдәгез кул чабып,
аларны бирегә чакырыйк.
Җыр: “Матрешкалар”
4
Алып баручы: Ә хәзер күңелле уеннарыбызны башлыйбыз. Беренче
уеныбыз “Кояш ясыйм” дип атала. (Балалар ике командага бүленәләр.
Паласның бер башында обруч, икенче башында палкалар. Балалар берәм-
берәм йөгереп, палка алып килеп, обручка кояш нурлары ясыйлар. Кайсы
команда бернече булып кояш нурларын тезә, шул команда җиңүче була.)
Алып баручы: Менә нинди матур кояш та ясадыгыз. Әйдәгез шул кояны
мактап, матур җыр җырлап алыйк.
Җыр: “Көләсе килеп тора”
1.Нинди матур көн бүген
Көләсе килеп тора.
Минем көлгәнне күреп,
Кояш та көлеп тора.
Кушымта:
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Көләсе килеп тора.
2.Кояшка карап бөтен,
Гөлләр дә көлеп тора.
Алар да көннең матур,
Икәнен белеп тора.
3.Бакчада гөлләремнән
Хуш ис бөркелеп тора.
Мин үстергән гөлләр дип
Бар кеше белеп тора.
Алып баручы: Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Икенче уеныбыз “Пожар” дип
атала. (Һәр балага җитәрлек итеп, түгәрәкләп урындыклар куела. Балалар бер
аяк киемен салып, кулларына тотып, музыка астында урындык тирәли биеп
йөриләр.Музыка туктагач, балалар кайсы урындык янында калалар, шул
урындыкка аяк киемнәрен куялар.Икенче тапкыр уйнаганда, икенче аяк
киемен салып уйныйлар. Өченче тапкыр уйнаганда малайлар түбәтәйләрен, ә
кызлар яулыкларын салалар һәм урындыкка куялар. Дүртенче тапкыр
уйнаганда, болай гына урындык тирәли биеп йөриләр. Алып баручы “Пожар”
дип кычкыргач, балалар үз аяк киемнәрен, яулыкларын һәм түбәтәйләрен
табып, кияргә тиешләр.Иң тиз кигән бала җиңүче була.)
Алып баручы:
Әйдәгез, бер рәхәтләнеп
Шаярыгыз, көлегез.
Рәхәтләнеп көлә белү
5
Витамин ул белегез!
Ә хәзер балалар турында кызыклы ролик карап китик. Балаларга кушылып,
без дә рәхәтләнеп бер көлик. (Балалар турында кызыклы ролик карау)
Алып баручы: Ә хәзер балалар башкаруында шаян бию карыйк.
Бию:Рок-н-рол
Алып баручы: Хәзер уйныячак уеныбыз “Мин оста артист” дип атала. Бу
уенны уйнарга 6 баланы һәм аларның әти-әниләрен чакырам. (Идәнгә
түгәрәкләп ара калдырып, картоннар таратам. Картоннар артына эт, төлке,
әтәч, ат, маймыл, куян рәсемнәре ябыштырылган, балалар ул рәсемнәрне
күрмиләр. Музыка башлангач, балалар картоннарга басмыйча биеп йөриләр.
Музыка туктагач, балалар кайсы картон янында туктыйлар, шуның өстенә
менеп басалар.Картонның алгы ягында 1-6 га кадәр саннар язылган. Бер бала
капчыктан сан язылган туп ала һәм нинди сан булуын әйтә. Нинди сан
әйтелсә, шул санга баскан бала һәм аның әти-әнисе картон артындагы
рәсемне карап, шул рәсемдәге хайван кебек кыланырга тиеш булалар)
Алып баручы: Нинди бәйрәм такмакларсыз була инде ул? Күңелле
такмаклар тыңлап китик.
Такмаклар “Кара каш, кара күз” көенә
1.Иртән торып тышка чыксам,
Кәҗә көтү төшерә.
Табаларын кыра-кыра,
Әтәч коймак пешерә. (Эльвина)
2.Ике тавык җырлап йөри,
Әтәч гармун уйната.
Шул тавышка чыдый алмый,
Ата каз ела ята.(Артур)
3.Иртән торып тышка чыксам,
Кәҗәләр кар көриләр.
Чикерткәләр туфли киеп,
Җырлап-биеп йөриләр. (Тимур)
4.Иртүк торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Әтәчебез гармун уйный,
Сыер танцевать итә.(Самат)
5.Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Миргата.
Синең кебек яшел бака
Күпер астында ята. (Гөлназ)
Алып баручы:Вильданова Дилә башкаруында Роберт Миннуллинның
“Энекәш кирәк миңа” шигырен тыңлап китегез.
Энекәш кирәк миңа!Роберт Миннуллин
6
1.Сезгә рәхәт! Берегез дә
Минем хәлдә түгел сез.
Беләсезме, өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез.
2.Елыйсы да килә кайчак,
Уйлап ятам-ятам да:
Юк шул минем абыем да,
Юк шул минем апам да,
Сеңелем дә, энем дә.
3.Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип алдыйлар.
Бердәнбер кызларына
Бер энекәш алмыйлар.
4.Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да,
Энекәш кирәк миңа!
Алып баручы:
Эш беткәч уйнарга ярый,
Дип әйтә безнең халык.
Әйдәгез, дуслар басыгыз,
Бер уйнап-көлеп алыйк.
Уен: “Елмаю бүләк итәм” (Балалар ике командага бүленәләр. Балалар
ракетка алып, анда елмайган смайлик куеп, залның икенче башында утырган
балага смайлик илтәләр. Смайликлар тигез итеп бүленә. Иң беренче
смайликларны җыеп бетергән команда җиңүче була)
7 бала:Р.Азалия
Ищите улыбку, цените улыбку,
Дарите улыбку друзьям.
Любите улыбку, храните улыбку -
Нам жить без улыбки нельзя!
8 бала:Лейла
Окончился праздник, настал расставания час,
Шутили, играли и нас согревали
Улыбки и блеск ваших глаз.
Запомните этот веселый День смеха,
И мы не забудем о вас.
«Улыбка»
1.От улыбки хмурый день светлей
От улыбки в небе радуга проснется
Поделись улыбою своей
И она к тебе не раз еще вернется.
Припев:
И тогда наверняка
Вдруг запляшут облака
И кузнечик запиликает на скрипке
С голубого ручейка начинается
река
Ну а дружба начинается с улыбки
7
С голубого ручейка начинается
река
Ну а дружба начинается с улыбки.
2.От улыбки солнечной одной
Перестанет плакать самый грустный дождик
Добрый лес простится с тишиной
И захлопает в зеленые ладоши.
3.От улыбки станет всем теплей.
И слону, и даже маленькой улитке.
Так пускай, повсюду на земле,
Будто лампочки, включаются улыбки.
Балаларны алдалау. Идән юучы керә.
Идән юучы: Уеннар уйнап, биюләр биеп, бөтен залны туздырып
бетергәннәр. Кара эле, идәнне дә ничек пычратканнар. Ай-яй-яй!
Алып баручы: Раилә Ильдусовна! Ачуланмагыз инде. Бүген бит бәйрәм.
Идәнне тиз генә юып алыгыз да, бетте. Тавыш ясап тормагыз инде.
(Балаларга күрсәтеп, сулы чиләккә чүпрәкне батырып, идәнне юып ала да,
башка бүлмәгә кертеп куя). Нигә дип ул чиләкне анда куйдыгыз? Бүген ул
суны балалар өстенә түксәгез дә ярый. (Алдан ук шундый чиләккә конфетлар
салына. Идән юган кеше тиз генә шул чиләкне алып, балалар өстенә конфет
сибә)
Алып баручы: Кадерле дуслар, шуның белән безнең көлке кичәбез
тәмамланды. Тик сезнең йөзләрегездә елмаю бркайчан да сүнмәсен,
сүрелмәсен! Елмаеп, көлеп яшик!
Куршегезне көлдерегез,
Үзегез дә көлегез!
Көләч кеше озак яши,
Таза була белегез!