Конспект урока "Дуслык нидән башлана?"

Дәреснең темасы: Дуслык нидән башлана?
(Л.Ихсанованың “Бер маҗара” хикәясе буенча монологик сөйләмгә чыгу)
МАКСАТ :
Фикер сәләтен үстерү максаты: логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын үстерү. Дәрестә
тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.
Язма сөйләм телен үстерү максаты:
Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү, диалогик,
монологик сөйләмне үстерү.
Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Сыйныфташларыңа игътибарлы булырга, үз сүзеңдә тора белергә өйрәтү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Техник чаралар: проектор, ноутбук, экран, тема буенча мультимедиа,
Дәреслек: Хайдарова Р.Р. Татар теле: Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен
дәреслек– Казан: Мәгариф.
Таратма материал: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-
йомгаклау дәресе.
Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.
Метод: өлешчә эзләнү..
Алымнар: Практикум дәрес, биремнәр үтәү
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер
өстәлдә 4 укучы утыра).
КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :
(продолжительный
раунд робин) структурасы;
Дәрес барышы:
I/ Оештыру өлеше:
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. (ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану). Дәрескә
кирәкле әсбабларны барлау.
2.) Уңай психологик халәт булдыру.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!
Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!) Исәнмесез, хәерле көн сезгә!
Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди шәп! Кар бөртекләре бер-берсен очып
килеп кочаклыйлар! Шулаймы? Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик!
(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)
Укытучы: Бүген сыйныфта кем кизү? (дежур укучыны уен формасында эзлибез: иң яхшы кәефле, озын
буйлы....)
(дежур укучы белән әңгәмә)
Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?
Укучы: Дәрестә барысы да бар!
Укытучы:Урамда һава торышы нинди?
Укучы: Бүген көн матур.
Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?
Бүген атнаның бишенче көне, җомга!
Укытучы: Бик яхшы. Әйт әле, синең дустың бармы? Син аны очраткач, ничек исәнләшәсең? Күрсәт
әле?! (иптәш сайлап ала, күрсәтә)
Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш?
Укучы: Максат билгеләргә, теманы атарга, тулы җавп бирергә, һәм яхшы кәефтә булырга
II/. Актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерик әле
Укучы: Без Ләбибә Ихсанованың “Бер маҗара” хикәясен укыдык. Өй эшенә 1) хикәяне кыскача
сөйләргә 2) сорауларга җавап бирергә әзерләнергә кирәк иде.
Укытучы: Бик яхшы! Бүген безнең дәресебезнең темасы нинди булыр икән? Төп сорауны
табарга тиешсез, шул сорауга җавап –темабыз булыр.
Укытучы: сез үткән дәрестә диалогик сөйләмне үстерү буенча эшләгән идегез. Тапшырылган
эшләрдән берничә өзек укып үтәсем килә. Ә сез тыңлагыз да дәреснең темасын һәм максатын ачыкларга
тырышыгыз.
Укучылардан көтелгән фикерләр:
1.Ике малайның акча эшләве.
2.Аларның дуслыгы.
3.Малайның әнисе турында борчылуы.
3.Әнисенең яратуы.,һ.б
Укытучы: Димәк без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Әйе, гаиләдәге дуслык , татулык турында.
Укучылар: Максатыбыз: дус,тату яшәргә өйрәнү. Бу турыда фикерләрне дөрес әйтә белү.
Бүгенге дәрестә без төрле структуралар кулланып сүз төркемнәренең җөмләдәге тәртибе турында алган
белемнәрне искә төшереп, язма монологик сөйләмгә чыгарбыз.
Укытучы : Өй эшен алдан әйтеп китәм: аны эшләр өчен дәрестә язган җөмләләрегез, фикерләрегез
кирәк булачак, язып барыгыз.
Сезгә 2 вариантта тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.
1. “Дуслык нидән башлана?” темасына уйлануларыгызны язып килергә
2. Презентация ясарга
Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз.
Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.
1.Эчтәлекне сөйләп чыгарга кирәк.
2.Әгәр син Надир урынында булсаң нишләр идең? (әнисеннә булышырга кирәк)
3. Ничек акча эшләр идең?
Әгәр синең мөмкинлегең булса (тылсымга ия булсаң), кем булырга теләр идең?
1.Вакыт машинасы иясе
2.Күренми торган кеше
3.Кеше фикерен(уйларын) укучы
4.Үрмәкүч кеше
Сайлап яз: -----
Ә хәзер 1 сайлаучылар 1 почмакка, 2 ләр-№2 гә.Һ.б басыгыз.
Яңа күршегез белән дусларча исәнләшегез! Кара –каршы күршегезгә сәбәбен аңлатыгыз: Ни өчен бу
номерны сайладың? Бер-берегезгә аңлатыгыз:
Дус. ....(Үрмәкүч кешегә) охшаган, чөнки ул....
Ә хәзер бер сорауга җавап бирегез:
-Әгәр дә син 1000000 отсаң, тик аны алганда, бар акчаны дусларыңа әйбер алырга дигән шарт белән
бирсәләр, син нишләр идең, нәрсә алыр идең, ничә кешегә бүләр идең?
Урыннарыгызга утырыгыз.
Һәзер фильмнан өзек карап китәбез “Үрнәк укытучы”
( фильмнан соң нинди уйлар туды?) (җаваплар)
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-ХАЙ ФАЙВ.
- Алдагы эшне без ) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.
- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .
- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.
- Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, горизонталь ,
вертикаль, һәм диагональ буенча.
- Башка сүзләр өстәргә ярый.
- Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш
буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
- Вакытыгыз бетте.Хәзер сез (продолжительный раунд
робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,
истә калдырыра тырышасыз яки дәфтәргә язасыз.
- Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай
чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.
- Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)
- Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз,
- Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз.
Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр
кулландың. Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.)
Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.
- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр
кулландың?
4.Надирга бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ), кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул
Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)
Азатка бәя бирәләр. 4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.
V. Хикәя буенча фикер алышу.
1.Тактада эш. Азат нишли? Надир нишли?
(1,2 өстәлдән укучылар (3,4 өстәлдән укучылар
чыгып-чыгып язалар, чыгып-чыгып язалар,
2.Комплимент әйтү.Киңәш бирү.
Азатны мактыйлар. Надирга киңәш бирәләр.
(1,2 өстәл) (3,4 өстәл)
(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)
VI. Йомгаклау.
Сорауларга җавап бирү:
1) Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?
2) Укучылар искә төшерик әле, нинди эш этапларын үттек бүген?
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоттык һәм карашларны яклый белергә
өйрәндек; бердәм эштә уртак нәтиҗәгә килдек- сыйныфташларының эшләрен күзәттек,
җавапларын чагыштырдык;
- төркемнәрдә аралаштык;
- дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзергә өйрәндек;
3) Өй эшен искә төшерәбез: 2 вариантта. Берсен сайлап эшләргә.
1“Дуслык нидән башлана?” темасына уйлануларыгызны язып килергә
2.Дуслык темасына презентация ясарга.
Дәрескә бәя бирү
Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)
Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)
Укучылар, бүгенге дәрестә кем һәм кайсы төркем иң яхшысы булды? ( Укучылар атыйлар,
бәялиләр)
Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз! Исән-сау йөрегез!