Конспект урока "Без бергә ял итәбез" 7 класс

1
Дәрес планы
Дәрес темасы: “Без бергә ял итәбез”бүлеген кабатлау.
Сыйныф:
Укытучы: Мамакова Раушания Минневакифовна.
Дәреслек: 7 нче класс татар теле / Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014.
Максатлар:
1. “Без бергә ял итәбез” бүлеген кабатлау, ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; гаиләгә,бер-
береңә карата игътибарлылык , бердәмлек хисләре булдыру.
2. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә
белүенә ирешү; укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, кызыксынучанлык, коллективта
эшли белергә өйрәтү. Балаларга мөстәкыйль рәвештә максат куеп, нәтиҗәгә килергә ярдәм итү.
3. Укучыларны яшәргә өйрәтү, әти-әнигә булышырга, аларны хөрмәт итергә; укучылар арасында үзара
ярдәмчел мөнәсәбәт тәрбияләү.
Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен
формалаштыруга йогынты ясау.
Планлаштырган нәтиҗәләр.
УУГ
Регулятив:
укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;
кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып белү:
тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;
үз фикерләрен дәлилли белү;
нәтиҗә ясау;
Коммуникатив:
2
хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;
Шәхси:
үзара аралашу культурасы тәрбияләү;
үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.
Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, карточкалар, презентация, үз белемнәрен бәяләү өчен түгәрәкләр.
Материаллар:
7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хайдарова)
Методлар: белемнәрне системалаштыр, анализ, проблемалы укыту.
Алымнар: карточка белән эшләү ,дәреслек белән эшләү, укытучы сөйләме, сорау-җавап әңгәмәсе, рефлексия,
критик фикер йөртү.
Форма: индивидуаль эш, парларда эш.
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту
Предметара бәйләнеш: гомуми тормыш
Дәрес конспекты
I Оештыру. Мотивлаштыру
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар.
-Хәерле көн Миңа
-Хәерле көн Сиңа
-Хәерле көн Сезгә
-Хәерле көн барчабызга да.
Кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик
II.Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.
1.Өйрәнгән сүзләрне кабатлау аркылы дәрескә максат кую.
(Компьтерда слайдлар күрсәтү. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр, аннан соң экрандагы җаваплар белән
чагыштыралар.)
3
Бергә- вместе (Слайд №4)
Ял итәбез- отдыхаем
Чаялык- лихость
Үзем теләгәнчә- по-своему
-Укучылар, без кабатлап киткән сүзләр нинди темага карый?
-“Без бергә ял итәбез” темасына.
-Әйе. Димәк, без бүген дәрестә нинди теманы ныгыту өстендә эшләрбез?
- Без бергә ял итәбез” темасын ныгыту өстендә
-Укучылар,ә дәресебезнең максаты нинди булыр икән?
(укучылар җавабы)
-Максатыбызга ирешү өчен дәрестә нәрсәләр эшләрбез?
- Без бүген дәрестә “Без бергә ял итәбез “ дигән теманы кабатлап, ныгытып китәрбез, диалоглар төзербез, бергә ничек
ял түебез турында сөйләшербез (Слайд №5)
II.Белемнәрне актуальләштерү.
Максат алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
1.Балалар, әйтегезгез әле нинди хикәяләр өстендә эшләдек, шуларны искә төшерик әле.
“Буш вакыт”, ”Ялгыш адым”, ”Подъездагы язулар (Слайд №6)
-Укучылар, искә төшерик әле «Буш вакыт нинди вакыт соң ул?”. Шул турыда сөйләшик әле.(Слайд№ 7 )
2.Дәреслек белән эш.
5 күнегү,45 бит (Слайд №8)
Физкультминутка ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН(БАС,УТЫР) (Слайд №9)
3.Дәфтәрләрдә эш.(Слайд№10 )
а)Җөмләләрне язып бетерергә.(Слайд №11)
1.Әгәр минем буш вакытым булса,... .
2.Яхшы уку өчен.... .
4
3.Подъезд стеналарына ... .
б)Баш кисәкләрне табарга.(Слайд№12)
1.Мәктәптә укулар башланды.
2.Ул - тырыш укучы.
3.Илнур укытучыга матур чәчәкләр бүләк итә.
в)Ситуатив күнегүләр эшләү(Слайд №13)
Узнайте у друга (подруги):
- как он (она) проводит свободное время;
- есть ли у него(неё) сегодня свободное время;
- любит ли он ходитьв театр
Как скажете о том, что:
- нельзя писать на стенах в подъезде.
Нәтиҗә ясау. Үзбәя.
IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Слайд№14
1. - Укучылар, бик яхшы. Сез буш вакытны ничек үткәрергә кирәк икәнен беләсез икән.Сез гаиләгез белән кайларда ял
итәргә яратасыз ?Шул турыда сөйләшик әле. Әйдәгез хәзер диалог төзеп карыйк әле. Диалогның темасы “Без бергә ял
итәбез”(Слайд№15)
Үзбәя
2. Бу җөмләр белән килешәсезме?
1)Ия-эшне белдерә.
2)Бер кат уйла,биш кат кис!
3)Причастие-это спрягаемая форма глагола.
4)Буш вакытны файдасыз үткәрергә була.
5
5)Трамвайга асылынып барырга була.
V. Рефлексия.
Дәресне йомгаклау
Сорауларга җавап бирү.
-Дәрестә нишләдек?
-Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?
-Үзегезнең эшегезне бәяләгез.
Билгеләр кую
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
VI. Өй эше.
1.“Без бергә ял итәбез” дигән темага проект эш.
2.“Без бергә ял итәбез”дигән темага хикәя язарга.
3.”Без бергә ял итәбез”дигән темага рәсем ясарга.
6