Конспект классного часа "Секреты долголетия" 9 класс

Муниципальное общеобразовательное учреждение
«Зюринская средняя общеобразовательная школа»
Мамадышского района Республики Татарстан
Конспект классного часа в 9 классе (на татарском языке)
«Секреты долголетия»
подготовила учитель биологии
Герасимова Галина Петровна
с. Зюри
2014
Тема:ОЗАК ЯШӘҮ СЕРЛӘРЕ
Максат. Кешенең гомер озынлыгын арттыруга нәрсәләр йогынты ясавын,
организмның картаю сәбәпләрен ачыклау, озын гомерле булу серләре белән
таныштыру.
Укучыларда экологик культура тәрбияләү, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен
пропагандалау, балаларда дөньяга фәнни караш формалаштыруга ярдәм итү.
Сыйныф сәгатенең барышы.
1. Оештыру моменты.
2. Укытучы. Тормыш—могҗиза ул. Һәм бу могҗиза һәркайсыбызның үз кулын-
да. Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә һәм моңа төрле юллар белән ирешә ала.
Кемдер ныклап спорт белән шөгыльләнә, ә кемдер ничек туклануын ныклы
контрольдә тота. Бу очракта бар да: яшәү рәвеше дә, туклану да, кешене чолгап
алган мохит тә зур әһәмияткә ия. Тормыш — иң зур хәзинә ул! Аек фикерле һәркем
гомерен бәхетле һәм файдалы итеп уздырырга тели. Аңлашылганча, озын гомерле
булу һәм ныклы сәламәтлек һәркем өчен кагыйдә булырга тиеш тә, тик чынлыкта гел
алай түгел шул.Шуңа да сүзне эволюция һәм организмның картаюы мәсьәләсеннән
башлыйсы килә.
Биологик төр буларак, кешелек яше белән уртача гомер озынлыгы арасындагы
бәйләнешнең ничегрәк булуын карап үтик.
Эволюциянең башлангыч биологик этапларында нәсел калдыру һәм мөмкин кадәр
тизрәк буыннар алмашын тәэмин итү иң мөһиме була, чөнки буыннар алмашы
никадәр тизрәк тәэмин ителсә, төрнең билгеле бер үсеш этабы өчен кирәк булган
адаптациясе, ягъни аның әйләнә-тирә шартларына җайлашуы шулкадәр тизрәк бара.
Кеше эволюциясенең хайваннар эволюциясеннән төп аермасы нәкъ менә социаль
факторлар йогынтысыннан гыйбарәт. Вакытлар үтү белән фикерләү сәләтенең
әһәмияте дә бер үк вакытта белем туплау мөмкинлеге бирүче озын гомернең
кыйммәте дә арта. Әйләнә-тирә турындагы белемне килер буыннарга тапшырырга
кирәк.
Кеше эволюциясе аерым затның гомер озынлыгын кыскарту юлыннан китмичә, ә
аны озынайту юлын сайлый. Шулай да, иртәме-соңмы, организм картая. Әйтик, таш
гасырында кешенең уртача гомер озынлыгы 19 ел, бронза гасырында — 21,5, VII
гасырда — 29, ә тагын ике гасырдан соң инде—44,8 ел тәшкил итә. 1946 — 1947
елларда бу сан — 57,7 гә, ә 1970 — 1980 елларда 73 елга җиткән.
Чыннан да, кешенең гомер озынлыгы нәрсәләргә бәйле? Озын гомерле булу өчен
нинди технологияләр эшкә җигелә? Боларга һәм шуңа охшаш башка бик күп сорауга
бүгенге дәрестә җавап табарга тырышырбыз.
1 укучы. Геронтологлар гомер озынлыгы уртача күрсәткечтән югарырак булган
халыклар бар яктан да уңайлы булган җирләрдә яши, дигән фикердә тора. Элек-
электән таулы җирләрдә гомер итүчеләо башкаларга караганда озаграк яши, дип
исәпләнелгән. Хәзер исә биек таулардагы артык макталган җиңел һаваның
организмга бик үк уңай йогынты ясамавы ачыкланган, ә инде КАВказ төбәге гомер
озынлыгына уңай йогынты ясый дигән сүзләр дөреслеккә бик үк туры килми икән.
Организм өчен диңгез һавасы бигрәк тә файдалы. Ул һаваны ионлаштыра һәм
зарарлы матдәләрдән арындыра. Иң яхшысы — уртача континенталь климат, ягъни
анда уртача тәүлеклек һәм еллык температураларда кискен тирбәлешләр күзәтелми.
Шуңа да Финляндия, Швейцария, Швеция һәм Япониядә кеше озаграк яши.
2 укучы.Хәзерге заман геронтологиясе әлегә КАДӘР анык җавап бирә алмаган
берничә мәсьәлә бар. Әйтик, Якутиянең кырыс табигате кеше сәламәтлеге өчен үтә
катлаулы, ә шулай да әлеге төбәктә кешенең уртача гомер озынлыгы — Россиядә иң
зурлардан берсе. Дөньяда зкологик яктан бик үк әйбәтләрдән саналмаган-Мәскәү
каласында озын гомерле 40 мең тирәсе кеше яши.
Яшәү урыны — мөһим, әмма ул гомер озынлыгын билгеләүче төп фактор түгел.
Күп нәрсә нәселдәнлеккә (озын гомерлеләрнең 30-60 процентында бу сыйфат
нәселдән килә), медицина үсеше дәрәҗәсенә (аның өлеше — 10—15 процент),
җәмгыятьнең һәм хакимиятнең кешеләр сәламәтлегенә булган МӨНӘСӘбәтенә бәйле.
3 укучы.Һәркемнең үз сәламәтлегенә никадәр сакчыл карашта булуы да — шактый
әһәмиятле фактор. Ни кызганыч, Россия халкы — бу мәсьәләдә дөньяда иң гамьсезе.
Гомернең озын һәм дәвамлы булуына тормыш шартлары (30 процент), нәселдәнлек
(30 процент), яшәү урыны (30 процент) һәм сәламәтлек саклау (10 процент)
дәрәҗәсе йогынты ясый.
Социаль яктан яклану аеруча МӨҺИМ санала. Япониядә, мәсәлән, Икенче
бөтендөнья сугышына кадәр уртача гомер озынлыгы 40 яшьтән аз гына артык
булган, хәзер инде бу күсәткеч — 80 яшь тирәсе. Мондый сикерешкә барыннан да
бигрәк, илдәге өлкән яшьтәгеләргә булган социаль яклау чаралары нәтиҗәсендә
ирешелә. Шуңа да япон халкы карталык көннәренә кадәр эштән тәм, тормыштан ямь
табып яши белә.
Укытучысы. Хәзерге вакытта картаюның бертөрле генә теориясе юк. Геронтолог
галимнәр картаюның күптөрле сәбәпләре бар, дип саный.
Теорияләрнең берсе картаюның төп сәбәбе генетикага бәйле, ди. Һәр кеше
картаюдан алдан билгеләнгән программасы белән туа
Организмның озын гомерле булуы күгптән түгел генә ачыкланган һәм якын
киләчәктә клонлаштырылачак үзенчәлекле адс-1 гә бәйле .ДНКда кодлаштырылган
гомер озынлыгы программасы бозылырга мөмкин. Шуңа да картаюның тагын бер
теориясе — күзәнәк мимо-хрондрийлары ДНКсы җимерелү теориясе бар. ДнКның
таркалуына ничек чик куярга? Моның өчен, сезнеңчә, нишләргә? Укучылар.
• Минең актив эшчәнлеген сакларга, аның даими иҗади халәтен тәэмин итәргә
кирәк;
• сәламәт яшәу рәвеше булдырырга;
• мохитнең тискәре йогынты ясавына юл куймаска кирәк.
Биология укытучысы. Картаюның өченче теориясе шуннан гыйбарәт: картаю ул —
им-мун системасы эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсе. Иммун системасы — организмны
бөтен чит-ят нәрсәләрдән төп саклаучы. Канның ак тәнчекләре вирусларны,
бактерия, яман шеш күзәнәкләрен эзләп таба, танып ала һәм юк итә. Тик мохит
йогынтысы (организмның артык суынуы, чамадан тыш җылынуы, мохиткә табигый
булмаган юл белән эләккән химик матдәләр), шулай ук сәламәт булмаган яшәү
рәвеше алып бару иммунитетны көчсезләндерә. Аны ничек ныгытырга соң?
Химия укытучысы. • Җиләк-җимешне күбрәк ашагыз. Төрле чир белән
көрәшергә ярдәм итүче антиоксидантлар караҗиләк, кура җиләге һәм мүк җиләгендә
күп.
Күбрәк чәй эчегез. Чәй иммун системасының көчен арттыра, ә яшел чәй тире күзә-
нәкләренең яңаруына ярдәм итә.
Тиешенчә йокларга онытмагыз. Тирән йокы иммунитетны арттыра торган
гормоннар үсешен стимуллаштыра.
Балык ашагыз, балыкның майлы төрләрендә А витамины һәм иммунга стимул
бирүче Омега-3 дигән май кислоталары күбрәк була. Алар лейкоцитларның авыру
кузгатучы бактерияләрен юк итү сәләтен арттыра.
Чикләвек ашагыз. Чикләвекнең һәр-төрлесе файдалы, чөнки алар кандагы холес-
теринның күләмен киметә.
Цинк турында онытмагыз. Цинк җитешмәү иммун системасын көчсезләндерә.
Үзендә цинк булган витаминнарны даими куллану салкын тию очракларын нык
киметә. Үрде-релгән бөртек, диңгез моллюсклары, кабак орлыгы, майсыз сыер ите
һәм сөт — цинкның табигый чыганаклары.
Иммунитетның дүрт төп көчәйткече: сарымсак, файдалы бактерияләр, алтын
тамыр (женьшень) һәм мультивитаминнар.
• Шулай ук дуслыкны саклагыз (тикшеренүләр яхшы социаль адаптацияле һәм
әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшы мөнәсәбәттә, дуслары күбрәк булганнарның
иммунитеты югарырак булуын күрсәтә), үз-узегезгә бикләнеп яшәмәгез (хис-
кичерешләрне эчкә йоту иммунитетның бик нык кимүенә китерә).
Әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше озын гомерле булуга ярдәм итә. Ә сәламәт яшәү
рәвеше дигәндә без нәрсәне күздә тотабыз?
Укучылар.
• Эшеңнән канәгать булу, физик һәм рухи яктан җитеш булу.
• Актив тормыш позициясе.
• Дөрес туклану.
• Яхшы ял.
• Югары медицина активлыгы.
• Икътисадый һәм матди яктан бәйсез булу.
• Даими рәвештә физик хәрәкәт активлыгы.
Фән бер җирдә генә тормый. Галимнәр, бихисап күп тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр
үткәреп, һәркемгә таныш матдәләр турында моңарчы мәгълүм булмаган фактларны
безгә җиткерә. Әйтик, кызыл йөзем җимеше кабы-
гы гомерне озайтырга сәләтле «Ресвератрол» дигән химик матдәдән тора икән.
Гарвард университеты профессоры фикеренчә, әлеге матдә составында тәэсире
көчле булган, организмның картаюына каршы торучы компонент бар икән. Дэвид
Синклер дигән галим әйтүенә караганда, үзләрендә мондый тәҗрибә уздырылган
тычканнар озаграк яши, аларда күп кенә авыруга, шул исәптән шикәр авыруына,
яман шешкә каршы иммунитет булдырыла, алар симерүгә бирешми. Әгәр дә әлеге
матдәне аерып алып, таблеткага әйләндереп булса, якын киләчәктә аңардан
тереклекнең өр-яңа эликсирын барлыкка китерү мөмкин булыр иде. Ә әлегә без сезгә
мөмкин кадәр күбрәк кызыл йөзем ашарга тәкъдим итәбез.
Биология укытучысы. Ген инженериясе казанышларын кулланып, кешенең
гомерен озайтырга мөмкинме?
Россия Хөкүмәте нанотикшеренүләрне, на-нотехнологияләрне һәм наноиндустрияне
үстерүне инновацияле икътисад булдыруда төп стратегик юнәлешләрнең берсе дип
саный.
Күзәнәкнең картаюына юл куймаучы молекуляр роботларны организмга урнаштыру
бәрабәренә кешенең гомерен шактый озынайтырга мөмкин булачак. Кеше
организмына кертелгән наноробот кан әйләнеше системасы буйлап мөстәкыйль
хәрәкәтләнә һәм организмны — микроблардан һәм яман шеш авыруын китереп
чыгаручы күзәнәкләрдән, ә кан әйләнеше системасының үзен холестерин тупланудан
саклый алачак. Ул шулай ук тукыма һәм күзәнәкләрне өйрәнә, шуннан соң аларның
сыйфатламасын «төзәтә» дә ала.
Сорау. Кеше гомере озынлыгын арттыруга нинди факторлар йогынты ясый?
(Укучылар җавап эзли.)
Нәселдәнлек: нәселендә озын гомер-леләр күбрәк булган кешеләр чагыштырмача
озаграк яши.
Яшәү урыны: уртача климат шартларында яшәүчеләр озынрак гомерле була.
Тәмәке тарту: тартмаучылар озаграк яши.
Алкоголь: исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаучыларның гомере озынрак була.
Туклану: төрле-төрле ризык белән тукланучылар һәм артык күп ашамаучылар—
озынрак гомерле.
Финанс хәле: матди яктан җитеш кешеләр акча мәсьәләсендә азрак борчыла,
шуңа да озаграк яши.
Эш: акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр— озаграк, ә физик эш белән көн
күрүчеләр азрак яши.
Хис-тойгылар: уртача стресслар кичерүче, тынычрак хезмәттә булучылар да
озаграк гомер кичерә.
Укучы. Кембридж университеты галимнәре кешенең уртача гомер озынлыгын
якынча 14 елга озайту мөмкинлеге бирүче иң гади 4 кагыйдәне ачыклый алган.
Әлеге ачышны ясау өчен алар 14 ел дәвамында Бөекбрита-ниядә 45 яшьтән алып 79
яшькә кадәрге 20 мең кешене күзәткән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә алар гомерне
озайтуга ярдәм итә торган дүрт факторны билгеләгәннәр;
1. Тәмәке тартмаска.
2. Уртача физик активлык белән яшәргә.
3. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска.
4. Көнгә уртача 450 — 500 г яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.
Химия укытучысы. Кеше сәламәтлегенә экология нинди йогынты ясый соң?
Кешенең актив эшчәнлеге вакытында табигый төче сулыкларның пычрануы
(мәсәлән, авыр металлар белән) җитди проблема булып кала. Мондый аянычлы хәл
эре сәнәгать объектлары, бигрәк тә химия заводлары тирәсендә күбрәк күзәтелә.
Шуңа да химиклар каласы саналган безнең Түбән Камада 2007 елда эчә торган суны
чистарту станциясе файдалануга тапшырылды. Бездәге су чистарту станциясенә
Россия күләмендә тиңнәр юк. Анда су чистарту 5 баскыч үтә:
• ультрамиләүшә нурланыш судагы бөтен микроорганизмнарны юк итә;
• озонлаштыру суның тәм ягыннан сыйфатын яхшырта;
• кварцлы ком аша саркыту табигый фильтр аша суны чистарта;
• актив күмер аша фильтрлау суны тагын да ныграк чистарта;
• натрий фторсиликаты белән эшкәртү һәм хлорлау суны микроэлементларга баета.
2007 елның ноябрендә шәһәребездә иң заманча җиһазлар урнаштырылган күчмә
лаборатория эшли башлады. Ул атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр турында
мәгълүмат биреп тора. Әйтик, 2008 елның беренче яртысында, 2007 елның шул чоры
белән чагыштырганда, 7,16 мең г га кимрәк зарарлы матдә атмосферага чыгарылган.
2010 елга кадәр андый калдыклар күләмен 20 мең т га киметү күздә тотыла.
Мондый җитди чаралар, һичшиксез, шәһәребез халкының гомер озынлыгын
арттыруга китерәчәк. Безнең Түбән Кама шәһәрендә хәзер яше 90 нан арткан 250 гә
якын кеше яши.
Дәресебезне йомгаклап, укучыларның түбәндәге сорауларга җавапларына анализ
ясар идек:
1. Нинди яшькә җиткән кешене озын гомерле диләр?
2. Ни өчен кеше эволюциясе аңлы рәвештә гомер озынлыгын арттыру юлыннан
китә?
3. Хәзерге вакытта Россиядә, Татарстанда кешенең уртача гомер озынлыгы күпмегә
тигез?
4. Ген инженериясенең алдынгы казанышларыннан файдаланып, кешенең гомерен
ничек озайтырга мөмкин?
5. Нинди факторлар организмның саклану көчен киметә?
6. Иммунитетны ничек ныгытырга мөмкин? Бу очракта сәламәт яшәү рәвеше нинди
әһәмияткә ия?
7. Гомер озынлыгына нинди факторлар уңай йогынты ясый?
(Биология укытучысы укучыларның җавапларына анализ ясый.)
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Мәгълүм булганча, 2009 ел
Татарстанда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Бу чаралар
Татарстан халкын илдә һәм дөньяда рухи һәм физик яктан иң сәламәт, көчле рухлы
халыклар сафына басарга ярдәм итсен иде.
Использованная литература:
1.Баранова А.А.Организация лечебного питания. – Москва: Просвещение, 2001.
2.Ситдиков Ф.Г.Возрастная физиология и школьная гигиена. - Казань:
Просвещение, 2000.