Презентация "Победа далась нелегко..." 2-4 класс

Подписи к слайдам:

Автор: Набиева Зульфия Лябибовна,

учитель начальных классов филиала

МБОУ «Гимназия с. Большой Сардек»

Кукморского муниципального района РТ

в д. Аш-Бузи

Победа далась нелегко...

2 – 4 классы

Филиал муниципального бюджетного образовательного учреждения

«Гимназия с. Большой Сардек»

Кукморского муниципального района РТ

в д. Аш-Бузи

Эчтәлек

Шомлы иртә....................................................................

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып батыр көче тоеп үзендә......................................

Сугыш фактларда............................................................

Җиңү көне........................................................................

Җиңү көне – бу дөньяның яңадан туган көне.............

Рәхмәт сезгә, исән калганнар! ......................................

Хәтердә сез, һәлак булганнар! ......................................

Батырларның даны мәңгелек! ......................................

Дан сезгә, ветераннар....................................................

Файдаланылган әдәбият. Интернет ресурслар..........

3

5

7

12

13

14

15

16

17

19

Шомлы иртә

Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана.

1941 нче елның 22 нче июнь таңы.

Фашист авиациясе Советлар иленең чик буендагы авыл һәм шәһәрләрен бомбага тотты. Бөек Ватан сугышы башланды.

Илебезнең миллионнарча ир-егетләре эш коралларын сугыш коралларына алыштырды.

Хәтәр сугыш елларында ил иминлеген сакларга дип безнең Аш-Буҗи авылыннан 129 кеше фронтка китә, тик шуларның 50 се генә кире туган якларына әйләнеп кайта.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып батыр көче тоеп үзендә

“Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә– балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.”

Р.Әхмәтҗанов

Сугыш фактларда:

Сугыш... Бу – 1725 җимерелгән һәм яндырылган шәһәр һәм посёлок, 70 меңнән артык авыл, 32 мең җимерелгән завод-фабрика, юкка чыккан 65 мең км тимер юл.

Сугыш – 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасы. Көнгә 125 грамм икмәк...һәм тыныч халык өстенә яуган тонналаган бомба һәм снарядлар.

Сугыш...

Брест крепостеннан Мәскәүгә кадәр чигенү юлы – 1000 км, җиңү юлы – Мәскәү-Берлин – 1600 км. Үлем белән якалаша-якалаша үтелгән 4 ел.

Сугыш –

1943 елның 22 мартында белорусь авылы Хатыньда тереләй яндырылган 149 кеше. Аларның 75 е балалар. Иң кечкенәсенә 7 атна!

Сугыш – авыл кешеләренең тозлы тирендә үскән икмәк, үгез җигеп сука сукалау, куллар канаганчы урак уру, көлтә бәйләү...

Сугыш – көнгә 20 шәр сәгать завод станоклары артында басып тору.

Бөек Ватан сугышында совет солдатлары зур батырлык үрнәкләре күрсәтеп, һаман алга барды. Совет солдаты Брест, Сталинград янында, Кавказда, Одессада, Севастопольдә канкойгыч сугышларда катнашты.

Татарстанда оештырылган 7 укчы һәм 2 авиация дивизиясе данлы сугыш юлы уза. Якташларыбыз Бөек Ватан сугышының дәһшәтле яуларында: Мәскәүне, Ленинградны саклауда, Сталинград һәм Курск сугышларында, Днепрны кичүдә, Белоруссияне азат итүдә катнаша.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Җиңү көне!

Җиңү көне — бу дөньяның

яңадан туган көне

Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланды. Бу җиңүдә безнең Аш-Буҗи авылыннан хәрби хезмәткә алынган өлкәннәребезнең дә өлеше зур булган. Алар барысы да бер максатны – дошманны тизрәк тар-мар итүне күздә тоткан.

Хәтердә сез, һәлак булганнар!

Илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калган каһарман авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл салынган. Безгә аларның кадерле исемнәре генә калды.

Үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән авылдашларыбызның батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Без алар белән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

Батырларның даны мәңгелек!

Дан сезгә, ветераннар!

Сөекле Ватаныбызга, изге туган җиребезгә Җиңү китерүдә үзләреннән зур өлеш керткән якташларыбызга без баш иябез.

Бүген һәркемнең күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, басу-кырларыбыз куәтле машина-трактор гөрелтесенә генә күмелсен, күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын!

1941 - 1945

Интернет ресурсы:

1. http://ru.viptalisman.com/flash/templates/graduate_album/album2/852_small.jpg

2. http://img-fotki.yandex.ru/get/6442/102699435.87c/0_a1b45_d5dec2a3_L.png.jpg

3. http://forumsmile.ru/u/5/2/8/528e4f55578d182ee6e800cbabdc7046.png

4. http://forumsmile.ru/u/2/f/d/2fd432955c982f0b9b333d8123e9b07f.jpg

Список использованной

литературы

1. Газета “Магърифат”, 24.06.2006, г.Казань, РТ;

2. Газета “Сабантуй”, 16.04.2005, г. Казань, РТ;

3. Газета “Серебряный колокольчик”, 05.05.2005, г. Наб. Челны, РТ.