Классный час "Батырлар мәңге безнең күңелләрдә"

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
Муниципаль гомуми белем учреждениесе
“Кенә төп гомуми белем мәктәбе”
Батырлар мәңге безнең күңелләрдә”
Сыйныф сәгате
Авторы: Кенә төп мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Галимова Рәмзия Камил кызы
Тема: Батырлар мәңге безнең күңелләрдә.
Максат. Бүгенге көндә исән-сау булган тыл ветераннарының үз
авызыннан аларның яшьлекләре, балачаклары турында сөйләтү; башлангыч
сыйныф укучыларының туган авылыбызның хәйрия тарихына игътибарын
юнәлтү; өлкән буын үрнәгендә балаларга хәйриячелекнең төп принципларын
аңлату; милли-төбәк компонентка нигезләнеп, халкыбызның үткәненә,
гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам, сак караш тәрбияләү; эстетик тәрбия,
әдәп-әхлак нормалары формалаштыру.
Кичә барышы.
Сәхнә түренә Мөхәммәдьярның «Изгелекне изгелек белмәс димә,
яхшылыкка яхшылык килмәс димә» канатлы сүзләре язылган плакат эленә,
укучылар ясаган рәсемнәрдән, иҗат эшләреннән күргәзмә оештырыла.
Укытучы: Исәнмесез, хөрмәтле әбиләр, сөйкемле балалар! «Әбиләр,
әниләр, бәбиләр» кичәсен ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
Бүген без, кечкенә буын балалары, авылыбызның хәйрия тарихы белән
танышырбыз. Бу залга өч буын вәкилләре җыелган. Алар, кулларыннан
килгәнчә, колхозга, фронтка, ятимнәргә ярдәм иткән. Адәм баласы ярдәм
итүнең төрле ысулларын тапкан. Бүгенге кичәдә без алар турында ишетербез.
Кичәбезне мин иң хөрмәтле кешеләр әбиләр турында сөйләүдән
башламакчы булам.
Әбием! Әбекәем, дәү әнием, алма әбекәй! Нинди матур яңгырый бу
сүзләр! Бу сүзләр «әни» дигән кебек үк якын һәм кадерле.
Залда утыручы әбиләрнең бала чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Бу
авыр елларның ачысын да, төчесен дә кичерергә туры килгән аларга, «нужа
шулпасы»н да байтак чөмергәннәр алар. Бөек Ватан сугышы башлангач
бабаларыбыз, Ватанны саклау өчен, яу кырына киткән. Алар белән бергә
кайберләребезнең әбиләре дә җиңү яулап кайткан. Сугыш кырында әбиләр
кылган зур батырлыклар һәм кичергән олы газаплар турында онытырлык
түгел!
Бүген, сугыш кырларында җиңү яулап кайткан әбиебез-Тәскирә апаның
сугыш турында сөйләвен тыңлап үтик.(Видеоязма карау)
Укытучы:Ә авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш
алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барсын да эшләргә туры килә
аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Колхоз
терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә.
Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар.
Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор,
комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә
дә туры килгән аларга. Хәзер Флёра апаны тыңлап китик
Флёра әби. Безнең үсмер чакларыбыз нәкъ менә авыр сугыш елларына
туры килде. Әтиемне сугышка алдылар. Авылда эшче көчләр
җитешмәгәнлектән, әниләребез әтиләребез эшен алыштырды, ә без, әле яшь
кенә кызлар, әниләр белән бергә эшкә йөри башладык. Алар белән көлтә өю,
печән чабу кебек эшләрдә эшләдек. Минем буем бик кечкенә иде, көлтә
өйгәндә көчем җитми, күтәреп бирергә буем да юк, нишләргә белмичә елый
идем. Ә бит фронт өчен, әтиләребез өчен эшлибез, үзебездән өлеш кертәсе
килде.
Балаларым, хезмәтне яратып үсегез, әти-әниләрегезгә булышыгыз, бер-
берегез белән дус, тату булыгыз, яхшы укыгыз!
Укытучы: Әбиләрнең сөйләвеннән күренгәнчә, алар үз вакытларын
дөрес бүлә белгәннәр: укырга, эшләргә, ярдәм итәргә, күңел ачарга да
өлгергәннәр.
(Әбиләрнең яшь вакытларында яратып уйнаган «Өчле», «Челтәр
элдем читәнгә» дигән җырлы-биюле уеннары бергәләп уйнала.)
Укытучы:Хөрмәтле әбекәйләр! Эшләгән эшләрегезне тау итеп өйсәң,
ул тау болытларга җитәр, юл итеп сузсаң, ул юлны үтү өчен үзе бер гомер
кирәк булыр иде. Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт. Калган гомерегездә
рәхәтләнеп, тыныч яшәргә язсын!
(Балалар башкаруында «Өебезнең кояшы» (Ф.Зыятдинова шигыре,
А.Биктаһиров көе) дигән җыр һәм Ә.Бикчәнтәеваның «Дәү әнием» шигыре
тәкъдим ителә.)
Укытучы: Ак яулыклы татар әбисе!
Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер
татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң
мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз
укыйсың син, сиңа сокланабыз. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп,
балаларыңның саулыгын сорап, Ходайдан ялварасың. Теләгең кабул булсын,
и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбисе!
Укытучы:
Игелек – кояштыр. Якты, саф нурларын бирсен
Һәр кешегә, һәр җан иясенә сипсен җылысын.
Йөрәгеңдә тусын шәфкать – сүнмәс бер җыр булсын,
Кояш булып мәңгегә балкысын.
Яхшылыкка багышла син елның һәрбер көнен,
Башкаларга өлге булсын яхшылык үрнәгең.
Яңарсын мәрхәмәт җирдә, йөрәкләрдә дә тусын,
Яхшылык һәрвакыт кеше күңелендә булсын.
(Кичә чәй табыны белән төгәлләнә.)