Конспект урока "Татарстан – минем Ватаным" 3 класс

Балык Бистәсе 2 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
3 нче сыйныфында(рус төркеме)
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиева Гөлшат Рафаэль кызы
тарафыннан БиС технологиясе буенча
үткәрелгән дәреснең технологик картасы.
Дата : 13 нче февраль 2018 нче ел
Сыйныф : 3 ( рус төркеме)
Предмет: әдәби уку
Тема : Татарстан минем Ватаным” тексты.
Укытучы : Галиева Гөлшат Рафаэль кызы.
Үткәрү формасы : карта “ Телдән дәрес - 1”. Технология БиС.
Ресурслар: дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. “Күңелле татар теле” дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф
рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә) - Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел)
Кулланылган әдәбият:
1.Качество в образовании. Технология БиС. Технологическая карта «Устный урок -1». Обучающий фильм на русском языке.
2.Интернет ресурсы:http://knigabis.kz/; https://www.youtube.com/user/VassermanF
Дәреснең фактик нәтиҗәсе (билгеләрдә):
Билге
5
4
3
Укучылар саны
Гомуми саннан чыгып %
Максат: Дәрестә уку материалының укучылар тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсен норматив таләпләрдән чыгып 63% җиткерү . Укучыларның эшләү
тизлеген, логик һәм критик фикер йөртүләрен, мәгълүмати компетентлыгын, сүз байлыкларын үстерү. Фәнне сыйфатлы үзләштерүгә кызыксыну уяту.
Бурыч : Технологик карта регламентын үтәү.
Планлаштырылган нәтиҗә: Куелган максатка ирешү.
Дәреснең 1 нче төре. Яңа теманы өйрәнү һәм беренчел ныгыту буенча оештырылган дәрес түбәндәге өлешләрдән тора: мотивация ------
актуальләштерү ----- яңа теманы кабул итүгә әзерлек ------ яңа тема үзләштерү ----- теманы үзләштерү дәрәҗәсен беренчел тикшерү ------ ныгыту ---
анализ ---- рефлексия.
“Телдән дәрес - 1” картасы буенча эш тәртибе һәм структурасы
Укытучы дәрес башлаганчы тактага МПМ (таблица), дәреснең темасын, сыйфатлы өлгереш нормативын - 13-8 - 63%, (сыйныфтагы укучылар
саныннан чыгып исәпләнә, бу дәрес очрагында, мәсәлән 13 укучының 8е уңай билге алса, нормативка туры килә дип санала), технологик картаның
исемен, дәрес этапларын алдан язып куя.
1
Оештыру өлеше.
Мотивация
Карта буенча эш тәртибе аңлатыла. Башта сүзне укытучы ала. Аннан соң сүз
сыйныфның актив укучысына бирелә.
- Хәерле көн, укучылар. Исәнмесез. Укучылар, тәрәзә аша урамга күз салыгыз әле.
Зәңгәр күк, нурлы кояш, якты көн безгә эшебездә уңышлар юлдаш булуын телиләр.
Бүген без сезнең белән “Татарстан минем Ватаным” (тактада) тексты белән
танышырбыз. Дәресебез “Телдән дәрес № 1” технологик картасына нигезләнә.
- Укучылар, кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме? Бүгенге дәрестә без сезнең белән
Татарстан Республикасының бай табигате, Татарстан Ресбубликасының дәүләт
символлары турында белербез. Шулай ук тексттагы яңа мәгълүматны аңлап истә
калдыру һәм киләчәктә дөрес куллана белү күнекмәләре алырга тырышырбыз. Мин
сезгә уңышлар телим, барыгыз да “5” леләр генә алыр дип ышанам. Хәзер сүзне
лидерыбызга бирәбез.(сыйныфтагы бер укучы)
- Бүгенге дәрестә мин сезгә уңышлар, үзегез өчен файдалы белемнәр үзләштерүегезне
телим. (Кул чабалар).
2
Актуальләштерү
- Дәресебезнең беренче этабы “Терәк сүзләр” (Опорные слова). Башта мин сезнең
игътибарыгызга презентация тәкъдим итәм һәм яңа тема буенча кыскача мәгълүмат
белән таныштырам. Бүгенге дәрестә без “Татарстан минем Ватаным” исемле текст
укырбыз.
Һәр кешегә үзенең туган җире кадерле. Безнең туган илебез - Татарстан
Республикасы. Ул зур шәһәрләргә, матур авылларга, яшел урманнарга, елгаларга,
болыннарга, балыклы күлләргә бай. Республикабызның үз дәүләт символлары флагы,
гербы бар. Дәүләтебез символы итеп барс сайланган. Ул уңыш символы. Анда тагын
кашкарый(астра) һәм лалә(тюльпан) чәчәкләре, калкан(щит) рәсемнәре бар. Герб
түгәрәк рәвешендә эшләнгән. Анда Дәүләт флагының төсләре дә бар.
- Сез аңлый алсын өчен сүзләрнең русчага тәрҗемәләре дә бар.
Родина- Ватан Родная страна – туган ил Живет – яши
Богатый - бай
Река – елга
Озеро – күл
Лось поши
Злой – усал
Быстрый – җитез
Республика - дәүләт
(Башта укытучы укый, аннары укучылар 1-эчтән укыйлар, янадан ашыкмыйча бергә
укыйбыз)
Китап белән эш. 31 нче бит. 4 мин вакыт бирелә.
- Сез бу текстта төп сүзләр дип нинди сүзләрне саныйсыз, шуларны язып
чыгыгыз(тексттан алып) (Укыйлар һәм язып баралар) 5 сүз язып алалар, 2 минут үткәч.
Такта артында язылган 21 сүз бн чагыштыралар, сүзләр чагышса + билгесе куялар.
Бер-берсенең эшләрен алмаштырып тикшерәләр, 4-5 сүз туры килсә, + куям бу
укучының матрицасына. 1 этапны эшләдек. Тактага зурлык-кечкенәлек билгесен куям.
Язган битләрне җыеп алам.
3
Яңа теманы кабул
итүгә әзерлек
Беренче критик нокта (Первая критическая точка)
- Бу этапта сез сүзләрне истә калдыра алуыгызны күрсәттегез.
-Хәзер,укучылар, игътибар белән тактага карыйбыз. Сезнең алдыгызда тексттан
алынган сүзләр. (7 сүз): бай елга яши күл поши усал җитез
Балаларга истә калдыру өчен 30 секунд вакыт бирелә. Шуннан соң, терәк сүзләр
ябыла. Укучылар истә калдырганча дәфтәрләренә язалар. 5 секунд (5 секунд калганда
кисәтә). Вакыт чыккач, укучылар дәфтәрләрен алмаштырышалар һәм сүзләрне
саныйлар.Терәк сүзләр ачыла. Укытучы үзе карап чыга. Укучылар нәтиҗәләрне
әйтеп торалар, укытучы МПМ да билгели бара.
- Кем 6-7 сүз язган, кулларны күтәрәбез.
Нәтиҗә ясала
4
Яңа теманы
үзләштерү
Алга таба без сезнең белән текст өстендә эшли башлыйбыз. Дәреслекнең 31 нче битен
ачабыз. Сезгә уку, аңлау һәм төп мәгълүматны истә калдыру өчен 4 минут вакыт
бирелә. Укучылар текстны укыйлар.
5
Теманы үзләштерү
дәрәҗәсен беренчел
тикшерү
Перекрестный опрос . Укытучы МПМ буенча , укучыларга сораулар бирә. Сораулар
МПМ дагы тәртип буенча булмаска да мөмкин. Әгәр дә укучы җавап бирә алмаса,
сорауга минус тамгасы торган укучы җавап бирә Ул укучы да җавап бирә алмаса,
җавапны калган укучылар бирә . Алар да башкара алмаса, укытучы үзе аңлата.
Сораулар:
1) Без кайда яшибез?
2) Татарстан нинди республика?
3) Татарстанда зур шәһәрләр бармы?
4) Татарстанда матур авыллар бармы ?
5) Татарстанда яшел урманнар бармы ?
6) Урманда нәрсәләр бар?
7) Татарстанда тагын нәрсәләр бар (бик күп) ?
8) Төлкеләр нинди?
9) Куяннар нинди ?
10) Бүреләр нинди ?
11) Пошилар нинди ?
12) Без Татарстанның кайсы районында яшибез ?
13) Татарстан Республикасы Гербында нәрсәләр сурәтләнгән?
Бу этап тәмамланганнан соң, 2яки 3 минус тамгасы булган укучыга ярдәм буларак
билгеләрен яхшырту өчен мөмкинлек бирелә. Аларга “коткару боҗрасы”(
“спасательный круг”) ташлана. Укытучы өстәмә сорау бирә, кемнең өч (яки ике)
минусы бар, шул укучылар гына кул күтәрәләр. Дөрес җавап бирелгән очракта
минуслар төзәтелә. (Әгәр минуслары булган укучылар белмәсә, кем белә, шул җавап
бирергә мөмкин, ул очракта укытучы: “Сорауга дөрес җавапны тыңлап үттек”-дип
кенә билгеләп китә ала).
Спасательный круг сораулары:
1. Татарстан Республикасы ни өчен бай республика?
2. Безнең Республика аша нинди зур елгалар ага?
3. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы нәрсә рәвешендә эшләнгән?
4. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында Дәүләт флагының төсләре
бармы?
Укытучы нәтиҗә ясый: бу сораулар ярдәмендә өстәмә “+” лар алып нәтиҗәне үзгәрттек
(яки үзгәртә алмадык), димәк, норманы үтәдек (барыбер үти алмадык) дигән сүз. (3 нче
этап турысындагы < яки > тамгасын үзгәртә. Укучылар кул чабалар).
Икенче критик нокта (Вторая критическая точка). Укытучы алган җаваплардан
чыгып, аңламаган өлешләрне үзе аңлата.
6
Ныгыту
Икенчел тикшерү- ныгыту. (Взаимотестирование)
Китапларны ябабыз һәм мини-тест төзибез. Бер сорау һәм 3 вариант җавап төзисез. (5
мин. вакыт бирелә). Укучылар бер-берсен дуэльга чакыралар. Үзләренең мини-тест
сорауларын бирәләр:
Тест сораулары.
1. Кайсы җөмлә белән килешәсең?
а) Татарстан флагында сары, ак,кызыл төсләр бар.
б) Татарстан гербында аю сурәтләнгән.
в) Украина- минем туган ягым.
г) Татарстанда бер дәүләт теле бар: инглиз теле.
2. Дөрес җавапны тап.
Синең туган телең нинди тел?
а) Минем туган телем татар теле.
б) Минем туган телем рус теле.
в) Минем туган телем инглиз теле.
Татарстанда яшәүче хайван
А) төлке; Ә) жираф; Б) маймыл.
Нәтиҗә ясала.Нормативның үтәлеше тикшерелә.
(Дәреснең бу этабында да “коткару боҗрасы” ташларга мөмкин. Кемнең минуслары
күп, шуларга сораулар бирелә).
Өстәмә сораулар (икенчел тикшерү этабына “коткару боҗрасы” өчен) :
1. Гербтагы калкан халыкның иминлеген аңлатучы символмы?
2. Гербта кызыл, ак, зәңгәр төсләр бармы?
3. Гербта сурәтләнгән чәчәкләр- кашкарый һәм ромашкамы ?
Өченче критик нокта (Третья критическая точка). Укытучы тикшерүдән соң,
нәтиҗә ясый һәм авыр өлешләрне яңадан 1-2 минут аралыгында аңлата.
7
Анализ
Темага караган сүз байлыгы
( Тематический словарный запас - ТСЗ )
Вакыт – 5 минут
Укучылар өйрәнгән теманы сочинение, эссе яки сүзтезмә формасында язалар.
Теркәгечләр, кисәкчәләр һәм бәйлекләр сүз исәбенә керми. Сүзләр кыскартылырга
тиеш түгел.
Норма – 25 сүз (3 сыйныф укучылары өчен)
( Укучылар язалар. Укытучы 30 секунд, 5 секунд калганда кисәтергә мөмкин).
Дүртенче критик нокта (Четвертая критическая точка). Вакыт чыккач, укучылар
дәфтәрләрен алмаштыралар һәм сүзләрне саныйлар. Сүзләр саны нормага туры килсә
плюс, ә туры килмәсә минус тамгасы куела. Укытучы тикшерүдән соң, нәтиҗә ясый
һәм авыр өлешләрне яңадан 1-2 минут аралыгында аңлата.
8
Рефлексия
Укытучы кыскача дәрескә анализ ясый. Билгеләр буенча аңлату эшләре алып бара.
9
Билге
Журналга билгеләр түбәндәгечә куела:
4-5 “+” булса “ 5”ле
3 “+” булса“ 4” ле
2 “+” булса“ 3”ле
Укытучы МПМ да шакмак эченә билгеләрне куя. 4”, “5” ләрне саный, өч яки дүрт
“5” ле булса, куелган максатка ирешүләрен әйтә, укучылар кул чабалар.
10
Өй эше
“5” ле алган укучылардан калганнарга өй эше бирелә.
Өй эше :текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә, тәрҗемә итәргә, яңа лексиканы истә
калдырырга.