Конспект урока "Сәламәтлек - зур байлык"

Актүбә 2 нче номерлы муниципаль гомүмбелем урта мәктәбе.
Л.И. Мортазинаның татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе.
(10нчы сыйныф рус төркеме өчен)
Тема: «Сәламәтлек зур байлык»
Дәрес тибы:ЛКФ,ГКФ
Максат:
Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә
төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив
фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: дәреслек, тактадагы язмалар, рәсемнәр, күрсәтмә материаллар,сүзлекләр,
лексика язылган плакатлар, компьютер слайдлары.
Материал.
1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау
программасы.- Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003.
3. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.Татар теле. 10нчы сыйныф.(рус телендә
сөйләшүче балалар өчен дәреслек) – Казан:”Мәгариф” нәшр., 2008.
4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова. Рус телендә сөйләшүче
балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру.10 нчы сыйныф. Методик кулланма. - Яр
Чаллы: 2008.
5. В.C.Казыйханов. Әхлак белеме. Хрестоматия. –ЯрЧаллы:
2000.
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
-Укучылар, дәресебезне физик күнегүләрдән башлыйк
әле.
II.Сорау.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн,укучылар! Иртәбезнең шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп,
дәресне башлыйк.
- Ә сез, укучылар, нинди теләктә? (Сәламәт булырга, яхшы билгеләр алырга,дуслар
табарга телим) (2нче слайд )
III. Актуальләштерү.
1.Ситуатив күнегүләр үткәрү.
-Укучылар, мин сезгә төрле ситуацияләр
тәгъдим итәчәкмен.
1) Вы с другом записываетесь в спортивную секцию.
Тренер хочет узнать, делаете ли вы утром зарядку. Как он спросит? (3нче слайд )
-Малайлар,сез иртән зарядка ясыйсызмы?
-Даша спроси у Данила, , делает ли он утром зарядку?
2) Тренер хочет узнать у Айдара , бегает ли он по утрам. (4нче слайд )
-Айдар,син иртән йөгерәсеңме?
-Саша спроси у Кристины, бегает ли она по утрам?
3) Тренер хочет узнать у Саши, катается ли он зимой на лыжах. (5нче слайд )
-Саша,син кыш көне чыңгыда шуасыңмы?
-Стас спроси у Алика, катается ли он зимой на лыжах?
4) У Тани спрашивает, умеет ли она плавать? (6нчы слайд )
-Таня, син йөзә беләсеңме?
-Юля спроси у Кирилла, умеет ли он плавать?
5)Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга,
скажи ему, что сегодня хорошая погода. (7нче слайд )
-Әйдә, чаңгы шуабыз. Бүген көн матур.
-Ксюша позови Анҗелу покататься на лыжах.
6)Предложи другу пойти на стадион. (8нче слайд )
-Дустым, әйдә стадионга барабыз?
-Данил предлоҗи Саше пойти на стадион.
7)Костя 11 раз подтягивается . Как ты скажешь, что он очень сильный. (9нчы слайд)
-Костя бик көчле.
8опустим, ты не играешь в домино, а играешь в шахматы.Как ты об этом
скажешь? (10нчы слайд )
-Мин домино уйнамыйм, ә шахмат уйныйм.
9)Ты прекрасно знаешь о том, что, чтобы быть здоровым, надо заниматься
спортом. Посоветуй другу, чтобы он делал зарядку, гулял на свежем воз-
духе, катался на лыжах. (11нче слайд )
-Зарядка яса! Саф һавада йөр! Чаңгыда шу!
2.Укучылар белән әңгәмә кору.
-Бүген без дәрестә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында яңа
белемнәр алырбыз.
-Укучылар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме?
-Ә нәрсә соң ул сәламәтлек? (Яхшы кәеф;
бернәрсә дә авыртмый; уйныйсы,сикерәсе һәм укыйсы килә; сәламәт кешеләр
табигатьне яраталар; дөньяны матур күрәләр.)
-Ә сәламәт булу өчен нишләргә кирәк? (Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес
тукланырга, көндәлек реҗимны төгәл үтәү,саф һавада йөрергә, җиләк -җимеш
ашарга, салкын су белән юынырга, физик күнегүләр ясарга. )
Балачакта сезнең турында ата-аналар кайгырта, ләкин сез үсәсез һәм һәркайсыгыз
үзенең сәламәтлеге турында хәзердән үк уйларга тиеш.
Бассейн рәсеме. (12 нче слайд)
-Бу нәрсә?
-Кем бассейнга йөри?
-Атнага ничә тапкыр йөрисез?
-Бассейнда нишлисез?
-Сезнең сыйныфта кем яхшы йөзә?
-Ә син йөзә беләсеңме?
Спорткомплекс рәсеме. (13нче слайд )
-Бу нәрсә?
-Спорткомплекста нинди секцияләр эшли?
-Стадионда нәрсәләр бар?
- Димәк, безнең Актүбәдә кайда спорт белән шөгыльләнергә була?
(Стадионда, спорткомплекста, “Көмеш су”йөзү бассейнда, ат мәктәбендә)
-Әйе, Актүбәдә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Стадион, йөзү бассейны, спорткомплекс та бар һәм эшлиләр. (14нче слайд)
3. Укучылар үзләре яраткан спорт төре турында сөйлиләр.
- Ә хәзер сүзне сезгә бирәм, үзегез яраткан спорт төрләре турында сөйләрсез.
Укучы 1. Мин спорт яратам. 4 ел стадионга футбол секциясенә йөрим. Тренерыбыз- ...
Ул бик яхшы кеше.Футбол секциясе миңа бик ошый.Минем әтием, абыем футбол
уйнарга яраталар һәм кызыксыналар. (15нче слайд)
- Стас, син нинди атаклы футболчыларны беләсең?
Укучы 2. Безнең гаиләдә һәр кеше спорт ярата.Иртән барыбыз да физик күнегүләр
ясыйбыз.Бабаем да күнегүләр ясый.Кышын безнең гаилә чаңгыда, тимераякта
шуа.Җәен су керәбез, бадминтон уйныйбыз. (16нчы слайд)
-Марат,син чаңгы ярышларында катнашасыңмы?
Укучы 3. Ә мин йөзәргә яратам.Спорт сәламәтләндерү комплексына ,йөзү секциясенә
йөрим.Без анда төрле күнегүләр ясыйбыз, суга сикерәбез, чумабыз. Мин йөзү ярыш-
ларында еш катнашам, һәм призлы урыннарны алырга тырышам. (17нче слайд)
- Данил,син йөзү буенча спорт остасы булырсың. Уңышлар сиңа!
Укучы 4. Ә без бию түгәрәгенә йөрибезнда без төрле күнегүләр ясыйбыз, төрле
милләт халыкларының биюләрен өйрәнәбез.Безнен төркем күп кенә шәһәрләрдә чыгыш
ясады һәм дипломнар белән бүләкләнде. Ә хәзер без сезгә биеп күрсәтербез.(Татар
биюе) (18нче слайд)
-Рәхмәт, кызлар!Сезгә дә уңышлар телим!
-Укучылар, ә 2013 нче елда ,2014нче елда спорт белән бәйле нәрсә үткәреләчәк?
- 2013 елда Казанда XXVIIнче Бөтендөнья җәйге универсиада үтәчәк
- 2014 елда Сочида XXIIнче Кышкы Олимпия уеннары булачак. (19нчы слайд)
IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру.
-Сәламәтлек турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Дәреслекләрегезнең 47 нче битен
ачыгыз. Бүгенге дәреснең темасы Сәламәтлек –зур байлык” текстын укырбыз.
1. Яңа сүзләр белән танышу. (20нче слайд)
Исерткеч эчемлекләр -алкогольные напитки
Кыздырылган -жареный
Кызынырга-загорать
Җаваплы-ответственный
Аралаштырырга-чередовать
Су коенырга-купаться
-укытучы укый
-укытучы артыннан уку
- татар хәрефләре өстендә эш
-укытучы рус телендә әйтә, ә укучылар тәрҗемә
итәләр.
-сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез:
җареное мясо,загорать на солнце,купаться в
речке,ответственный человекчередовать физическим
трудом, не употреблять алкогольные напитки.
2) Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез: (21нче слайд)
Тормышын яхшырта,һәр кеше,үзе җаваплы,беренче
чиратта,дөрес туклану,йокы алдыннан,бик
мөһим,яланбаш йөрү,исерткеч эчемлекләр,тәмәке
тартмау.
3) Укучылар, текстны укыганнан соң сезгә җөмләне дәвам итәргә кирәк,сәламәт
булу өчен, нишләргә кирәк? Чылбыр аша уку, тәрҗемә итү.
4) Димәк, текстта сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк? (балаларның җаваплары
тыңлана)
Сәламәт булу өчен, ... . (22нче слайд)
5)Сорауларга җавап бирегез. (23нче слайд)
1.Дөньяда иң зур байлык нәрсә ?
2.Нинди кеше эшли дә,тормышын да яхшырта, ял да итә?
3.Сәламәт булу өчен, беренче чиратта нишләргә кирәк ?
4.Кышын нәрсәдә шуарга була? Ә җәен?
5.Дөрес туклану организм өчен файдалымы?
6.Сәламәтлекне саклау өчен иң беренче шартлар нинди?
6) Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк. (Анжела)
Башны иябез алга
Ә аннары – артка
Уңга, сулга борабыз
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер – артка сузып
Күңелле ял итәбез.
7) Аудирование.Текстны игътибар белән тыңлагыз. Бу текстта нинди бөек кешеләр
турында сүз бара?
Бөек кешеләребездә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгәннәр.
М.Ломоносов беренче Олимпия уеннарын кертергә уйлаган, Суворов сугышчан
гимнастика керткән, Пушкин бик сыгылмалы, нык мускуллы булган, Толстой 70
яшендә конькида йөгерүдә катнашкан, М.Горький йөзгән, чаңгы шуган, тимераякта
йөргән.Ирина Роднина дүрт яшендә рахит белән нык авырган һәм үзендә кече яшьтән
зур ихтыяр көче табып спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм танылып фигуралы
шуу буенча күп мәртәбә чемпион исемен яулый. Бу өлкәдә тренер булып эшли.
- Әйдәгез, кешеләр сәламәт булсын өчен үзебезнең киңәшләребезне бирик.
Как скажете о том, что: (24нче слайд)
-надо бегать по утрам;
-надо умываться холодной водой;
-надо утром делать зарядку;
-надо заниматься спортом.
Димәк, нинди киңәшләр бирәбез?
-не курить;
-долго не смотреть телевизор;
-не употреблять спиртные напитки;
-долго не спать;
Нәрсә ул сәламәтлек?
-Сәламәтлек-зур байлык.
Сәламәт булу-үзе бер бәхет.
IV. Йомгаклау.
Сәламәт булу өчен, ... җөмләсен дәвам итегез. (Һәр укучы үз фикерен әйтә)
- Без сәламәтлекне сакларга тиеш. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый.
Дәресебезне шундый сүзләр белән тәмамлыйсы килә:
Җәен футбол яратсагыз,
Кышын хоккей уйнагыз.
Хәрәкәтле уеннардан
Беркайчан да туймагыз.
Чаңгыда да шуыгыз сез,
Чабыгыз, узышыгыз.
Таза булгач, якты булыр
Киләчәк тормышыгыз!
V. Өй эше. 5”- “Сәламәтлек зур байлык” темасына кечкенә күләмле сочинение
язарга;
“4”- текстка карата 5 сорау төзергә;
“3”- текстны сәнгатьле укырга.
VI. Билгеләр кую.