Методическая разработка урока "Муса Джалиль - в наших сердцах" 4 класс

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение
«Маметьевская основна общеобразовательная школа»
Альметьевского района Республики Татарстан.
Методическая разработка
урока внеклассного чтения по литературному
чтению в 4 классе
(для школ с татарским языком обучения)
Тема: «Муса Джалиль - в наших сердцах»
Подготовила: учитель начальных класса
МБОУ «Маметьевская ООШ»
Гиниятуллина Венера Ягфаровна
2012 год
Тема: “Ул безнең күңелләрдә...”.
(4 нче сыйныфта класстан тыш уку дәресе)
Дәрескә әзерлек эшләре:
1. Рафаэль Мостафинның “Кечкенә Муса турында хикәяләр” китабын укып
чыгарга.
2. М.Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнергә.
Максат: - Р.Мостафинның Кечкенә Муса турында хикәяләр” китабы буенча герой
шагыйрь Муса Җәлилнең балачак елларын, тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;
аның бөтен тормышы халыкка хезмәт күрсәтү, халык бәхете өчен көрәш белән
сугарылганын ачыклау; тоткынлыкта язылган шигырьләре белән укучыларны
тирәнрәк таныштыру.
- сөйләм телен, фикерләү сәләтен, сәнгатьлелекне үстерү;
- туган илгә мәхәббәт һәм М.Җәлилнең татар милләтеннән булуы белән горурлану
хисе тәрбияләү.
Җиһазлар: М.Җәлил портреты, М. Җәлилнең китапларыннан күргәзмә, магнитофон,
аудиокассета М. Җәлил шигырьләре” , проектор, Җәлилнең тормыш юлын
чагылдыручы слайдлар.
Дәрес барышы.
1.Оештыру .
2. Уку мәсьәләсен кую.
Бүген без дәресебезне татар халкының сөекле улы, герой-шагыйрь, халыклар
күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез Муса Җәлилгә багышларбыз һәм
дәресебезнең темасы “Ул безнең күңелләрдә...” дип атала. Дәресебездә
М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнербез .
Дәреснең эпиграфы белән танышыйк.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
М. Җәлил.
- Сез бу шигъри юлларны ниче аңлыйсыз? (укучыларның фикерләре
тыңланыла)
- -Әйе, укучылар, кеше дигән олуг зат булып калу өчен шәфкатьле, намуслы,
зыялы, инсафлы булырга, җирне, туган илне яратырга кирәк. Килер буын өчен
синең сызган юлың саф, чиста, үрнәк булсын. Кешенең бөтен яшәү мәгънәсе
шунда. Бу эпиграф чыннан да дәресебезнең темасы белән туры килә, чөнки
Җәлил исеме безнең күңелләрдә. Без аны онытмыйбыз, аның иҗатын өйрәнәбез,
батырлыгына сокланабыз.
- 3.Актуальләштерү.
-Муса Җәлил турында нәрсәләр беләсез?
- Ул нинди батырлык эшли?
-Ни өчен без аны патриот шагыйръ дибез? Сез патриот төшенчәсен ничек
аңлыйсыз?
Сүзлек эш: патриот - ул үзенең туган җирен, халкын, ватанын сөюче, шулар
өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.
- Ни өчен без Җәлилне татар халкының горурлыгы дибез?
4. Өй эшен тикшерү.
Без М. Җәлилне күбрәк Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән
батырлыклары буенча беләбез. Әйдәгез әле, Җәлилнең бала чагына әйләнеп
кайтыйк. Кечкенә генә бер татар авылында туган гади генә бер авыл малае.
Ничек, шушы авылның яшел чирәмнәрендә алмадай тәгәрәп йөргән, урманга
юага, какы җыярга, иптәш малайлары белән Нит елгасы буена балык тотарга
йөргән гади генә малай шундый бөек шагыйрьгә, геройга әверелде икән?
Кемнәр тәрбияләп үстерде икән аны? Каян килә икән шушы кадәр туган илне
сөю, халкыңа бирелгәнлек?.
Рафаэль Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйр Муса
Җәлилнең легендар тормышын өйрәнү буенча тикшеренүләр алып бара.
Муса Җәлил турында аның балаларга атап язган”Кечкенә Муса турында
хикәяләр” (1975) җыентыгы бар. Сезгә шушы китапны укып чыгарга һәм
үзегезгә ошаган бүлекнең эчтәлеген сөйләргә иде.
Башта белемнәрегезне тикшереп китик. Блиц турнир. “Блиц –яшен дигән
сүз. Кыска сораулар төгәл кыска җавап таләп итә.
1. Җәлилнең туган авылы. (Мостафа)
2. Җәлилнең әтисенең исеме.(Мостафа Җәлилов)
3. Җәлилнең әнисенең исеме (Рәхимә Җәлилова)
4. Җәлил ничәнче елда туа? (1906)
5. Мостафа авылы нинди елга буена урнашкан? (Нит)
6. Муса мәктәпкә ничә яшендә укырга керә? (алты)
7. Мәктәптә укыганда Мусага нинди кушамат тагалар?(“Кәтүк” )
8. Муса укыган мәдрәсә (Хөсәения)
9. Шагыйрьнең абыйсының исеме (Ибраһим), сеңелләренең исеме
(Зәйнәп,Хәдичә)
10. Җәлилнең тормыш иптәше (Әминә)
11. Мусаның беренче басылып чыккан шигыре (Бәхет)
12. Мостафа авылында Муса Җәлил җитәкләгән балалар оешмасының исеме
(“Кызыл йолдыз”, ә соңыннан “Кызыл чәчәк”дип атала)
(Укучыларның сөйләме вакытында слайдлар күрсәтелә.)
- М.Җәлилнең туган авылы турында нәрсәләр белдегез?( слайд 1. Мостафа
авылы күренеше.)
1нче укучы: Муса Җәлил 1906 нчы елдның 2(15) нче февралендә элекке
Оренбург губернасы Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлил улы
гаиләсендә туа. Мостафа авылы Оренбург шәһәреннән 120 км чамасы
ераклыкта Нит елгасы буенда урнашкан матур һәм бай табигатьле авыл.
- Муса Җәлилнең әти-әнисе кемнәр була? (слайд 2 . Шагыйрьнең әтисе )
2 нче укучы: Мусаның әтисе Мостафа Җәлилов шактый авыр һәм катлаулы
тормыш юлын үтә. Ул авыл көтүчесе Әбүбәкер картның төпчек улы була. Ишле
балалы көтүче гаиләсе икмәккә дә туеп тормаганлыктан, Мостафаны сигез
яшеннән күрше авылы Шарлыкта яшәүче бер байга малайлыкка бирәләр. Ул
приказчикларга самавыр куеп, ашамлык –эчемлек ташып, мичләр ягып, төрле
йомышларын үтәгән. Берничә елдан соң аның үзен дә бай кибетендә приказчик
итеп куялар. Шук күңелле, зирәк, акыллы Мостафа үзлегеннән укырга-язарга
өйрәнә. Ул күз ияргесез тизлек белән счетта төймәләр йөртергә, тимер аршын
әйләндереп ситсы үлчәргә, пөхтә итеп әйбер төрергә дә бик тиз өйрәнә. Тагын
берничә елдан азмы күпме акча туплап, җитмәгәнен байдан бурычка алып,
Мостафа абзый туган авылында кечкенә генә бакали кибете ачып җибәрә.
Мостафа абзый алдаша белмәгән, үзенә усаллык эшләүчеләрдән үч
кайтармаган, гадел, киң күңелле кеше булган. Шуңа күрә авыл халкы аны бик
хөрмәтләгән.
(Слайд 3. Шагыйрьнең әнисе- Рәхимә Җәлилова)
3 нче укучы: Мостафа шул ук авылның озын толымлы, кара кашлы,
кечкенәрәк буйлы, нечкә билле Рәхимә исемле кызын алып гаилә кора. Тату
гына тормыш итә башлыйлар.
Мусаның әнисе Рәхимә түти нечкә күңелле, һәрвакыт ачык йөзле, юмарт
җанлы кеше була. Ул балаларын кече яшьтән үк хезмәт сөяргә, кешелекле
булырга,табигатьне аңларга өйрәтә. Рәхимә апа халык җырларын ярата, матур
итеп җырлый белә. Ул үзе дә шигырьләр, мөнәҗәтләр чыгара. Рәхимә түтидә
артистлык сәләте теләсә кем булып кылана белү сәләте бик көчле булган.
Аның мимикага бай булуына сокланып сөйли торган булалар. Шигъри осталык
та Җәлилгә әнисеннән бирелгән.
- Җәлилне тәрбияләүдә тагын кемнең өлеше бик зур?
4 нче укучы: Мусаны тәрбияләүдә Гыйльми әбисенең өлеше бик зур. Ул
Мусага гел яратып ”посыкаем” дип дәшә, балаларга дию-пәриләре турында
кызыклы әкиятләр сөйли торган була. Соңыннан, фашист тоткынлыгында,
Җәлил фашистларны әбисенең әкиятләрендәге диюләр белән чагыштырып
“Серле йомгак” шигырендә болай дип яза:
“Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре,
Кая сезгә җитү чынлыкны?!
Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга
Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!
Кая гына аяк атласаң да,
Саклый монда дию тозагы.
Һәр тыкрыкта үлем күләгәсе,
Һәр ишектә коллык йозагы.”
- Җәлилнең балачагыннан нинди вакыйгалар исегездә калды?
(укучылар үзләренә ошаган бүлекләрең эчтәлеген сөйлиләр)
а) “Кармак”
б) “Сак-сок тавышы
в) “Кәтүк”
г) Өмә
д) “Оренбургта”
- Муса кечкенәдән нинди бала булып үсә?
5 нче укучы: Муса алты яшеннән укырга кереп бер ел эчендә 4 классны
тәмамлый. Ул бик зиһенле, тырыш, кызыксынучан бала була. Муса тормышны
һәрьяклап белергә тырыша, тормышны сөя.
Җәйгә чыккач, тормыш авырлыклары аркасында Мостафа агай гаиләсе
белән Оренбургка күчеп китә. Тормыш шартлары ничек кенә авыр булмасын,
Мостафа агай балаларына ничек тә булса белем бирү ягын карый . Муса
Оренбургта Хөсәения мәдрәсәсендә 1913 нче елдан алып 1922 нче елга кадәр
укый. Ул үз вакыты өчен шактый тирән белем ала. Муса кечкенәдән китап
укырга ярата, әдәбият белән кызыксына. Китапханәдә ул укымаган бер генә
китап та калмый һәм 9 яшендә үк шигырьләр яза башлый.
-Мусаның беренче шигырьләре кайчан басыла? Хәзер М.Җәлилнең
автобиографиясеннән өзек тыңлап китәрбез.
6 нчы укучы: Мин шәриктәшем белән ,үзем язган шигырьләрне куенга
кыстырып, “Кызыл йолдыз” редакциясенә киттем. Редакциядәгеләр: ”Балалар,
ник килдегез?” дип сорыйлар. Мин тартынып кына куенымдагы шигырьләремне
чыгардым. Анда барлыгы 3 шигырь иде: “Бәхет”, “Киттеләр”, “Кызыл гаскәргә”.
Редакциядәгеләргә шигырьләр бик ошады булса кирәк.
-Моны кем язды?-диделәр.
Иптәшем Идият, ашыга-ашыга:”Менә ул язды...”- дип миңа төртеп күрсәтте.
Мин кызардым. Редактор миңа карап торды да, мине тиз генә күтәреп өстәл
янына бастырды. Бары да миңа карыйлар, көләләр. ”Сиңа ничә яшь соң? Кем
малае син?” – диләр. Редакциядәгеләр мине мактый башладылар.
Икенче көнне “Кызыл йолдыз”ның беренче битендә минем “Бәхет” дигән
шигырем басылган иде. Аллы-артлы минем өч шигырем дә басылып чыкты.
Аннан мин тагын шигырьләр илттем. Минем имзамны “Кечкенә Җәлил “дип
куялар иде.
6 нчы укучы: Җәлил һәр җирдә актив, беренче булып йөри. Хөсәения
мәдрәсәсендә укыганда да һәр эшнең үзәгендә кайный. Ул үзе әкиятләр, пьесалар
яза, сабакташлары белән спектакльләр куялар. Ул яхшы укучы булу өстенә, бик
яхшы иптәш тә, кеше белән әйбәт сөйләшә, кулъязмасы бик матур, рәсемгә дә
бик оста була Муса. Әтиләре үлгәч, Мусалар кире авылга кайталар. Авылда ул
балалар оешмасы төзи. Оешмага Кызыл чәчәк” дип исем бирәләр.
Укытучы: Сугышка кадәр үк М.Җәлил татар халкының күренекле шагыйре,
җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның инде күп кенә шигырьләре газеталарда
басыла, аерым китаплар булып басылып чыга. Җәлилнең күп кенә шигырьләре
балалар өчен язылган , дәреслекләрдән сез аларны яратып укыйсыз, яттан
сөйләргә өйрәнәсез.
(Китаплар күргәзмәсе белән танышу)
Менә сезнең алда М.Җәлилнең китапларыннан күргәзмә. Кече яшьтәге мәктәп
балалары өчен аның “Кечкенә дусларга”, “Балалар җыры”, өлкәнрәкләр өчен
“Хат ташучы” шигырь җыентыклары бар.
Хәзер Җәлилнең шигырьләрен тыңлап китәрбез.
(Шигырь сөйләүчеләр конкурсы.)
“Чишмә”
“Кошларны каршы алабыз”
“Җилләр”
“Бакчачы”
“ Маэмай”
“ Күке”
“Сәгать
“Карак песи” һ.б.
Укытучы: М.Җәлил балаларны бик яраткан. Урамда күрсә дә , үзе кая
ашыкса да, тукталып конфет бирми калмый. Балаларның уеннарын карап
торырга яраткан. Ул: “Дөньяда балалардан да гүзәлрәк нәрсә юк, алар безнең
өметебез, бәхетебез , - ди торган булган. Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә
балаларны нәрсәгә өнди?
( Табигатьне сакларга, туган илне яратырга, агачлар, чәчәкләр утыртырга,
табигатьнең байлыгын сакларга, төгәл, пөхтә булырга, хезмәт сөяргә өйрәтә)
Җәлилнең үзенең дә кызы бар. Аның исеме ничек? (Слайд 4. Муса Җәлил кызы
Чулпан белән.)
Ул кызына 5 яшь булганда фронтка китә. Җәлил кызын бик сагына, фронттан
хатлар яза, шигырьләр иҗат итә. Кызыма” җырын тыңлау
( Бер укучы курчак тирбәтеп “Кызыма” дигән бишек җырын ( М.Җәлил
сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкара)
Шулай ук балаларга багышлап такмаклы уеннар да язган. Әйдәгез берсен уйнап
алабыз.
Физминутка.
“Күрсәт әле “(уен)
Укытучы: Без Р. Мостафинның “Кечкенә Муса турында хикәяләр”
китабыннан шагыйрьнең балачагы, яшьлек еллары белән танышкан идек.
Хәзер сугыш чоры турында сөйләшеп китәрбез.
Бу даталар нәрсәне аңлата? (Слайд 5)
1941 нче ел,
декабрь
Бөек Ватан сугышы башлангач сугышның беренче
көннәреннән үк Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә.
Шагыйр өлкән политрук итеп Волхов фронтына
җибәрелә. Анда хәрби хәбәрче булып хезмәт итә. Еш
кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган
араларда шигырьләр яза.
1942 нче ел,
26 нчы
июнь
Каты сугышларның берсендә яралана һәм фашистлар
кулына әсирлеккә төшә. Әсирлектә ул коточкыч төрмә
шартларында да көрәшне туктатмый. Хәзер аның
кулында бердән-бер корал каләм һәм сүз. Ул фашист
илбасарларына каршы ачы нәфрәт белән шигырьләр
яза. Әсирләрне фашист тоткынлыгында төшенкелеккә
бирелмәскә, җиңүгә ышанып яшәргә өнди. Алар
яшерен оешма төзиләр, әсирләр арасында төрле
өндәмәләр тараталар.
1943 нче
елның
14 нче
августы
Әсирләрнең кораллы восстаниесенә бераз гына вакыт
калгач, гестапо оешманың эзенә төшә һәм җәлилчеләр
кулга алына.
1944 нче ел
7 нче
февраль
Дрезден хәрби суды җәлилчеләрне үлем җәзасына
хөкем итә.
1944 нче ел
,25 нче август
М.Җәлил һәм аның 11 көрәштәшен Плетцензее төрмәсендә
җәзалап үтерәләр.
Төрмәдә тикшерү вакытында да, үлем көткәндә дә Җәлил үзен батырларча
тоткан, тиңдәшсез рухи ныклык күрсәткән. Җәлил шушы батырлык турында
шигъри тел белән сөйләп, үлмәс шигырьләр калдырды. Ул шигырьләр туган
илебезгә кайта, “Моабит дәфтәрләре” исеме белән китап итеп чыгарыла.
Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән чыгып шул исем белән атала.
(“Моабит дәфтәрләре” китабы күрсәтелә)
Шагыйрь һәм әсирләрнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында иң
элек шушы шигырьләр сөйләде. ”Моабит дәфтәрләре”нә кергән берничә шигыре
белән танышып китәрбез.
1) Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәтербез.
2) “Кошчык” шигырен магнитофон язмасыннан тыңлау.
-Җәлил нәрсә әйтергә тели бу шигырьләре белән?
“Моабит дәфтәрләрециклы өчен Муса Җәлилгә Ленин премиясе , 1956 нчы
елда фашист илбасарларына каршы көрәштә гадәттән тыш ныклык һәм батырлык
күрсәткән өчен Советлар Союзы герое исеме бирелә.
Аның шигырьләрен бөтен дөнья укый. Алар 60 тан артык телгә тәрҗемә
ителгән. Җәлилнең исеме белән урам, бистә, шәһәрләр аталган, һәйкәлләр
куелган, галәмдәге бер кечкенә генә планетега, Антарктидадагы иң биек
кыяларның берсенә М.Җәлил исеме бирелгән.
Слайдлар күрсәтелә ( Татарстанда М.Җәлил исемен мәңгеләштергән истәлекле
урыннар: Казанда Муса Җәлил музей –фатиры, Муса Җәлил урамы, 1 нче Май
мәйданында Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә куелган һәйкәл, Казанда Муса
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет акадеимия театры, Сарман
районында Җәлил бистәсе, һ .б.)
Йомгаклау.
М.Җәлил татар әдәбиятенең, татар халкының горурлыгы һәм мактанычы.
Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы бер безнең
генә түгел, киләчәк буынны да таң калдырыр. Ул кыска гына гомерендә
үзеннән соңгы буыннарга үлемсез иҗат калдырды. Бүгенге тынычлык өчен
көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең сафта атлый.
Герой- шагыйрь М.Җәлилне рәхмәт хисләре белән искә алыйк һәм аның белән
һәрчак горурланыйк!
Өй эше. Батырлык темасына багышланган хикәя иҗат итәргә.
Список использованной литературы
1. М.Джалиль «Маленьким друзьям» - Казань: Татарское книжное издательство, 1982 г
2. М.Джалиль «Моабитские тетради» - Казань: Татарское книжное издательство
«Нашрият», 1963 год
3. Мустафин Р.А. Муса Джалиль: жизнь и творчество (довоенный период).- Казань: Татар. кн. изд-
во,1986 с.
4.Мустафин Р.А. «Джалиловцы» - Казань: Татарское книжное издательство, 1988 г.
5. Фаттахова Н. Музей- квартира Мусы Джалиля:[буклет].- Казань:Kazan-Казань, 2002.