Презентация "Муса Җәлил – патриот шагыйрь"

Подписи к слайдам:
«Муса Җәлил – патриот шагыйрь» Ул гасырлар буе балкып торыр

1945 елның маенда совет гаскәрләре фашистларның башкаласы Берлинны алды. Шундагы Моабит төрмәсендә сакчылар да, тоткыннар да калмаган иде инде. Сугышчыларның берсе бушап калган төрмә ишек алдында йомарланып, таушалып беткән кәгазь кисәгенә игътибар итә. Анда таныш рус хәрефләре белән нәрсәдер язылган була. Солдат кәгазьне алып, тигезли дә ниндидер немец китабыннан ертып алынган бер биткә язылган тубәндәге юлларны укый: “Мин танылган татар язучысы Муса Җәлил. Мине Моабит төрмәсенә яптылар,политик яктан гаепләделәр һәм, ихтимал, тиздән атарлар. Әгәр бу язу безнең кешеләрдән берәрсенең кулына эләксә, минем иптәшләремә – Мәскәү язучыларына миннән сәлам тапшырсын”.

Аннары шагыйрь соңгы сәламен җибәргән язучыларның фамилияләрен санап китә ( алар арасында Александр Фадеевның фамилиясе дә бар) һәм семьясының адресын күрсәтә.

Татар шагыйренең батырлыгы турында беренче хәбәр илебезгә әнә шулай килеп җитә.

Сугыш беткәннән соң озак та үтмәстән, Франция һәм Бельгия аша патриот шагыйрьнең җырлары да әйләнеп кайта. Бу җырлар шагыйрь тарафыннан төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән ике кечкенә блокнотка тупланганнар. Анда йөзләп шигырь язылган. Бу шигырьләр Моабит циклы исеме астында бөтен дөньяга танылдылар. 1956 елның 2 февралендә, немец-фашист илбасарларга каршы сугышта искиткеч ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, өлкән политрук Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде. Ә 1957 елда “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы өчен ул, шагыйрьләр арасында беренче булып, Ленин премиясенә лаек булды.

Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә. Илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә. Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗуменә каршы торалар. 1942 елның 26 июнендә Муса Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан чыгарга тырышып карый. Машинага төялеп алар дошман тарафыннан һәрвакыт утка тотылып торган сазлык өстенә агач җәйгән юлдан зур тизлек белән баралар. Ләкин машинаның тәгәрмәче астында мина шартлый. Җәлил белән бергә булган кешеләрнең күбесе үлә. Ә Муса, авыр яраланып, шартлау дулкыны белән читкә алып ташлана. Шундый хәлдә ул гитлерчыларга әсирлеккә төшә.

Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьнең нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуын аның шигырьләре ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә төшүенә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик нык кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен Ватан каршында үзен гаепле саный.

«Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым...»

( «Кичер илем», 1942)

Фашистларның кабахәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору – җәлилчеләр үзләренең алдына әнә шул бурычны куялар. Һәм алар бу максатка шактый дәрәҗәдә ирешәләр дә. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә. Дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә. Җәлилгә һәм аның дусларына бу карарга килү бик җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бу турыда аның “Ышанма” дигән шигыре буенча хөкем йөртергә мөмкин:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

“Ул егылган арып”, - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Язмыш Җәлилгә бик авыр сынаулар әзерли, аны кешелекнең киләчәге өчен көрәшнең алгы сызыгына куя. Һәм шушы алгы сызыкта шагыйрь бөгелми, каушап калмый. Киресенчә, ул үзенең рухи байлыгын ахырынача ача, гасыр белән бергә атлый ала.

Игелеклелекне, кешелеклелекне һәм гаделлекне мактап җырлывы белән җәлил немец халкына гына түгел, бәлки планетабыздагы башка халыкларга да якын.

Җәлилгә багышлап күп санлы шигырьләр, поэмалар, балладалар, мәкаләләр, истәлекләр язылды, бераз соңрак зур күләме әсәрләр-повестьлар, драмалар, хәтта бер роман да басылып чыкты. Патриот шагыйрь турында күп санлы җырлар, романслар, маршлар иҗат ителде.

Болар барысы да Муса Җәлилнең халык күңеленә мәңге җуелмаслык тирән эз салып калдырган бөек исем булуын күрсәтә. Ул татар халкы өчен генә түгел, бик күп башка халыклар өчен дә кадерле, җанын аямый көрәшкән, сокландыргыч һүм үрнәк образ буларак яши.

«Таш капчыкта» газап чиккәндә дә ул туган иле, сөекле халкы, ана теле турында уйлана. Ничек кенә тырышсалар да, фашистлар аның рухын сындыра алмыйлар. «Таш капчыкта» газап чиккәндә дә ул туган иле, сөекле халкы, ана теле турында уйлана. Ничек кенә тырышсалар да, фашистлар аның рухын сындыра алмыйлар. «Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын, Бөр көч тә юк җирдә богауларлык Аның кайнар йөрәк моңнарын» ( «Кошчык» ,1942) Сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үтеп, шагыйрь кеше буларак кына чыныгып калмый, аның әдәби осталыгы да бермә-бер арта-шомара, образлы фикерләве үткенәя. «Моабит дәфтәрләре»ндә Җәлил уй-теләкләре, теле һәм сурәт-бизәкләре белән дә татар халкының газиз улы буларак тулысынча ачыла. Сугыш утын һәм әсирлек сынауларын үтеп, шагыйрь кеше буларак кына чыныгып калмый, аның әдәби осталыгы да бермә-бер арта-шомара, образлы фикерләве үткенәя. «Моабит дәфтәрләре»ндә Җәлил уй-теләкләре, теле һәм сурәт-бизәкләре белән дә татар халкының газиз улы буларак тулысынча ачыла. «Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек, Соңгы яшәү көчем. Үлсәм үләм бөек хаклык өчен, Илем, халкым өчен». («Үлемгә») « - Ялгыз качу ул – җиңел юл, - дигән Муса. – Без качарга кайчан да өлгерербез, ә менә безгә бөтен легионны үзебез белән алып китәргә кирәк! Аларны үзебезнең якка алып чыгарга кирәк! Шул вакытта гына без Ватан каршындагы бурычыбызны үтәрбез». « - Ялгыз качу ул – җиңел юл, - дигән Муса. – Без качарга кайчан да өлгерербез, ә менә безгә бөтен легионны үзебез белән алып китәргә кирәк! Аларны үзебезнең якка алып чыгарга кирәк! Шул вакытта гына без Ватан каршындагы бурычыбызны үтәрбез». Кайчандыр Муса яшерен оешма членнарын бик нык кисәткән иде: «Үл, ләкин сереңне чишмә!Белмимнең башы авыртмый, ди халык мәкале. Шуны истән чыгармагыз! Әгәр сине факт өстендә тота калсалар, ул чакта да башкаларга күләгә төшермәгез, барлык «гаеп»не үз өстегезгә алыгыз! Батырларча үлә белегез!». ( Рушат Хисаметдинов истәлекләре ) « Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә. Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә». («Батырлык турында») «Тормышымны, җырымны, барлык сулышымны халкыма, Ватанга багышлыйм – бу минем идеалым, яшәвемнең максаты, » - дип Муса Әминәгә сер итеп кенә әйткән булса, поэзиясендә ул аны югары художестволы образлар аша, лирик героеның көрәше һәм эмоциональ кичерешләре аша сүрәтләде. «Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем, диеп, туган ил өчен!». («Авыру сызмалар», 1942 ) Муса Җәлил, зур художник буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара. Муса Җәлил, зур художник буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара. «Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа, Бар хыялым шунда табылыр: Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, Җиңү таңы тиздән кабыныр». («Хыял», 1943) Заман узу белән бу образ тоныкланмый, ә киресенчә, халык аны тагы да якынрак күрә һәм язучылар да, сәнгать осталары да бу бөек образда халыкның намусын, данын, батырлыгын, иленә турылыклылыгын гәүдәләндерәләр. Заман узу белән бу образ тоныкланмый, ә киресенчә, халык аны тагы да якынрак күрә һәм язучылар да, сәнгать осталары да бу бөек образда халыкның намусын, данын, батырлыгын, иленә турылыклылыгын гәүдәләндерәләр. «Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге антына, Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма» («Җырларым», 1943) «Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле омтылышлары ачыла. Без ул шигырьләрдә коммунистның көрәш рухын, аның һичнәрсә дә какшата алмаган нык ихтиярын, җиңеп чыгуга нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен, аларны бары тик корыч ихтыярлы көрәшче, илнең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең». «Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле омтылышлары ачыла. Без ул шигырьләрдә коммунистның көрәш рухын, аның һичнәрсә дә какшата алмаган нык ихтиярын, җиңеп чыгуга нык ышануын тоябыз. Ул шигырьләрне укыган саен, аларны бары тик корыч ихтыярлы көрәшче, илнең патриоты, халыкның турылыклы улы гына яза алганын күрәсең». Леон Небенцаль, немец язучысы «Гражданин һәм шагыйрь Муса Җәлил батырлыгында тугандаш татар халкының рухи матурлыгы, көчле зур җаны, бетмәс-төкәнмәс каршы торучанлык куәте чагылды». Рәсүл Рза, азербайҗан шагыйре «Минем өчен Муса Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең бер урнәге булды һәм шулай булып калачак. «Минем өчен Муса Җәлил сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы күрсәткән кешеләрнең бер урнәге булды һәм шулай булып калачак. Ул-зур шагыйрь генә түгел, ә бәлки көчле рухлы батыр. Ул - безнең аңа карата рәхмәт хисе йөрткән хәтеребезгә нәкъ шулай булып урнашкан зур кеше». Константин Симонов, рус язучысы «Аның шигъри батырлыгы, яшәү батырлыгы белән кушылды. Бу батырлык фаҗигале, ләкин һәркемне көнләштерерлек». Антанас Венцлова, литва язучысы

Муса Җәлил – күп милләтле совет әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы. Аның бай иҗаты, тоткынлыкта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы бер безне генә түгел, киләчәк буыннарны да таң калдырыр. Мусага хас Ватанны сөю хисе, аның олы җаны һәм кешелеклеге миллионнар өчен үрнәк булып кала.

Кулланылган әдәбият:

1. Кашшаф Г. Муса Җәлил. – Казан: Комбинат печати им. Камиля Якуба, - 1961. – 458 б.

2. Кашшаф Г. Муса Җәлил. Фотоальбом, - Казан: Комбинат печати им. Камиля Якуба, - 1966. – 191 б.

3. Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: Очерклар, җәлилчеләр иҗаты, - Казан: Татар. кит. нәшр. ,1988. – 263 б.

4. Мостафин Р.Ә. 1т.: Муса Җәлил. Шигырьләр (1921-1941), – Казан: Татар. кит. нәшр. , 2006. – 431 б.

5. Мостафин Р.Ә. Муса Җәлил турында истәлекләр, - Казан: Татар. кит. нәшр. , 2006. – 319 б.

6. Мостафин Р.Ә. Өзелгән җыр эзеннән. Документаль повестьлар, - Казан: Татар. кит. нәшр. , 1982. – 464 б.

7. Мостафин Р.Ә. Үлмәс җыр, - Казан: Татар. кит. нәшр. ,1971. - 248 б.

Бөек Ватан сугышында Жинүнең 71 еллыгына багышланган, патриот шагыйрь - Муса Жәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан муниципаль фәнни-гамәли конференциядә катнашу. Бөек Ватан сугышында Жинүнең 71 еллыгына багышланган, патриот шагыйрь - Муса Жәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан муниципаль фәнни-гамәли конференциядә катнашу. Презентацияне әзерләде Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гыймадиева Зиля. Житәкче - Султанова Резеда Вилдан кызы.