Конспект классного часа "Табак и его вред здоровью" 4 класс

Муниципальное общеобразовательное учреждение
«Зюринская средняя общеобразовательная школа»
Мамадышского района Республики Татарстан
Конспект классного часа
в 4 классе
«Табак и его вред здоровью»
подготовила
учитель начальных классов
Муфахарова Лилия Василовна
с. Зюри
2014
Тема: Тәмәке һәм аның зарары.
Максат: тискәре гадәтләрдән тәмәке тартуның кеше организмында зур
үзгәрешләр китереп чыгаручы авыру икәнен, тәмәке тартучы янында
торып, тәмәке төтенен сулауның зарарлы һәм куркыныч булуын
аңлату, тәмәке төтене булган җирләрдән читтәрәк йөрү гадәте
формалаштыру, “Тәмәке тартырга ярамый”, Тәмәке тарту урыны”
билгеләре белән таныштыру, ихтыяр көче тәрбияләү.
Җиһаз: крем, ислемай, сабын, тәмәке каплары, тәмәке тартуның зарары
турында плакатлар, магнитофон, диопроектор
П Л А Н
Кереш өлеш.
Өстәлдә төрле крем, ислемай, тәмәке каплары, сабын.
- Шушы әйберләрне ике төркемгә аерып куярга кирәк. Нинди билгеләре
буенча аерырсыз?
Укучылар бирелгән әйберләрне ике төркемгә аералар.
- Ни өчен шулай аердыгыз?
- Крем, сабын, ислемай тән тиресен тәрбияләгәндә кулланыла, ә тәмәке
кешегә зарар гына китерә.
- Тәмәкенең зарарлы икәнен каян белдең?
- Әни әйтте, радио, телевизордан ишеттем.
Төп өлеш.
- Бүген без тәмәке, аның зарары һәм тәмәке тартучы кеше янында торучы
кешеләр белән нәрсәләр булуы хакында сөйләшербез.
- Әйдәгез, “Ну, заяц, погоди!” мультфильмын искә төшерик әле.
- Ни өчен бүренең хәле авырайган?
- Чөнки ул тәмәке тарткан. Бүре агуланган, чөнки ул берничә тәмәкене
берьюлы тарткан.
- Ни өчен куян да ютәлли башлаган? Ул тәмәке тартмаган иде бит.
- Әйе, куян үзе тартмаса да аның хәле авырайды. Димәк, тәмәке төтене
тәмәке тартучылар өчен генә түгел, алар янында торучылар өчен дә
зарарлы. Тәмәке тартучы янында торучылар “пассив” тәмәке тартучылар
дип йөртеләләр. Алар үзләре тәмәке тартмасалар да, организмнарына
зыян китерәләр.
“Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны” темасына диапроектордан өзек
карау. Тәмәке составындагы организмга зарарлы матдәләрне күзәтү.
Тәмәке төтенендә 30 дан артык агулы матдә бар. Боларның иң
зарарлысы никотин. Әгәр моңа кадәр тәмәке тартып карамаган бала
берөзлексез 20-25 сигарет тартса, ул үләргә мөмкин. Тормышта андый
хәлләрнең булганы бар. Олы кеше, озак еллар буе тәмәке тарту сәбәпле,
моңа күнегә, алай тиз генә үлеп тә китми. Төтендә булган никотин
төкеректә үк эри, ашказанындагы, эчәклектәге лайлалы катламны даими
“ашый”. Шулай итеп еш кына төрле ялкынсыну авырулары,
ашказанында җәрәхәт барлыкка килә. Тәмәкедә углерод оксиды, тәмәке
дегете һ. б. матдәләр бар. Алар рак авыруы да китереп чыгарырга
мөмкин. Тәмәкечедә акрынлап йөрәк кагу, тын кысу башлана, кан
йөреше бозыла, кан басымы күтәрелә.
- Әйе, укучылар, тәмәке янган вакытта кеше тормышы өчен куркыныч
һәм зарарлы матдәләр бүленеп чыга.
- Сез ничек уйлыйсыз, тәмәке төтене кеше организмына ничек тәэсир
итә?
- Тәмәке тартучының үпкәләренә, йөрәгенә зыян килә.
- Тәмәке тартучы кешенең тышкы кыяфәте турында сез нәрсәләр әйтә
аласыз? (арган, йончыган, сүлпән)
- Тәмәке тартучының күзләре нинди була?
- Күз астында зәңгәрсу түгәрәкләр барлыкка килә.
- Тешләр турында нәрсә әйтә аласыз?
- Тешләре саргая, бозыла башлый. Авызыннан начар ис килә, теш пастасы
да тәмәке исен бетерә алмый. Тәмәке тартучының киеменә дә тәмәке исе
сеңә.
- Тәмәке тарту кешегә нинди зыян китерә?
- Тәмәке кешене агулый һәм авыруга әйләндерә. Кеше аннан башка яши
алмый. Аңа торган саен күбрәк тәмәке кирәк була.
- Укучылар, сезнең тәмәке тарткан кеше янында торганыгыз бармы? Сез
үзегезне ничек хис иттегез?
- Начар хис иттек. Әйе, тәмәке төтене бөтен бүлмәгә тарала. Бүлмәдәге
кешеләр дә шул һаваны сулый.Тәмәке төтене булган бүлмәдә бер сәгать
торган кеше үзе 4 сигарет тарткан кеше кадәр агу сулый.
“Тартырга ярамый” билгесе белән танышу.
- Нинди билгегә охшаган?
- Хәрәкәтне тыя торган юл билгесенә охшаган.
“Тәмәке тарту урыны” билгесен карау.
- Мондый билге күрсәгез сез нишләргә тиеш буласыз?
- Тәмәке төтене суламас өчен, ерактанрак урап үтәргә кирәк.
- Ә хәзер Вил Казыйханов сүзләренә язылган Төпчек” дигән җырны
тыңлап үтик.
Фикер алышу.
Табышмак җавабын табу: “Авыздан керә, борыннан чыга” (тәмәке тарту)
Плакаттан мәкальләр уку. Фикер алышу
- Тәмәке белән бергә тартучы да яна.
- Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр.
- Тәмәке теләнергә өйрәтер.
- Берәүләр кайгыдан саргая, берәүләр тәмәкедән.
-
- Тәмәке тарту зарарлы! Бу турыда бөтен кеше дә белә һәм хәтта тәмәке
тартучы үзе дә моны инкарь итми. Шулай да җир шарындагы барлык
ирләрнең яртысы һәм хатын-кызларның якынча 25% тәмәке тарта. Кешеләр
тәмәке тартырга күптән гадәтләнгән дип исәпләнелә. Моннан 500 элек
барлыкка килгән риваятьләрдән, халык аваз иҗаты әсәрләреннән күренгәнчә,
тәмәкенең зарарын алар бик яхшы белгәннәр. Аны “шайтан үләне” дип
йөрткәннәр. Шулай да бу начар гадәт буыннан-буынга күчеп килә.
16 нчы гасырда Англиядә тәмәке тартучыны, муенына бау бәйләп, урам
буйлап йөрткәннәр. 17 нче гасыр башында Россиядә тәмәке тартучыларның
табан астына 60 тапкыр таяк белән суга торган булганнар. Әгәр шул ук
кешенең икенче тапкыр тәмәке тартканын күрсәләр, аның борынын кисеп
алганнар. Тәмәке белән сату итүчеләрне сөргенгә җибәргәннәр.
Безнең заманда исә һава пычратучыларны таяк белән дә суктырмыйлар,
муенына бау бәйләп тә йөртмиләр. Соңгы мәгълүматлар Мәскәүдә 10 нчы
сыйныфка җиткән малайларның яртысы, кызларның дүрттән бел өлеше
тәмәке тартырга өйрәнеп җитә диелә. Малайлар 12-16 яшьләрдә, кызлар 1-2
елга соңрак сигарет көйрәтә башлыйлар ди.
Шулай да тәмәке тартуның зарары турында күп языла, аңлатыла. Хәтта 1 нче
ноябрь көнен дөнья күләм “Тәмәкегә каршы көрәш көне” дип тә игълан
иттеләр.
Тәмәке тартуның сәбәпләре түбәндәгечә аңлатыла:
- үзең сокланган кешеләргә, өлкәннәргә охшарга тырышу, мөстәкыйль
булырга омтылу;
- барысын да белергә телим, шуклык;
- ата-аналарның тискәре үрнәге;
- нерв киеренкелегеннән котылырга тырышу;
- күңелсезлек;
- көчле рекламага иярү, сигарет сатып алу мөмкинлеге булу;
Тәмәке тартуга каршы көрәш чаралары:
- рекламаны тыю;
- балигъ булмаганнарга тәмәке сатуны тыю;
- җәмәгать урыннарында тәмәке сатуны тыю;
- балалар һәм яшьүсмерләр арасында тәмәке тартуның зарарын
пропагандалау;
- мәктәп дәресләре;
- табиб әңгәмәләре;
- тәмәке тарткан ата-аналар белән сөйләшүләр алып бару;
Гадәттә, тәмәке тартуны ташлау өчен ике төрле ысул тәкъдим ителә: тәмәке
тартудан кинәт туктау яки тарта торган тәмәке санын әкренләп киметә бару.
Яшьрәкләр тәмәке тартуны кинәт туктата ала, ә инде өлкән кешеләргә
әкренләп киметә бару тәкъдим ителә.
Йомгаклау: Тәрбия сәгатендә сез ниләр белдегез?
-Тәмәке тарту нинди гадәткә керә?
-Тәмәкене тартып кына карарга мөмкинме?
- Яныңда тәмәке тартучы булса, ни эшләрсең?
- Тәмәке тартуга омтылу кирәкме?
- Тәмәке тарткан кешене нинди киләчәк көтә?
Список использованной литературы
1. Касаткин В.Н, Паршутин И.А. Мәктәптә тәмәке тартуга каршы
профилактика программасы. – Казан: Мәгариф, 2004
2. Касаткин В.Н. Программа профилактики курения в школе. Казань:
Школа, 2001
3. Вахрушева И.Г., Блинова Л.Ф. Путь к успеху. – Казань: РИЦ Парус, 2008