Сценарий "Пауза.Композитор Җәүдәт Фәйзи. “Зөлфия хезмәт сөя” җырын өйрәтү"

Тема: Пауза.Композитор Җәүдәт Фәйзи. “Зөлфия хезмәт сөя” җырын өйрәтү.
Максат: 1. “Пауза” төшенчәсе турында белемнәр формалаштыру, композитор
Җәүдәт Фәйзи иҗаты белән таныштыру.
2. Укучыларның тавыш диапазонын үстерү, авазларны дөрес әйтеп
җырлау күнекмәләрен камилләштерү.
3. Хезмәткә хөрмәт, эш сөючәнлек тәрбияләү.
Җиһазлау: нота станы макеты, магнитофон, аудио касета, баян, җыр
ноталары һәм сүзләре.
Әдәбият: дәреслек ”Музыка әлифбасы”, “Синең дустың музыка”
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
II. Актуальләштерү.
Дәрес темасын, максатын әйтү.
III. Үткән дәрес материалын кабатлау.
1. –Узган дәресләрдә без ноталарның исемнәрен һәм
урнашуларын өйрәндек. Әйдәгез, музыкаль диктант язып алыйк.
(Балаларга нота станы сызылган битләр өләшәм)
-Һәр биткә ничәшәр сызык сызылган? (5)
- Ул сызыклар нәрсә дип атала? (Нота станы)
-Диктантны яза башлар өчен нәрсә җитми? (Скрипка ачкычы)
- Скрипка ачкызын язып куегыз, башладык.
До, ре, ми, фа, соль, ля, си. (Балалар диктант язалар, дөреслеген
тикшереп бару үткәрелә)
2. Музыкаль ребуслар төзү.
Домино, ребус, фасоль, миләш, помидор, дәрес.
IV. Тавыш ачу күнекмәләре.
1. Гамма до М.
2. Югарочтан....
3. до-до
V. Музыка тыңлау.
Хәзер без Г.Тукай шигыренә язылган “Туган авыл” җырын
тыңларбыз. Бик яхшылап тыңлап утырыгыз, музыка сездә нинди
хисләр уятыр икән?
(Музыка тыңлыйлар)
- Көй темпы буенча нинди? (салмак, әкрен)
- Тукай бу шигырьне язганда нинди хисләр кичерде икән? (сагыну,
туган авылны ярату)
-Бу әсәр сезгә нинди тәрбия бирә ала дип уйлыйсыз? (Туган авылны
ярату, табигатькә мәхәббәт, соклану, хезмәткә хөрмәт)
VI. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. “Пауза” билгесе пауза дип атала. Ул сигезле нотага тигез.
- Тагын нинди озынлыктагы ноталар беләсез? (бөтен, яртылы,
чирекле, сигезле)
- Ноталарны кими бару тәртибендә тезеп чыгыгыз.
(Карточкаларга ясалган нота рәсемнәрен тактага магнит ярдәмендә
беркетәләр)
- Наилә Яхинаның без өйрәнгән ”Бүләк” җырында да пауза бар.
Ул җырның кайсы өлешендә? (кушымтасында)
-Шул урынны гына җырлап күрсәтегез әле. (.....)
-Ә хәзер җырны тулысы белән, музыкаль инструментлар
кулланып башкарыйк. Нинди инструментларны сайлыйсыз? (агач
кашыклар, шөлдерле барабан, маракас, өчпочмак).
Бүләк.
Җиләк җыям чиләккә,
Дәүәнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатланыр,
Мине тагын яратыр.
Бүләккә, бүләккә
Җиләк җыям чиләккә.
Йөгереп җиләк җыям,
Берәмләп салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр
Дәүәнием шат булыр.
2. -Балалар, бүген мин сезгә композитор Җәүдәт Фәйзи
турында сөйләрмен.
Җәүдәт Харис улы Фәйзи Оренбург шәһәрендә укытучы
гаиләсендә туа.
Җәүдәт Фәйзи Казан дәүләт университетында укый. Буш
вакытында музыка белән шөгыльләнә. Музыкаль белемне ул
Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә ала.
Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым”, “Идел буенда”, музыкалҗ
комедияләре бар. Ә балалар өчен язылган җырларын без дә яратып
башкарабыз. Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән “Чишмә”,
“Әтәч”, “Сәгать”, Карак песи”, Фатих Кәрим шигыренә “Яз җитә”,
Нур Баян шигыренә язылган Чыршы” җырлары сезгә яхшы
таныш.
Композитор мәктәпләрдә, балалар йортларында еш булган һәм
балаларга музыка турында мавыктыргыч итеп сөйли белгән.
Җәүдәт Фәйзи Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,
Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәргә һәм
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
VII. Кабатлау.
-Узган дәрестә без ның Зәкия Туфайлова
сүзләренә язылган Әлифба” җырын өйрәндек. Әйдәгез,
җырлыйбыз.
“Әлифба” җыры башкарыла.
И, әлифба, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең тәүге ачкычы.
Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең тәүге ачкычы.
И, әлифба, син кулымда балкыйсың нәкъ нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.
VIII. Яңа җыр өйрәтү.
- Бүген өйрәнә торган җырның композиторы ,
ә сүзләренең авторы . Җыр “Зөлфия хезмәт
сөя” дип атала. Җырның сүзләре мондый:
Уңган безнең Зөлфия
Ялкау түгел, эш сөя.
Җыеп куйган почмагын,
Киендергән курчагын.
Җыйган урын-җирен дә,
Күперткән мендәрен дә.
Киемнәре эленгән,
Идәне себерелгән.
Бик ягымлы Зөлфия,
Нәниләрне бик сөя.
Энесен ул уйната,
Ә сеңлесен йоклата.
-Зөлфия нинди? (тырыш, уңган, ягымлы, хезмәт сөючән)
-Әйдәгез, җырны тыңлагыз. (.....)
1.Җырны фразалап өйрәнү.
2.Җырны күмәк башкару.
3.Җырны рәтләргә бүленеп ярышып җырлау.
IX. Йомгаклау.
Дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, һәрберебез дәреснең иң
истә калган өлешләрен әйтеп чыгыйк. (.......)
Зөлфия хезмәт сөя.
1.Уңган безнең Зөлфия
Ялкау түгел, эш сөя.
Җыеп куйган почмагын,
Киендергән курчагын.
2. Җыйган урын-җирен дә,
Күперткән мендәрен дә.
Киемнәре эленгән,
Идәне себерелгән.
3. Бик ягымлы Зөлфия,
Нәниләрне бик сөя.
Энесен ул уйната,
Ә сеңлесен йоклата.