Конспект занятия "Ф. Яруллинның Зәңгәр күлдә ай коена әкияте" 5 класс

II Всероссийский конкурс для учителей татарского языка и литературы на
лучшую методическую разработку «Мультимедиа-урок»
Учитель: Кутерова Галия Юнисовна
Дәрес темасы
Ф. Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте.
Максат һәм
бурычлар
Ф. Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ ясау.
1) Әдәби әсәрләргә анализ ясау күнекмәләре формалаштыру;
өлешләргә бүлә белү осталыгын арттыру;
2) Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен
һәм сөйләм телләрен үстерү.
3) Бер-береңә, таныш түгел кешеләргә ярдәм итү теләге уяту,
яхшылыкның яхшылык булып кайтуына инандыру, ярдәмчел булу
сыйфатлары тәрбияләү..
4)"Автор әкияте" термины турында төшенчә.
Дәрес тибы
Яңа белемнәрне ачу дәресе (дәрес-дискуссия)
Җиһазлау. ЦЭР
Ф.Яруллин портреты, Г. Саттаровның "Татар исемнәре ни сөйли?"
("Исемең матур кемнәр куйган?" К. 1999) китабы, Ф. Яруллинның
"Зәңгәр күлдә ай коена" китабы.
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучы
эшчәнлеге
Уку-укыту
гамәлләре
Мотивация
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Барыгыз да күргәнегезчә, тышта
кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык
хөкем сөрә. Менә шушы аклыкның,
сафлык нурларының күңелләрегезгә
иңүен телим, балалар. Күңелегез ак
кардай чиста һәм пакь булсын!
Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаю
бүләк итик һәм дәресебезне башлап
җибәрик.
Укучыларның
үз фикерләре
белән
уртаклашуы,
иптәшләрен
сәламләү
Актуализация
Без сезнең белән алдагы дәрестә
татар шагыйре, язучы һәм драматург
Фәнис Яруллинның тормыш юлы
һәм иҗаты белән таныштык. Сезгә
өй эше итеп әдипнең “Зәңгәр күлдә
ай коена” әсәрен укып килергә иде.
- Әкиятне игътибар белән
укыдыгызмы?
- Әйдәгез, өй эшен тикшерү
максатыннан, тест эшләп алабыз.
(2 нче слайд)
Үзбәя
-Эшләдегезме? Тактага карыйбыз
һәм тестларыбызны тикшерәбез.
-Әйтегез әле кемнең бер хатасы да
Сөйләшүдә
катнашу.
Тест
биремнәре
үтәү.
Төрле
фикерләрне
исәпкә алу һәм
үз позицияңне
нигезләү
юк?
- Кемдә бер хата?
- Кемдә икедән артык?
- Әфәрин, балалар, күргәнемчә
әкиятне барыгыз да игътибар белән
укыган.
(3 нче слайд)
Укучылар
үзләренә
билге куялар.
Укытучы белән
бергәләп, үз
эшен һәм
иптәшләренең
җавапларын
бәяләү.
Үз хезмәтен
бәяли белү
Яңа материалны
аңлату
-Укучылар әйдәгез әле әкияттәге
геройларны санап китик. (Әкияттәге
персонажларны санату рәсемнәре 4
нче слайдта чыга бара).
- Әкияттәге төп геройның исемен
атагыз. (Ай.)
- Әкиятнең исемендә Ай ни өчен
баш хәреф белән язылды икән?
- Икенче герой нәрсә? (Җил.)
- Алдагы герой нәрсә? (Сукыр
тычкан.)
- Иң беренче булып Айның
тавышын нәрсә ишеткән? (Чуртан.)
- Чуртаннан соң Айның тавышын
нәрсә ишетеп килгән? (Гөберле
бака.)
- Айга кем ярдәм иткән? (Айсылу.)
- Укучылар, игътибар иттегезме
җил, сукыр тычкан, чуртан, гөберле
баканы сораганда НӘРСӘ? соравы
куйдым, ә Айсылуны әйткәндә
КЕМ? дип әйттем. Ни өчен мин
барысына да бер сорауны
куймадым? (Татар телендә
кешеләргә генә кем соравы куела,
рус телендә барлык җан ияләренә
КТО? соравы бирелә)
- Әфәрин, укучылар, бу кагыйдәне
дә онытмагансыз.
Укучылар, әйтегез әле ни өчен автор
әкиятне "Зәңгәр күлдә Ай коена"
дип атаган? (Чөнки әкияттәге
вакыйгалар Зәңгәр күлдә бара һәм
Ай белән бәйле.
- Ә хәзер әкиятебез өстендә эшне
дәвам итәбез. Әсәрне ничә өлешкә
бүлеп була? (Өч.)
Әңгәмәдә
катнашу.
Әсәрнең
эчтәлегенә
караган
сорауларга
җавап бирү.
Телдән әңгәмә
кору.
Үз фикерләрен
белдерү.
- Ни өчен шулай бүлдегез? Аларны
ничек атадыгыз?
(5 нче слайд)
(Һәр өлештә бер вакыйга сөйләнә. 1
нче өлеш– Ай коена, 2 нче өлеш–
Айга куркыныч яный, 3 нче өлеш–
Айга ярдәм итү.)
Материалны
беренчел
ныгыту
- Дөрес, рәхмәт, ә хәзер без
парларда биремнәр үтәрбез.
Сез булачак корреспондентлар ди.
Мин сезгә түбәндәге эшне бирәм.
Беренче парда берегез
корреспондент була беренче өлеш
буенча сораулар әзерли, икенчегез
җавап кайтара, икенче парга икенче
өлеш буенча шул ук эш, өченче
парга өченче өлеш буенча сорау һәм
җаваплар әзерләргә кирәк булачак.
"Ай булмаса,
нинди
фаҗигаләр
килеп чыгар
иде?"
соравына
тексттан
җавап табып
уку
Укуның төрле
формаларыннан
файдалану.
Мөстәкыйль эш
1 нче өлешне кыскача сөйләп
чыгалар.
Анализлау өчен куелган сораулар:
а) Айның ничек коенуын сурәтләгән
җөмләләрне табып укыгыз. Ни өчен
коена, сәбәбен күрсәтегез. Нинди
нәтиҗә ясап була? (Ул чисталыкны
ярата, чөнки Ай якты булырга
тиеш.)
ә) Ай тагын ниләр эшли? Ни өчен?
(Төнбоеклар җыеп, күккә алып
менеп сибә. Алар йолдызларга
әйләнә. Йолдызлар күп булгач,
тагын да якты була.
б) Ай ни өчен кирәк? (Төрле
җаваплар: күчмә кошларга юл
күрсәтә, океан-диңгез суларының
хәрәкәте белән идарә итә, төнлә
яктырту өчен кирәк.)
2 нче өлешнең кыскача эчтәлеген
сөйләтү.
Анализлау өчен куелган сораулар:
а) Ай ни өчен бата башлый? Сәбәбе
нәрсәдә? (Сукыр тычкан җилне
уятты, җил – камышларны,
камышлар – дулкынны, дулкын бака
ефәген ярга чыгарды. Ул айны
әйләндереп алды. )
ә) Нәтиҗә нинди? (Ай бата
Өлешләп
әкиятнең
кыскача
эчтәлеген
сөйләү
Әдәби әсәрне
анализлау
Төрле
фикерләрне
исәпкә алу һәм
үз позицияңне
нигезләү.
Укыган әсәр
буенча
сораулар бирә
белү.
Төрле
мәгълүмат
чыганаклары
белән эш итү
башлады.)
б) Бу өлеш беренчесеннән ни белән
аерыла? (Беренче өлештә матурлык
турында сөйләнә, монда куркыныч
бар: Ай батарга мөмкин.)
в) Нишләргә? (Айны коткарырга
кирәк.)
3 нче өлешнең эчтәлеген сөйләтү.
Анализлау өчен сораулар:
а) Ай нәрсәләрдән ярдәм сорады?
(Чуртан белән Гөберле бакадан.)
ә) Ул Айсылудан ярдәм сорадымы?
(Юк, Айсылу үзе йөгереп килде.)
б) Чуртан ни өчен ярдәм итмәде?
(Сәбәбе – көнләшү.)
в) Бака ни өчен ярдәм итмәде?
(Сәбәбе – Айның үзен мактавын
теләде, ә Ай ялган сөйләргә
теләмәде, чөнки ялганнан аның йөзе
каралачак.)
-Нәтиҗәсе? (Айга тагын да ныграк
куркыныч яный: аның бөтенләй
хәле китә.)
г) Айны кем коткарды? (Айсылу.)
Аның турында сөйләгез. (Айсылуга
бәяләмә бирелә.) Ни өчен ул Айны
коткарды? (Сәбәбе – Айны саклап
калу, чөнки ул кирәк.)
Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
(Ай исән калды.)
- Яхшы, балалар, рәхмәт. Димәк ,
Айсылуда нинди үзгәреш булды?
(Аның ямьсез миңнәре юкка чыкты,
ул чибәрләнде)
Кабатлау һәм
ныгыту
күнегүләре
- Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Нәрсәгә өнди? (Кыен чакта
башкаларга ярдәм итәргә)
- Әкиятнең идеясе нинди?
(Яхшылык яхшылык булып үзеңә
әйләнеп кайтыр.) Әсәрнең төп
идеясе кайсы юлларда чагыла?
(Өзек укыла.)
Халык һәм автор әкияте арасындагы
аерманы таптыру
Укытучы
куйган
сорауларга
җавап бирү
Төрле
фикерләрне
исәпкә алу һәм
үз позицияңне
нигезләү.
Әдәби әсәр
теленең
үзенчәлекләрен
ачыклау
Г.Саттаровның "Татар исемнәре ни
сөйли?" китабын тәкъдим итү
Бу әкиятнең
халык
әкиятеннән
аермасын
табу. әсәрдә
сүрәтләү
чараларын
эзләү.
"Ай" дип
башланып
киткән кыз
һәм малай
исемнәре язу.
Аларның
нинди мәгънә
аңлатуларын
белү.
Төрле
мәгълүмат
чыганаклары
белән эш итү
Рефлексия, өй
эше
- Ә сез яхшы гаммәлләр
кыласызмы? Бу гамәлләр кешенең
нинди матурлыгын күрсәтә: эчке
матурлыкмы әллә тышкы
матурлыкнымы?
- Тышкы матурлыкны күрергә
җиңел, ә эчке матурлыкны ничек
күрергә?
- Кешедә нинди матурлык
әһәмиятлерәк?
Минем фикеремчә, сезнең дә
күңелегез чиста. Әкият тә безне
шуңа өйрәтте,
Дөрес, яхшылык һәрвакыт яхшы
була. Кешеләргә яхшылык эшләү
турында бик күп мәкальләре дә бар.
Берничәсен укып үтик. (7 нче
слайд)
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк.
(татар халык мәкале)
Игелек иткән юлда калмас. (татар
халык мәкале)
Изгелек итә алмасаң, яманлык
кылма. (татар халык мәкале)
Кешегә игелек итсәң, үзеңә
булышасың.(кытай мәкале)
Матурлык – бер көнлек, игелек –
мәңгелек. (чуваш мәкале)
Укучылар
фикере.
(8 нче слайд)
1. “Матур
кеше нинди
булырга
тиеш?”
темасына
кечкенә инша
язып килегез
2.
Айсылуның
портретын
ясарга.
Укытучы белән
бергәләп үз
иптәшләренең
җавапларын
бәяләү. Үз
хезмәтеңне
бәяли белү
осталыгы.
Билгеләр кую.
Гамәл дәфтәрләребезгә яхшылыклар
гына язылсын иде. Бүген дәрестә
барыгыз да яхшы эшләдегез ......