План-конспект урока на тему: Кешене-туйдыручы һөнәр.Әтием һөнәре.Г.Бәширов.

Тема:Кешене-туйдыручы -һөнәр.Г.Бәширов «Әтием һөнәре”.
Дәрес төре: Яңа белем бирү,иҗади эзләнүче,әңгәмә.
Уку эшчәнлеге:Уйлау,фикерләү сәләтен,хәтерләрен үстерү,сөйләм телен баету,хезмәт иясенә
хөрмәт тәрбияләү.
Белергә тиеш: --төрле һөнәрләр һәм һөнәр ияләре турында
--укуга кызыксыну тәрбияләү,укучыларга һөнәри юнәлеш бирү,хезмәт кешесенә
хөрмәт,ихтирам тәрбияләү,һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.
Көтелгән нәтиҗә:һәр һөнәрнең мөһим икәнен,танып-белү эшчәнлекләрен үстерү.
Контроль төрләре:тест,сорау-табышмаклар.
Материал:3 нче класс уку китабы,1 нче кисәк.
Җиһаз төре :тест,мультимедия,презентация.
Дәрес барышы.
l.Оештыру моменты.
Хәерле көн укучылар!Барыггызга да сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп дәресебезне
башлыйбыз.
ll.Уку мәсьәләсен кую.
Дәресебезнең темасын ачыклау максатыннан ,бер шигырь укыйм.
Бер сыйныфта алты Алсу.
Бер сыйныфта алты Алсу-
Барсы уңган,сөйкемле
Алтысы да бер анадан
Туган бала шикелле
Берсенең куллары алтын
Тегү,чигү эшенә.
Үз белгәннәрен өйрәтә,
Сораган һәр кешегә.
Алсуларның икенчесен,
Юк бер эшкә кыстасы.
Коеп куйган рәссам булган,
Озын сүзнең кыскасы.
“Әнисеннән дә уздыра,-
Диләр өченче Алсу.
Телеңне йотарлык була
Ул әзерләгән аш-су”
Дүртенче Алсу үстергән,
Гөлләр тора бүлмәдә.
Матурлык бизи дөньяны
Гөлләр ошый кемгә дә.
Тәрбияче дә, табиб та-
Безнең бишенче Алсу.
“Гел ,-ди ул,-елмаеп йөрсәң,
Булмыйсың усал,ярсу”.
Үзе җырлый,үзе бии-
Артист-алтынчы Алсу.
Аның белән беркайчан да
Түгел безгә ямансу.
Алсуларның алтысы да
Акыллы да сөйкемле.
Барысы да тату яши,
Бертуганнар шикелле.(Вил Казыйһанов)
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
Алсулар кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш?
Кызлар бер-берсеннән кай яклары белән аерылалар?
Нинди һөнәрләргә?
Димәк,бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
ҺӨНӘРЛӘР.(1 нче слайд)
lll.УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ.
Төркемнәрдә тикшерегез.
Нәрсә соң ул һөнәр?Һөнәрләр сүзен сез ничек аңлыйсыз?
2нче слайд.Димәк,һөнәр-ул кеше хзмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.
Рус телендә һөнәр-ничек атала.Фикерләр.
3нче слайд.Профессия-это у людей,основной род занятий,трудовой деятельности.
Укучылар һөнәр сүзенә синонимнар әйтеп үтик .Фикерләр.
4 нче слайд.Белгечлек,белгеч,хезмәт,кәсеп,эш,профессия.
l Яңа материал өстендә эш.
Укучылар сезнең тагын нинди һөнәр ияләрен белүгезне ачыклау максатыннан,мин сезгә
Табышмаклар әйтәм.
Матур яза ,балаларны ярата,әдәпле,күп белә,сабыр,таләпчән.(УКЫТУЧЫ)5 нче слайд.
Кибеттә эшли,чәчәк сата.(САТУЧЫ)6 нчы слайд.
Күзе яхшы күрә,сәламәт,акыллы,түзем ,тиз фикерли,компьютерны яхшы белә(программист)7
нче слайд.
Таза,сәламәт,акыллы,батыр,биектән курыкмаучы кеше(очучы)8нче слайд.
Иҗади,хыялый,күп күрә белүче,тырыш,сабыр,төсләрне аеручы,табигатьне һәм кешеләрне
яратучы,эш коралы пумала((рәссам) 9 нчы слайд.
Хезмәт ярата,игътибарлы,сабыр,юл билгеләрен яхшы белә,кешеләр белән тиз уртак тел
таба.(ШОФЁР)10 нчы слайд.
Матур,матур шкафлар,урындыклар ясаучы кешеләрне кем дип атыйбыз.(БАЛТА ОСТАСЫ)11
нче слайд.
Кәгазь-каләм белән бәйле һөнәр иясе(ЯЗУЧЫ)12нче слайд.
Үзбәя.Нәтиҗә.
Менә күрдегезме җир йөзендә никадәр хезмәт,һөнәрләр бар икән.Аларның барысы да
кирәкле.Без шул хезмәтне башкарган кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш.
Бүген дәрестә без сезнең белән Гомәр Бәшировның “Әтием һөнәре” дигән хикәясен
укырбыз.”Әтием һөнәре” диюгә без үзебезнең әтиләребезнең нинди һөнәргә лаек булуларын
әйтеп үтмичә булмас.
Парларда эш.Бер-берсенең әтисе турында әңгәмә.
Нәтиҗә.Яхшы укучылар безнең әтиләребез арасында да нинди генә һөнәр ияләре юк
икән.Алар да һәрберсе-үз эшләренең осталары.
13 нче слайд.Г.Бәширов турында белешмә.
ЯЛ МИНУТЫ.
14нче слайд.Сүзлек өстендә эш.
Замазка-сылау өчен тотылган әйбер.
Борау-борып тишәр өчен эш коралы.
Тәрәзә өлгесе-челтәрләп, матурлап эшләгән кырый.
Верстак-кораллар куела торган өстәл.
Җилем-клей.
Чылбыр буенча уку.
Сорауларга җавап.
Малайның әтисе нинди һөнәр иясе?
-Ул нәрсәләр ясый?
-Урындык ясау өчен башта нәрсә эшләргә кирәк?
-Әтисенең эшен улы нинди хисләр белән күзәтә?
-Халык язучысы Гомәр ага Бәширов эш коралларын саклау турында ни яза.
Ә сез үзегез үскәч кем булырга телисез?Менә минем кулымда тылсымлы тартма.Үзегезнең
теләкләрне язып салыгыз.Мәктәпне тәмамлаганда ,бергәләп алып укырбыз.Хыялларыгыз
тормышка ашсын дигән теләктә дәресебезне дәвам итәбез.
Һөнәрләр турында мәкальләр белүебезне дә тикшереп үтик.
Парларда эш.
Нәтиҗә.Үзбәя.
15 нче слайд.Мәкальләр.
16 нчы слайд.Алтын-көмеш сәфәр кешесенә хәтәрдер ,я угры алып китәр,я утка янып
китәр.Әмма һөнәр –бер агымсудыр,шуңа син һөнәр өйрән,гыйлем өйрән.(Каюм Насыйри).
Бу нәсихәттән нәрсәләр алып була?
Төркемнәрдә эш.
Нәтиҗә.
Рефлексия.
Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?Һөнәрле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Йомгаклау.
17 нче слайд.Сайлагыз юлның хыял кушканын,ерак-ерагын,күккә ашканын,
Чакыра сезне эшлисе эшләр,күзләрдә өмет,йөрәктә хисләр.
Саба муниципаль районы Мичән урта мәктәбенең башлангыч сыйныф
укытучысы Давлитова Рәмзия Вакыйф кызы эш тәҗрибәсеннән.
Хәбәрләшү өчен телефон.8(84362)43-5-44-өй.