Конспект урока "Hәр һөнәр дә кирәкле" 2 класс

Автор: Хамматова Лилия Ильдаровна
Место работы: Салаусь Сардыганская начальная
общеобразовательная школа
Должность: учитель начальных классов
Тема : Һәр һөнәр дә кирәкле.
Максат: 1. Кеше тормышында һөнәрнең иң мөһим урын тотуына
ышандыру.
2. Һөнәр төрләре, һөнәрләрнең үзенчәлекләре турында
мәгълүмат бирү.
3. Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.
Материал: дәреслек, карточкалар , компьютер.
Дәрес тибы: яңа белем бирү. Дәрес төре: дәрес+презентация
Дәрес барышы.
I . Мотивлаштыру-ориентлашу.
- Хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек? Безгә күп кенә
кунаклар килгән. Димәк дәресебез тагын да күңеллерәк булыр.
- Өй эшенә сезгә үткән темаларны кабатлап килергә кушылган
иде. Әйдәгез тест ярдәмендә белемнәрне тикшереп үтик әле.
II Уку мәсьәләсен кую.
- Ә хәзер без сәяхәткә китәбез. Еракка –еракка түгел, ә үзебезнең
авыл урамына.Күзләрне йомдык.Мин сезгә урамда нинди хәлләр
булганын сөйлим,ә сез күз алдына китереп утырыгыз.
- Менә иртәнге көн башланды. Урамда салкын. Ябалак-ябалак кар
ява. Авыл йокыдан уянды. Урамда машиналар тавышы ише-
телә.Балалар мәктәпкә ашыга, өлкәннәр эшкә.Люция апа пунктка,
Тәслимә апа мәктәпкә,Рәсилә апа кибеткә.Иртәнге эш көне баш-
ланды. Менә нинди матур авыл тормышы.
- Өлкәннәр эшкә таралды, ә сез үскәч кем булырга теләр
идегез.
- Әйе, безнең сыйныфта булачак шоферлар, сатучылар,
укытучылар икән.
- Кем әйтә ала, бүгенге дәреснең темасы нинди ничек икән?
- Әйе, бүгенге дәреснең темасы «Һәр һөнәр дә кирәкле».(1
нче слайд)
III Уку мәсьәләсен чишү.
- Сез бик күп һөнәрләр беләсез икән.Бүгенге дәрестән соң , сез
тагын да күп һөнәрләр белерсез.
- Әйдәгез карап үтик әле, һөнәр сүзе нәрсәне аңлата икән?( 2 нче
слайд).
- Димәк, ул кешенең яраткан эше, ләкин бу эшне башкару өчен
аерым хәзерлек кирәк.
- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсә эшләргә кирәк ?
- Тырыш, уңган, тәртипле, белемле булырга.
1 нче бирем.
-Әйдәгез, алдагы слайдка карап үтик әле. Хезмәт турында нинди
мәкальләр бар икән?(3 нче слайд)
2 нче бирем.
- Хезмәт ул үзе ике төрле була икән. Экраннарга карыйк әле. Сез
нинди һөнәр ияләрен күрәсез? Кайсы акыл хезмәте, кайсы физик
хезмәт дип уйлыисыз?( 4 нче слайд)
3 нче бирем.
- Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Минем сезнең күпме
һөнәр белгәнегезне беләсем килә.(5-10 нчы слайдлар)
Сыер көтәм, сарык көтәм
Эссе кояш астында.
Хайваннарны бик яратам,
Ничек авыр булса да. (Көтүче)
Мин тырышкач трактор да,
Бик тырышып эшли шул.
Тырышабыз ипекәе,
Бигрәк тәмле була шул. (тракторчы)
Минем әти кирпеч түши,
Нык итеп , тыгыз итеп.
Матурлап, сырлап , шомартып,
Турылап, тигез итеп.(Төзүче)
Аның кулында укол,
Ерактан, читтән узам.
Урамнан каршыма килсә,
Тыкрыкка кереп сызам.(Табиб)
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына чәкчәк.(Пешекче)
Әтием машина йөртә,
Әткәм эшен ярата.
-Кулларыңның көчен ди ул,
Әрәм итмә юк-барга. (Шофер)
4 нче бирем.
- Алдагы биремнән сезгә һөнәрләрне эш коралларыннан
танырга кирәк була? Нинди һөнәр ияләре икән алар?(11 нче слайд)
-Булдырдыгыз , сез бик күп һөнәр ияләре беләсез икән.
Физкультминутка
- Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез бу сүзләр сезнең кулыгыздагы
һөнәрләргә караса аякларыгызны тыпырдатасыз, карамаса тик
торасыз.
( Милиционер рәсеме күрсәтелә.Аңа кагылган : тротуар ,
көндәлек, светофор, наручниклар, пенал, сыбызгы, транспорт, 02,
укол, 03 сүзләре әйтелә)
( Укытучы рәсеме күрсәтелә.Аңа кагылган: ручка, мәктәп,
укучы, дару, көндәлек, пенал, 04, укый, яза, балта, кирпеч, журнал,
пычкы, китап сүзләре әйтелә)
5 нче бирем.
- Слайдларга карыйк әле . Сез монда нинди һөнәр ияләрен күрәсез?
Алар нинди хезмәт башкаралар? Бу хезмәт ни өчен кирәк? (12нче
слайд)
- Безнең авылда шушы һөнәр ияләре бармы?
6 нчы бирем.
- Менә сезнең алдыгызда төрле һөнәр ияләре. Буталган кәгазьләр
арасыннан сез аларны тезәргә тиеш.
- Менә күпме һөнәр бар икән җир йөзендә. Бу әле бик азы
гына. Барлык һөнәрләрне дә санап чыгарга мөмкин түгел. Һөнәрләр
бит елдан-ел арта гына.Һөнәре булган кешене тылсымчы дияр идем
мин.Тылсымлы бу куллар, кеше өчен кирәкле нинди генә әйберләр
ясамыйлар. Бу әйберләрдән башка тормыш булмаста иде. Кеше
шунда бәхетле була. Әгәрдә ул үзе яраткан һәм белгән һөнәре
буенча эшләсә. Мин сезгә алдагы тормышыгызда үзегез теләгән
һөнәр буенча эшли алуыгызны телим.(13 нче слайд)
I V Модельләштерү.
- Дәрестә алган белемнәрегезне гомумиләштереп , моделен төзегез.
V Рефлексив кабатлау.
- Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Тагын бер искә төшереп
үтик әле.
VI Өй эше бирү.
1. Дәрестә өйрәнгәннәрне гаиләгездә сөйләгез.
2. « Кем булырга телим » дигән хикәя.
3 Иҗади эш.
Автор: Хамматова Лилия Ильдаровна
Место работы: Салаусь Сардыганская начальная
общеобразовательная школа
Должность: учитель начальных классов
Источник информации: Плешаков Андрей Анатольевич -
Окружающий мир. 2 класс.