Презентация "Hәр һөнәр дә кирәкле" 2 класс

Подписи к слайдам:
Автор: Хамматова Лилия Ильдаровна Место работы: Салаусь Сардыганская начальная общеобразовательная школа Должность: учитель начальных классов
  • Һәр һөнәр дә кирәкле.
Һөнәр кешенең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге Хезмәт турында мәкальләр.
  • Хезмәт иясе-хөрмәт иясе.
  • Эше барның ашы бар.
  • Эш сөйгәнне ил сөйгән.
  • Карама кешенең сүзенә , кара эшенә.
  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Эше барның ашы бар.
Физик һәм акыл хезмәте була. Нинди һөнәрләр була?
  • Көтүче.
  • Сарык көтәм,сыер көтәм,
  • Эссе кояш астында.
  • Хайваннарны бик яратам,
  • Ничек авыр булса да.
Тракторчы.
  • Мин тырышкач , трактор да
  • Бик тырышып эшли шул
  • Тырышабыз – ипекәе
  • Бигрәк тәмле була шул.
Төзүче.
  • Минем әти кирпеч түши,
  • Нык итеп, тыгыз итеп-
  • Матурлап,сырлап ,шомартып,
  • Турылап, тигез итеп
Табиб.
  • Аның кулында укол,
  • Ерактан, читтән узам.
  • Урамнан каршыма килсә,
  • Тыкрыкка кереп сызам.
  • Без әзерлибез табын,
  • Китереп бөтен ягын:
  • Уртага куйдык чәчәк,
  • Чәчәк янына-чәк-чәк.
  • Пешекче.
Әтием машина йөртә,
  • Әтием машина йөртә,
  • Әткәм эшен ярата,
  • -Кулларыңның көчен, ди ул,
  • Әрәм итмә юк-барга.
  • Шофер.
Һөнәрләрне коралларыннан таны. Рәсемдә нинди һөнәрләр бар? Бөтен һөнәрне сайлый аласыз? Белемле табиб, оста шофер, укытучы, сатучы. Ләкин сез белемсез,үз-үзегезне яратучы , кырыс буласыз икән сайлаган һөнәрегез буенча эшли алмыйсыз. Мин сезнең белемле, тырыш булуыгызны телим. Автор: Хамматова Лилия Ильдаровна Место работы: Салаусь Сардыганская начальная общеобразовательная школа Должность: учитель начальных классов