Конспект урока "Кояшлы ил - бәхет иле" 5 класс

Дәрес темасы. “Кояшлы ил – бәхет иле” темасына сыйныфтан тыш уку дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
М е т а п р е д м е т укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим
мәгълүматны аерып ала белү.
Пр е д м е т укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.
Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы балаларда бәхетнең кадерен белеп яшәүне
тәрбияләү.
Материал: дәреслек.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы, тестлар.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика: темага караган лексиканы кабатлау.
3. Уку мәсьәләсен кую.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Дәрес материалын аңлату.
А). Дәреслектәге өстәмә уку текстлары өстендә эшләү.
1. Яңа лексика белән таныштыру: сүзләрне дөрес уку, әйтү; тәрҗемәсе белән
таныштыру, сүзлек дәфтәренә язу, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
Фоат Садриевның “Көнбагыш чәчәге” хикәясен уку; уку төрләре, яңа сүзләрне
кулланып, текстны тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.
- Төп геройның исеме ничек? Әбисе аңа нәрсә сөйли?
- Әкият өлешен рольләргә бүлеп уку.
- Әкияттәге малайның ни өчен кояшка әйләнәсе килә?
- Хикәядән әкият өлешен һәм әкият булмаган өлешне табып, бүлеп укырга.
- 6 нчы биремдәге сорауларга җавап эзләү.
2. Әхмәт Рәшитовның Кояшлы ил - бәхет иле” шигырен уку, җырын тыңлау, өйрәнү,
сүзлекчә белән танышу, тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү.
- Кеше кайда бәхетле була? соравына җавап эзләү, фикереңне дәлилләү.
3. Мәгъсүм Хуҗинның “Туган көн” хикәясен уку, яңа сүзләрне кулланып, тәрҗемә итү,
эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. Сорауларга җавап бирү.
- Нәрсә ул бәхет? Ничек бәхетнең кадерен белергә?
4. «Кем күбрәк белә?» уенын уйнау. Бу бүлектәге (өйрәнелгән бүлек) татар язучылары,
рәссам, галимнәрен; укылган әсәр исемнәрен; укылган әсәрдәге герой исемнәрен; уку
йортлары исемнәрен санау, укучылардан төгәл җавап алуга ирешү.
III. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
Дәрестә нинди материалны кабатладык?
Нәрсәләр турында сөйләштек?
Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
2. Дәрес материалын ныгыту, дәрескә йомгак ясау.
3. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
4. Өй эшен аңлату. 1) Мәгъсүм Хуҗинның «Туган көн» текстын укырга (78-79 бит).
2) Туган көн уеннары темасына материал тупларга.
3) Укылган текст үрнәге буенча туган көннәр турында язарга. (ирекле бирем)