Технологическая карта "Кереш сүзләр" 5 класс

Тема: Кереш сүзләр (5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)
Казан шәһәре “42 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кульмамедова Ләйсән Миннур кызы
Тема
Кереш сүзләр.
Теманың максаты
1.Белем бирү: Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-
монологик сөйләмне үстерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен,
танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: Әниләргә, әбиләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
Универсал уку эшчәнлеге
1.Предмет нәтиҗәләре
2.Метапредмет нәтиҗәләре
3. Шәхескә кагылышлы
нәтиҗәләр
1. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.
2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү
3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади
эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү
Сөйләмдә фикерне ассызыклаган сүзләрне тоя белү
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә
омтылыш булдыру
Регулятив: Дәрестә
өйрәнелгән материалның
фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы
әһәмиятен ачыклау.
Танып – белү: матурлыкны
күрә, аңлый белү
Коммуникатив: класс белән
эшләгәндә классташлар фике-
рен исәпкә алып эш итү, күр-
шең белән хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
кереш сүзләр, тыныш билгеләре, өтер
Предметара бәйләнешләр
Әдәбият,рус теле
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Җиһазлау:
Татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова), кереш сүзләр темасы буенча тест, презентация.
Интерактив такта, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (тестлар)
Төркемнәрне оештыру
Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.
Оештыру технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре
Һәр этапның диагностик
биремнәре.
I этап.
Оештыру моменты.
Максат – төркемнәрнең дәрескә
хәзерлеген күзәтү, барлау; белем
алырга әзерлек алып бару.
I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.
1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.
А)Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү.
-Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн !
-Хәлләрегез ничек?
-Кәефләрегез әйбәтме?
Без татар телендә дөрес итеп
укырга , язарга, сөйләргә
өйрәнергә дип килдек.
Б) Аудирование. Дәресебезне Татарстанның халык шагыйре,
балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик матур шигырьләр язып,
әдәбиятыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертүче Роберт
Миңнуллинның “Әни кирәк” җыры белән башлап җибәрәсе
килә.(Җыр куела)
Мотивлаштыру
II этап Актуальләштерү.Өй
эшен тикшерү
Максат белем алуга караш-
ларын ачыклау, алдагы дәрестә
алган белемнәрен тикшерү.
II этап. 2.Өй эшен тикшерү.
Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүне мөстәкыйль
эшли белү: ”Ике пирожный” хикәясен үзгәртеп уку, фикерне
адымлы дәлилли белү.
II этап.
Сорауларга дөрес җаваплар.
(Шәхси универсал уку эшчән-
леге)
III этап.Уку мәсьәләсен кую.
Максат –җөмлә кисәкләре
буенча алган белемнәрне искә
төшерү һәм сүзләр белән эшләү
күнекмәләрен ныгыту.
III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге
- Иң кадерле кеше җирдә — Әни, димәк!
Тыңлап үтелгән җырның соңгы юлы тактага языла, җөмлә
җөмлә кисәге ягыннан тикшерелә.Димәк сүзенә сорау куеп
булмый. - Димәк, сорау куеп булмый торган сүзләр нәрсә өчен
кирәк?( үзегезнең сөйләмгә мөнәсәбәтеңне белдерү өчен
кирәк)
- Димәк, иң кадерле кеше җирдә – әни. дигән җөмләгә
минемчә, җирдә иң кадерле кеше – әни дигән җөмлә белән сез
үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерәсез.
III этап.
1.Диагностик бирем: сорау-
ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх-
си универсал уку эшчәнлеге)
2.Диагностик бирем:Дәфтәргә
число,көн исеме , җыр
сүзләрен язу.Сүзләрне җөмлә
кисәге ягыннан
тикшерү.(Шәхси универсал
уку эшчәнлеге)
- Мондый сүзләрне нинди сүзләр дип атыйлар? Кереш сүзләр
(Вводные слова) Кагыйдә буенча эш.
IV этап.
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Максат алган белемнәрне го-
мумиләштерү һәм уку күнекмә-
ләрен, бәйләнешле сөйләм телен
үстерү.
IV этап.
1. “Тапкырлар” уены.Җөмләләр язылган карточкалар
тарату,кереш сүзләрне табып әйтә белү ; тыныш
билгеләрен әйтә белү;
2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
3. Татар теле һәм рус телендәге кереш сүзләрне
чагыштыру, аермасын, охшаш якларын табу.
(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
IV этап.
48 нче биттәге 8 нче күнегү
(телдән) ситуатив күнегүне
парлап эшләү. Дустыгыздан
сорагыз, ә ул кереш сүзләр
кулланып, үз фикерен әйтсен.
V этап. Яңа теманы үзләштерү
һәм ныгыту
Максат.Кереш сүзләрне,
тәрҗемәсен дөрес истә
калдыру (укучыларның
игътибарлылыгын арттыру,
хаталарны мөстәкыйль,үзара
тикшерү һәм төзәтү.)
V этап.
Тест биремен башкару, үзбәяләү.
V этап.
Дөрес җавапны сайлап алу
VI этап. Рефлексия.
VI этап. -Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
(кереш сүзләр)
- кереш сүзләрне өйрәнү өчен нәрсәләр эшләдек? (җөмләләр
тикшердек, сорауларга җавап бирдек, алгоритм төзедек,
сүзлек эше үткәрдек) алгоритм буенча җавап бирәләр.
VI этап.
үзбәя бирү
VII этап. Йомгаклау.
VII этап. 1.Өй эше. Үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, кереш сүзләр кулланып, әниләр
турында хикәя яза аласыз, яки Рәсим белән Илнурга кереш сүзләр кулланып, характеристика
яза аласыз.
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.
-билгеләр кую