Конспект урока "ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР"

Тема: ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР
Максат: укучыларны сөйләмдә «тылсымлы сүзләр»не дөрес
һәм урынлы куллана белергә өйрәтү, аларда өлкәннәрне,
иптәшләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Барышы: «Яхшы сүз —җан азыгы», «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», «Яхшының
кадерен ил белер», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигән мәкальләр әйтелә..
Яхшы сүз җан азыгы, ди халкыбыз. Бик дөрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәрдә кешегә
ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга
яхшылык эшләү тойгысы уяна .
Кешенең кәефен күтәрү өчен безгә нинди сүзләр белергә кирәк? (Матур, күңелне
күтәрә торган сүзләр.)
Нинди сүзләрне без матур сүзләр дип атыйбыз? (Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле
көн! Тыныч йокы! Зинһар өчен! Рәхим итегез! һ. б.)
Боларны тагын нинди сүзләр дип атыйлар? («Тылсымлы сүзләр» дип.)
—Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Хәзер без «Тылсымлы
сүзләр» белән бергә сәяхәткә чыгарбыз.
Сәяхәт башланганчы, мин бер мәктәптә булган вакыйга турында сөйләргә телим.
Кич. Класста беркем юк. Бары тик бер иске ручка гына почмактан бүлмәне күзәтә иде.
Кинәт ул урыннан торды да кара савыты янына йөгереп килде:
Әйтегез әле, сез биредә бернинди дә тавыш ишетмисезме? Китап шкафында нәрсәдер
кыштырдый бугай, диде ул. Гадәттә, бу вакытта китаплар тыныч кына
«йоклыйлар» иде. Бүген нәрсә турындадыр пышылдаша алар,—дип җавап бирде кара
савыты.
Чыннан да, китаплар кыштырдый, пышылдаша иде. Көтмәгәндә шкафтан кечкенә генә
«кешеләр» берәм-берәм идәнгә сикерде.
Болар кемнәр соң? Кемнәр? диде кара савыты, куркынып. Сүзләр түгелме соң?
Без кара, каләм, акбур белән яза торган сүзләр бит алар.
Мин аларны яхшы беләм. Сәламәтлегем әйбәт чагында, ул сүзләрне еш яза идем...
Хәзер нәрсә эшләргә җыеналар икән? — диде ручка.
Сүзләр укытучы өстәле янына җыелдылар да үзара сөйләшә башладылар. Ручка белән
кара савыты аларның сөйләшкәнен тыңлап торды.
Кайчакта балалар безне бик рәнҗетәләр: исемебезне дөрес язмыйлар, диде «оят»
сүзе.
Без аларны дөрес язарга һәм сөйләргә өйрәтергә тиешбез, — дип өстәде «абый» сүзе.
Безнең «тылсымлы сүзләр»е-без кайда?
Кәгазьләргә «Исәнмесез!», «Хушыгыз!», «Хәерле иртә!», «Хәерле көн!», «Гафу
итегез!», «Тыныч йокы!», «Зинһар!», «Рәхим итегез!» дип язылган сүзләр таратыла.
Укучылар, сез безгә кунак булып килгән сүзләр белән таныштыгыз инде . Сез
аларны әйткәнегез, сөйләмегездә кулланганыгыз да бардыр, бәлки. Хәзер без бер уен
уйныйбыз. Уен барышында «тылсымлы сүзләр»не кулланырсыз. ( һәр төркемгә эш
бирә. Беренче төкемгә утыручылар - өйдә, икенче төркем - мәктәптә, өченчеләр урамда
сөйләшкәндә кулланыла торган «тылсымлы сүзләр»не әйтәләр. Бер үк сүзләр
кабатланмаска тиеш.
Сез бик күп «тылсымлы сүзләр» беләсез икән .Бервакыт әти кыйммәтле вазаны
төшереп ватты. Әби белән әни аңа ачулы караш ташлады.
Гафу итегез, зинһар, — диде әти, кыюсыз гына. Әби дә, әни дә, аңа карап,
елмайгандай иттеләр:
Зыян килде килүен. Ләкин без яңа ваза сатып алырбыз, — диде алар.
Укытучы укучыларга сорау бирә.
Әби белән әни ни өчен елмайганнар? (Гафу итегез, зинһар сүзләрен ишеткәч.)
«Димәк, гафу итегез, зинһар сүзләре — «тылсымлы сүзләр» .
«Саумы, кояш!» җырын. (Саумы, кояш! Хәерле иртә!) «Кичер мине, әнкәй, гафу ит»
җырында да тылсымлы сүзләр еш кабатлана.
Укучылар, сез тиздән үсеп җитәрсез дә, эшче, колхозчы, авыл хуҗалыгы белгече,
табиб, укытучы, галим булырсыз. Кайда эшләсәгез дә, әдәпле, тәрбияле кешеләр
булырга тиешсез. «Тылсымлы сүзләр» — әдәплелек юлдашы алар. Халкыбызның «Бер
рәхмәт мең бәладән коткара», «Яхшы сүз — җан азыгы» дигән мәкальләрен
ишеткәнегез бардыр. Алар «тылсымлы сүзләр» турында, әдәпле булу хакында әйтелгән.
Сез тагын нинди мәкальләр беләсез? (Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Яхшының
кадерен ил белер. Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас. Ашның тәме тоз белән, адәм
яхшылыгы сүз белән. Акыллы сүзгә ни җитә. Җайлы сүз җанны эретә. Ипле сүз энә сап-
лый. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт һ.б.)
«Тылсымлы сүзләр»не язучылар, шагыйрьләр әсәрләрендә дә еш очратабыз. (Укучылар
Ш.Галиевнең «Тылсымлы көзге» дигән китабыннан «Рәхмәтләр турында», «Эш күп, эш
күп...», «Әбиләрдә кунакта», «Хәерле юл!» шигырьләрен һ. б. язучыларның әсәрләрен
укыйлар.
«Ни өчен бу шигырьләр матур яңгырый?» . Укучыларның җавабы түбәндәгечә булырга
мөмкин: «Шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә «тылсымлы сүзләр» кулланалар. Шуңа
күрә алар әйбәт укыла, матур яңгырый, эчтәлекле.
«Тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Мин хәзер сезгә бер
малайның «тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә ничек куллануын сөйлим. Тыңлагыз әле.
Фәрит әдәпле булырга сүз бирде. Бүгеннән башлап, һәр кешене хөрмәт итәм, һәркем
белән исәнләшәм, диде ул.
Икенче көнне малай каравылчы өе янындагы утыргычта йокымсырап утыручы бабайны
күрде. Ул төне буе сакта торып шактый арыган иде. «Хәерле иртә, бабай!» —дип
кычкырды Фәрит. Бабай, йокы аралаш, малайны ачуланды. Фәрит гаҗәпләнде...
Юлда үзе белән бер класста укучы кызны очратты. Ул каядыр ашыга иде.
Тукта, тукта. Кая ашыгасың? Мин синең белән исәнләшергә телим, —дип, кызның
чәченнән тартты...
Укучылар, Фәрит «Тылсымлы сүзләрне» беләме?— Ә нигә бабай да, кыз да аңа
ачуланалар? (Фәрит «тылсымлы сүзләр»не урынлы кулланмый.)
Әйе, «тылсымлы сүзләр»не кайсы вакытта ничегрәк итеп әйтергә кирәклеген белергә
кирәк.