Конспект занятия "Кошлар - яшеллек сакчылары" скачать


Конспект занятия "Кошлар - яшеллек сакчылары"

Кошлар – яшеллек сакчылары.
Максат һәм бурычлар:
1.Балаларның яз, аның айлары, билгеләре турындагы белемнәрен
ныгыту.
2.Балалрның кошлар турындагы белемнәрне киңәйтү, аларны танырга
өйрәтүне дәвам итү.
3.Эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлек байлыгын
активлаштыру; балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын һәм
фикерләвен үстерү.
4.Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре
тәрбияләү.
Җиһазлау: кошлар тавышы язылган аудиоязма, ноутбук, мольберт,
күчмә кошларның рәсемнәре.
Методик алымнар: сорауларга - җавап, әңгәмә, күрсәтмә материаллар
һәм техник чаралар куллану, мактау, үсендерү.
Алдан эшләнгән эш: саф һавада язгы табигатьне күзәтү, матур әдәбият
уку, Р.Вәлиеваның “Яз” шигырен яттан өйрәнү, яз турында әңгәмәләр үткәрү,
материал туплау.
Эшчәнлекнең барышы:
Тәрбияче. Балалар, безнең төркемебезгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез
әле, алар белән исәнләшик.
Балалар. Исәнмесез!
Кунаклар. Иәнмесез, балалар!
Тәрбияче. Балалар, урындыкларга утырыйк әле. Әйтегез әле, балалар,
хәзер урамда елның кайсы вакыты?
Балалар. Яз.
Тәрбияче. Әйе, дөрес, яз фасылы. Сез яз фасылының нинди билгеләрен
беләсез?
Балаларның җаваплары:
- Кояш җылыта.
- Кар эри.
- Гөрләвекләр ага.
- Тамчылар тама.
- Агачлар уяна.
- Беренче чәчәкләр чыга.
- Урмандагы җәнлекләр уяналар, туннарын алыштыралар.
- Җылы яктан кошлар кайта.
Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән яз турында нинди шигырь
беләбез әле? Яле, Илзирә, сөйләп күрсәт әле.
Яз килде, кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар
Куанды алмагачлар.
Тәрбияче. Шигырьнең исеме ничек?
Балалар. “Яз”.
Тәрбияче. Шигырьне кем язган?
Балалар. Резидә Вәлиева
Тәрбияче. Бик дөрес. Әйдәгез әле, бергәләп сөйләп күрсәтик.
(Күмәк сөйләү.)
Тәрбияче. Ә хәзер ял итеп алыйк. ( Хәрәкәтле ял минуты.)
Киң итеп җәеп колач (балалар кулларны як – якка җәяләр)
Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре ясыйлар)
Елмаеп тора кояш (кулларны өскә күтәрәләр)
Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре ясыйлар)
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр. ( әкрен генә иелеп күрсәтәләр)
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә бер көй тыңлатам. Игътибар белән тыңлагыз
әле. (Кошлар тавышын тыңлау.)
Тәрбияче. Бу нинди тавыш.
Балалар. Кошлар тавышы.
Тәрбияче. Әйе. Яз көне табигатьне матурлап, җылы яклардан кошлар кайта.
Бу кошлар нинди кошлар дип атала.
Балалар. Күчмә.
Тәрбияче. Дөрес. Балалар, ә алар ни өчен җылы якларга китәләр соң?
Балаларның җаваплары:
- Алар салкыннан куркалар.
- Ашарга таба алмыйлар.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, кошларны чакырыйк:
Күктә оча каргалар,
Кычкыралар: “кар” да “кар”.
(Кара карганың контурлы рәсеме фланелеграфка куела.)
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә?
Балалар. Кош.
Тәрбияче. Бу кошның исемен кем белә?
Балалар. Кара карга.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Монда ничә кош?
Балалар. Бер.
Тәрбияче. Дөрес. Әйдәгез әле, тагын башка кошларны да чакырыйк.
Чакырабыз кошларны,
Кошлар, әйдә килегез
Язны алып килегез!
(Фланелеграфка сыерчыкның, тургайның, торнаның, карлыгачның контурлы
рәсемнәре куела.)
Тәрбияче. Безгә тагын сыерчык, тургай, торна, карлыгач очып килделәр.
Болар нинди кошлар?
Балалар. Күчмә.
Тәрбияче. Балалар безгә ничә кош очып килде?
Балалар. Күп.
Тәрбияче. Әйдәгез әле, саныйк: 1, 2, 3, 4, 5.
Балалар, ә хәзер кошларны карыйк әле, алар нинди өлешләрдән тора икән?
Камил, кил әле, сыерчыкның нәрсәләре бар, күрсәт.
Камил. Кошның башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары
һәм аяклары бар.
(Берничә бала кошның гәүдә өлешләрен әйтеп чыга.)
Тәрбияче. Дөрес, булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер, әйтегез әле миңа, кошлар
табигатькә нинди файда китерә соң?
Балаларның җаваплары:
- Алар агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.
- Кошлар матур итеп сайрыйлар.
Тәрбияче. Әйе, алар үсемлекләрне, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән
саклыйлар һәм кешеләргә зур файда китерәләр. Матур итеп сайраулары
безнең күңелләребезне күтәрә.
Уен “Кайсы кошның тавышы?
( Балаларга җылы яктан кайткан кошларның тавышы язылган аудиоязма
тыңлатыла, ә алар шул кошларны танып, исемнәрен әйтергә тиешләр.)