Конспект урока "Икенче кечкенәләр төркеме"

Икенче кечкенәләр төркеме
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар
бакчасының” беренче квалификацион категорияле
тәрбиячесе Галиева Тәнзилә Әхтәм кызы
Максат: балаларда туган як табигатенә мәхәббәт, сак караш
тәрбияләү; үз авылыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.
Проектның бурычы: туган як, аның табигате турында күзаллау
булдыру, балаларның сөйләм телен баету; балаларга экологик тәрбия
бирү.
Проектны томышка ашыру методлары, алымнары:
1. Әңгәмә.
2. Күзәтү.
3. Экскурсияләр
4. Альбомнар карау
5. Әдәби әсәрләр белән танышу
Проектны тормышка ашыруда хәл ителәсе мәсьәләләр.
Тәрбияче эшчәнлеге:
- перспектив план төзү.
- шөгыль конспектлары әзерләү.
- ата – аналарны эшчәнлек белән таныштыру
Ата – аналар эшчәнлеге:
- балалар белән әңгәмәләр, шигырьләр өйрәнү.
Эшнең уңай нәтиҗәсе:
-балаларда туган авыл табигате турында белемнәре баетылды.
-табигатькә сак караш барлыкка килде, туган авыл белән горурлану
хисе туды;
- Сүзлекләр яңа сүзләр ярдәмендә баетылды.
Проектны тормышка ашыруда якынча шөгыльләр тематикасы
Сентябрь
1. “Көз килде” темасына әңгәмә.
Октябрь
1. Балалар бакчасының яшелчә бакчасына экскурсия.
Ноябрь
1. Балалар бакчасы участогында үсүче агачлар ( прогулкада алмагач, юкә
агачларын күзәтү).
Декабрь
1. “Актанышка кыш килде” әңгәмә.
Январь
1. “Мин яшәгән авыл – Актаныш” әңгәмә.
Февраль
1. Безнең өй бакчасы- фотокарточка буенча әңгәмә.
Март
1. “Туган якка яз килде” – картина карау.
Апрель
1. “Мин йөргән балалар бакчасы” әңгәмә.
Май
1. “Бүләк урманына яз килде” әңгәмә.
Тема: “Көз килде” әңгәмә.
Максат: Балаларны ел фасылларының үзенчәлекләре белән
таныштыруны дәвам итү, сүз байлыгын активлаштыру, үстерү, туган як
табигатенә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Материаллар: рәсемнәр, яфраклар.
Занятие барышы:
Балалар, тәрәзәгә күз салыгыз әле, кайсы ел вакыты тышта? Әйе, көз
килде. Ә ни өчен көз дип уйлыйсыз? Көзнең билгеләрен әйтегез әле.
Тәрбияче көз турында сөйли: көннәр салкынайды. Яңгырлар ява.
Яфраклар кызыл, сары төскә керде. Яфраклар саргайды. Яшелчәләр,
җиләк – җимешләр, басуларда игеннәр өлгерде.
Көз турында табышмак өйтелә. Әйтегез әле, бу кайсы вакыт?
Ә хәзер көз, саргайды, коела, яшелчә сүзләрен кабатлыйбыз. Сүзлек
өстендә эш үткәрелә.
“ Яфракларны җыябыз, әйләнәбез, очабыз,
Яфраклар, яфраклар. Сары матур яфраклар”, - дип, сүзле уен
уйнатыла. Занятиегә анализ, йомгак ясала.
Тема: Яшелчә бакчасына экскурсия
Материаллар: яшелчәләр, тарелка.
Максат: балаларны яшелчәләрне аерырга, тәме буенча аерырга
өйрәтү; сөйләмнәрендә озын, түгәрәк, кызыл, яшел, мул сүзләрен
активлаштыру; яшелчәләрнең файдасы турында белемнәрен баету.
Экскурсия барышы:
Балалар, кайсы ел вакыты хәзер? Көз. Әйдәгез, көз билгеләрен
әйтегез әле.
Бүген без яшелчә бакчасына экскурсиягә барабыз. Менә, яшелчә
бакчасы. Нәрсәләр үсә безнең яшелчәләр бакчасында? ( кыяр, кишер,
суган, помидор). Балалар, кыяр нинди төстә? Ә помидор нинди? Кыяр
нинди формада? Бакчадагы яшелчәләрне әйтегез әле.Сүзлек өстендә
эш алып барыла.
Ә хәзер уен уйныйбыз. Кәрҗиннән яшелчәләр алып, балаларга
каптырам. Әйт әле, Ленара бу нинди яшелчә? Аның тәме нинди?
Балалар белән баллы, ачы, сусыл, тәмле сүзләрен кабатлыйбыз.
Яшелчәләрнең үсүе өчен нәрсә кирәк? (җылылык, яктылык, су,
тәрбия). Балалардан яшелчәләрнең ни өчен кирәклеген сорау,
файдалы булуын төшендерү, юып ашарга кирәклеген аңлатып,
экскурсияне тәмамлау.