Конспект "Сыйфат темасын кабатлау" 6 класс
Тема: Сыйфат темасын кабатлау.
Максат. 1. Сыйфат сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп
кабатлау.
2. Укучыарның белем дәрәҗәсен,логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына,туган җиргә,туган телгә
мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек,тестлар, интерактив такта.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Алымнар: укытучы сүзе,әңгәмә,сорау-җавап,сәнгатьле уку.
Дәрес барышы:
I. Оештыру.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн,укучылар! Сезне күрүемә мин бик шатмын.Балалар,кәефлә-
регез ничек? Сез дәресне үткәрергә әзерме?Мин сезгә яхшы кәефләр,
уңышлы көннәр телим.Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм,ә сез игъ-
тибар белән тыңлагыз һәм бу шигырьнең исемен,кем язганын әйтерсез.
( 1 слайд)
Җилләр,җилләр,сез җитез,
Сез исәсез нинди тиз!
Тик бер сорау бирергә,
Зинһар,рөхсәт итегез!
Җир йөзендә шундый тук,шундый иркен тормышлы,
Шундый киң һәм шундый нык,
Шундый матур күренешле,
Әллә ничә диңгезле,
Әллә ничә урманлы,
Шат кояшлы,көндезле,
Тагын берәр ил бармы?
Җилләр,җилләр әйттеләр:
- Мондый ил тик бер генә;
Чәчәк кенә,гөл генә
Безнең туган ил генә
- Әйе,бу герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Җилләр” шигыре.Балалар,мин
бу шигырьне юкка гына укымадым.Бүгенге татар теле дәресебез шушы
шагыйрь һәм аның иҗаты белән бәйләнеп барыр.Әле күптән түгел генә
Без аның туган көнен искә алып үттек.
Дәресебезнең темасын,максатын ачыклау өчен безгә крассворд чишәргә
кирәк булачак Бу крассворд гади генә түгел,шулай ук М.Җәлил белән
бәйле. Мин сезгә шигырьләреннән өзекләр укыйм һәм аның белән бәйле
сораулар бирәм.Ә сез аларның исемнәрен белеп крассвордка җавап
табарсыз.(2слайд)
С
Ә
Г
А
Т
Ь
Б
О
Л
Ы
Н
Д
А
М
А
Э
М
А
Й
М
О
С
Т
А
Ф
А
Ы
Ш
А
Н
М
А
Б
Ә
Х
Е
Т
1. Сикереп торды Марат,
Күрә- эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул сәгатькә карап. (“Сәгать”)
2 . Киң болында,тугайда
Иркен кырда,уңайда. (“Болында”)
3. Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем. (“Маэмай”)
4.Муса Җәлил туган авыл исеме ничек атала? (Мостафа) М. Җәлил 1906
елда Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган.Әтисе дә Мостафа исемле.
5. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Ул егылган арып”,- дисәләр (“Ышанма”)
6. М.Җәлилнең беренче шигыре ничек аталган? (“Бәхет”)
Бу шигырен язганда аңа 13 яшь була һәм ул “Кызыл йолдыз” газетасында
басыла.
- Укучылар,сез уртада килеп чыккан сүзгә игътибар иттегезме? Анда нинди
сүз чыкты? Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат сүз төркеме булачак.
(3 слайд) Сез алдагы дәресләрдә аның белән таныштыгыз,ә бүген
өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатларбыз.Сезнең сыйфат турында алган
белемнәрегезне,логик фикерләү дәрәҗәгезне тикшерербез.(4 слайд)Дәресебез
төрле этаплардан тора,һәр этапта биремнәр үтәргә кирәк.Әйдәгез,1 нче
этаптагы биремне эшләп алыйк әле.Сез әзерме? Мин сезгә тестлар
таратам,дәфтәрләрегездә җавапларын языгыз,ә соңыннан иптәшегез белән
алмашып тактадагы җаваплар белән чагыштырырсыз.(5 слайд)
Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.
1.Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?
а) предметны
б) эшне
в) билгене
2. Сыйфатның сораулары:
а) кем? нәрсә?
б) нинди? кайсы?
в) нишли? нишләде?
3. Сыйфатлар җөмләдә түбәндәге сүз төркеменә бәйләнеп киләләр:
а) фигыльгә
б) исемгә
4. Сыйфатлар җөмләдә:
а) хәбәр булып килә
б) ия булып килә
5. Форманы белдергән сыйфатлар:
а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге
б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска
в) ак, сары, кара, яшел
6. Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:
а) ачы, төче, татлы, баллы
б)усал, шаян, куркак, кыю
в) буранлы, җилле, аяз. яңгырлы
7. Антоним сыйфатлар:
а) матур-ямьсез, яшь-карт, җиңел-авыр. ачы-төче
б) матур-ямьле, чиста-пөхтә, акыллы-зирәк
- Яхшы,молады! Икенче этап «Сорауларга җавап тап” дип атала.Бу бирем
алдагы биремне ныгытып кую булачак.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә? (Укучыларның җаваплары тыңлана һәм 6 слайд-
тагы җавап белән дәлилләнә)
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (7 слайд)
3. Сыйфатның ничә һәм нинди дәрәҗәләре була? (8 слайд)
4. Ясалышы буенча нинди сыйфатлар була? (9 слайд)
5. Сыйфат җөмләдә нәрсә була? (10 слайд)
- Молодцы,бу этапта да сынатмадыгыз. Әйдәгез киләсе этапка күчик.Без
сезнең белән сыйфат дәрәҗәләрен искә төшердек.Каршыгызда сыйфатлар
һәм перфокарта бирелгән.Шушы сүзләрне дәрәҗәләре буенча урнаштырырга
кирәк.(Укучылар берәм-берәм тактага чыгып билгелиләр) (11 слайд)
Саргылт,кып- кызыл,матур,яшьрәк,чибәрнең
чибәре,әчкелтем,баллырак,дөм караңгы,тәмле,сусыл.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
Гади дәрәҗә
*
*
Чагыштыру дәрәҗәсе
*
*
Артыклык дәрәҗәсе
*
*
*
Кимлек дәрәҗәсе
*
*
*
- Бик яхшы укчылар! Әйдәгез,бераз ял итеп алыйк,физкультминутка ясыйк.
“Без шулай ял итәбез” дип атала.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары- артка.
Уңга,сулга борабыз,
Әйләндереп алабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга,бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына “йоклыйбыз”.
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
- Ә хәзер дәресебезнең киләсе этабын эшлик.Тактадагы биремгә күз салыйк
әле. Монда Муса Җәлилнең “Көз” исемле шигыреннән өзек бирелгән.
(12 слайд) Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп язарга
һәм сыйфатларның астына сызарга.(Бер укучы тактада эшли)
Бүген иртән ап-ак кырау төшкән,
Ил өстендә көмеш аксыллык.
Кыр төренгән кызгылт бакыр төскә,
Гөлчәчәкләр сулып кипкәннәр.
Ак каеннар синең кайтыр юлга
Сары яфракларын сипкәннәр.
Кояш качкан,
Саргылт күк йөзендә
Күк болытлар ишелеп агалар.
- Укучылар,киләсе биремгә күчкәнче сез миңа бер сорауга җавап бирегез
әле. Сыйфат ачыклаган сүз нәрсә дип атала? Әйе,сыйфатланмыш була. Бу
бирем дә М.Җәлил иҗаты белән бәйләнгән. Тактада сыйфатлар бирелгән,сез
аларга сыйфатланмышлар уйлап язарга тиеш.Шуннан соң М. Җәлилнең
шигырьләрен укый алырсыз. (13 слайд.Укучылар тактага чыгып шигырьнең
исемен язып бетерәләр)
“Язгы . . . . . “ (яңгыр)
“ Серле . . . . . . “ (йомгак)
“ Кечкенә . . . . . . “ (дуслар)
“Карак . . . . “ (песи)
“ Кызыл . . . . . . . “ (ромашка)
“ Яшь . . . “ (ана)
- Бик әйбәт,молодцы! Алдагы этапка күчсәк тә була.(14 слайд) Бу биремдә
сыйфатларның синоним һәм антоним парларын язарга кирәк (укучылар
берәм-берәм чыгып язалар)
Синоним парларын язарга:
Матур
Яхшы
Кайнар
Антоним парларын язарга:
Начар-
Иртәнгә-
Олы-
Батыр-
Күп кенә сыйфатларның антоним,синоним парлары бар.Үзебезнең
сөйләмебездә без аларна куллансак,сөйләмебез тагын да тәэсирлерәк була.
Без сезнең белән дәрес башында сыйфатның җөмләдә кулланылышын әйтеп
узган идек ,шуңа яңадан әйләнеп кайтыйк әле.(15-16 слайд) менә монда
җөмләләр бирелгән. Шулардан сыйфатларна табыйк әле.
1. Яшь балалар чаңгы шуа ала карда,
Агач башына килеп кунды кара карга. (“Чаңгы эзе”)
2. Бүген көн кояшлы.
3. Тулай торакта яшьләр күңелле яши.
(Шагыйрьнең автобиографик язмасыннан)
1 нче җөмләдә сыйфат җөмлә кисәге ягыннан нәрсә булган? (җавап-аергыч)
Ни өчен? Чөнки сыйфат сыйфатланмыштан алда килгән. 2 нче җөмләдә хәбәр
булып килә,чөнки сыйфат сыйфатланмыштан соң килгән.3 нче җөмләдә хәл
була,чөнки сыйфат фигыльне ачыклый.(17 слайд)
- Дәресебезнең соңгы этабына якынлашабыз,укучылар.Сезнең алдыгазда
М.Җәлилнең “Май” шигыре бирелгән.(18 слайд)Шушы шигырьдән
сыйфатларны табыгыз әле.
Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән,
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр,кызыл чәчәк аткан.
Хәзер шигырьне сыйфатлардан башка гына укып карагыз.Нинди нәтиҗә
ясыйбыз? Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк? (Укучылар җавабы
тыңлана.Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар)
- Балалар,дәрестә кәефләрегез нинди булды?Ә хәзер өй эше язып алыгыз.3
биремнең берсен сайлап алып эшләргә.
Өй ше (19 слайд)
1. Сыйфатлар кулланып әниләрегезгә котлау язарга.
2. “Минем әни” исемле кечкенә күләмле инша язарга.
3. Сыйфатлар кулланып әниләргә багышлап шигырь язарга.
Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую
Педагогика - еще материалы к урокам:
- Презентация "Как люди заселяли Землю" 6 класс
- Родительское собрание "Наша школа и какой мы ее хотим видеть?"
- Презентация "Родительская компетенция в вопросах речевого развития дошкольника"
- Конспект "Книгу читай не только словами..."
- Утрение посвященный выпуску в школу "Радуга надежды"
- Конспект занятия "Подарки для белочки"