Конспект занятия "Бер тамырдан, уртак язмыштан без..."

ГазизоваР.Г.
Тема: “Бер тамырдан, уртак язмыштан без...”
Дәрес конспект
Максат: 1) туган телне өйрәнү аркылы туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, телнең
чисталыгы өчен көрәшү;
2)татар халкының гореф–гадәтләренә, милли йолаларына, традицяләренә хөрмәт хисе
тәрбияләү; милли киемнең матурлыгын, изгелеген аңлый белү;
3) үз халкыңа карата горурлык хисе тәрбияләү. үз халкың белән горурлану хисе уяту.
Дәрес барышы:
1.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру
Исәнмесез, балалар. Хәерле җомга иртәләре белән.
2.Дәреснең темасын, максатын белү.
Дәреснең темасы Бер тамырдан, уртак язмыштан без”дип атала. Ә дәрестә нәрсәләр
турында сөйләшербез, ансын менә бу кроссвордны чишкәч белербез.
1)Кроссворд чишү:
Һәрберегезнең алдында шундый ук кроссворд, хәзер бергә-ләшеп шул
кроссвордны чишеп карагыз. Дөреслеген тикшерербез.(...) Хәзер әйдәгез
бергәләп карыйк.
1. “Шүрәле” әкиятен кем язган?
2. Татарстанның башкаласы.
3. Татар халкында үткәрелә торган милли бәйрәм.
4. Борынгы бабаларыбыз кем булган?
5. Татарстан гербында нинди хайван сүрәтләнгән.
6. Сабантуенда багана башына нәрсә эләләр?
7. Узышларда катнашучы хайван.
8. Татар халкының милли уен коралы.
- Әйдәгез, килеп чыккан сүзне хор белән укыйк. (Без татарлар)
Нинди тел безнең өчен туган тел, ана теле булып тора?
- Әйе, без татарлар, телебез татар теле! Бүген без татарлар турында күбрәк белербез.
Бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән тирәнрәк танышырбыз.
-Самара өлкәсендә бик күп татар авыллары бар.
Ә менә сез Самара шәһәрендә яшисез, татар мәктәбендә укыйсыз. Кайсыгызның әти-
әниләре татарча белә? (...)
Димәк, алар да сезнең үз телебезне белеп үсүегезне телиләр.
-Кемнәрнең авылда әби-бабайларыгыз бар? Кайсыларыгызның кунакка кайтканы бар?
Бүгенге дәрестә киресенчә шәһәрдә кунакта булып кайткан малай турында хикәя
тыңлап үтәрбез. Иг тибар белән тыңлагыз. Нинди исем биреп булыр?
2) Хикәя уку “Туган телен оныткан”. Хикәяне 1 кат үзегез укып чыгыгыз.
Җәйге каникулда Айнурны шәһәргә җибәрделәр.
Көз җиткәч, Айнур авылга кайтса, өйдәгеләрнең исе китә.
Айнур бер сүз дә татарча белми, урысча гына сөйләшә.
Әбисе ишегалдында тавыклар ашатып тора икән, Айнур килә дә:
-- Это чипушка, да, мамка? – дип сорый.
-- Нишләп чипушка булсын, бу бит әтәчкә! –ди әбисе
һәм оныгының үз телен онытуына кайгырып елый башлый.
-- Плакыт ни хараша! ди Айнур һәм борылып китә башлый да ялгыш, җирдә
яткан тырма башына баса. Тырма сабы аның маңгаена шак итеп суга.
-- Әй, әби-әби, нигә бу тырманы аяк астына ташладыгыз!-
дип маңгаен ышкый Айнур.
-- И-и, үз телең исеңә төштемени, улыкаем! – дип бик
куана әбисе.
Сезнең арада мондый малайлар бармы?
Нинди исем биреп була?
-Айнур чынлап та оныткан булганмы? Нигә русча сөйләгән?
( шәһәрдән кайткач, кыланып русча сөйли белгәнлеген күрсәтергә теләгән )
-Ул русча дөрес сөйләгәнме соң?
Татарча сөйләгәндә татар сүзләре кулланырга, ә инде рус кешесе белән русча
сөйләшергә кирәк. Бер тел белән икенче телне бутамаска, бу культурасызлык
билгесе. 2 телне дә яхшы белергә кирәк!
3) Шигырь “Яхшы бел” Балалар, ә сез тел турында нинди шигырьләр беләсез?
1.Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
2.Татар теле – туган тел
Анаң сөйләп торган тел,
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
Әйе, халкыбыз яшәсен дисәк, телебез дә яшәргә тиеш. Сез дә үскәч, әти-әни
булгач, туган телдә сөйләшерсез. Шул вакытта гына татар халкы да яшәр.
4) Мәкаль әйтеш уены
Буш урынга чыктык.
Мин һәрберегезгә карточка таратам, монда мәкальнең яртысы гына. Сез үзегезнең
парыгызны табыгыз һәм икешәрләп басыгыз. Әйдәгез тикшереп карыйк. Килеп
чыккан мәкальне укыгыз.
А) Яхшы сүз – җан азыгы
Б) Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә.
В) Татар теле - туган тел, безгә газиз булган тел.
Г) Теле барлар- халык булган , теле юклар -балык булган.
Әйдә , Алия ,укы 1 нче мәкальне.
Татар теле - туган тел
Безгә газиз булган тел. Бу мәкальне ничек аңлатып була ?
Без татарлар, телебез татар теле.
Газиз сүзен ничек аңлыйсыз? (газиз әнкәй)
Газиз – кадерле, бик якын, бердәнбер.
Кешенең туган теле, туган иле бер генә була, шуның өчен туган телне газиз булган
тел дип әйтәбез.
Теле барлар халык булган,
Теле юклар балык булган.
-Төрле халыкларны нинди телдә сөйләшүләренә карап беләбез, мәсәлән, рус халкы,
чуваш, үзбәк, татар алар үз телендә сөйләшә. Ә теле юклар балык булган. Балык
сөйләшә аламы?(Үз телен оныткан, өйрәнмәгән халык балык белән чагыштырыла, үз
теле булмагач халык та югала.)
5) Сүзләр өстендә эш Бу карточкада сүзләр язылган, бер карточкада бөтен сүз
татар сүзләре, ә икенчесендә рус теленнән кергән сүзләр. Сез игътибар белән укыгыз
һәм нинди сүзләр урыс теленнән кергән икәнен әйтерсез.
Өстәл –стол (нечкә әйтелә башлаган)
Эскәтер-скатерть
Мич- печь
Карават – кровать
Эшләпә – шляпа
Самовар
Татар теленә урыс теленнән кергән сүзләр бар.
Сандык - сундук
Томан – туман
Бурсык – барсук
Бәрән баран
Кымыз-кумыс
Пәрәмәч-перемяч
Саратов
Балалар, без генә түгел , ә урыслар да татар сүзләрен үзләренең телләрендә кулланалар
икән.
Бу инде урыс һәм татар халкының аралашып яшәвеннән килә.
Физминут
Кунакчыл
(аш-су)
Уңган, эшчән
(сабантуй, каз өмәсе,
сөмбелә, нәүрүз)
Чиста, пөхтә
(милли киемнәр)
Татарлар
…………….
халык
Җырлы-моңлы
(Бию, көйләр,
җырчылар)
6. Слайд. (Бәйрәмнәр турында):
Татар халкы турында сөйләшүебезне дәвам итәбез, нинди бәйрәмнәре, атаклы
кешеләре бар икән.
Һәрбер халыкның үзенә генә хас булган сыйфатлары бар.
Безнең халыкка нинди сыйфатлар хас? Бу инде аларның яшәешенә, тормышына бәйле.
1 нче слайд. Бусы чабата, ә бу бала арбасы. Шундый арбага салып әниләре эшкә,
уракка йөргән. Кер тактасы, йон эрләү өчен җайланма.
Болары урак, тегермән ташы (он тарттырганнар), шундый гөбегә салып май язганнар,
агач көрәк белән мичкә ипи куйганнар.
Күпме төрле эш эшли белгәннәр, бөтен инструментларны үзләре ясаган, эшчән
булганнар. Күп эшләрне күмәк эшләгәннәр, чөнки берүзең генә авыр эшне эшләп
булмый.
Карагыз әле, монда каз өмәсе
Элек-электән татар халкы ат, каз асраган. Өмәләрне матур итеп оештырган. Кыр
эшләре җиңеләйгәч, авыл кешесе мал суя башлаган.
Каз өмәсе –кызлар килгән. Беренче чиратта туган-тумачаны, күрше кызларын
дәшәләр. Алары канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тараталар.
Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк
белән эшләнә.
7. Слайд .
-Яз көне бергә-бергә чәчү эшләрен башкарганнар. Авыр эштән соң күңелле ял да итә
белгәннәр. Чәчүләр беткәч, җәй башында Сабантуе уздырганнар.
Җырлы-моңлы ию, көйләр, җырчылар)
Акыллы, төпле
(геройлар, атаклы
шәһесләр)
Гореф-гадәтләр...
(ураза тоту, исем
кушу, корбан һ.б.)
Уңган, эшчән
(сабантуй, каз өмәсе, сөмбелә, нәүрүз)
-Сабантуенда нинди уеннар уздырыла, сез ниндиләрендә катнашканыгыз бар? (багана
башына менү, көрәшү,
Ат чабышы, чүлмәк вату, җыр-бию, капчык киеп йөгерү.)
Физминут: бәйрәмнәр турында сөйләшкәч, биеп тә алыйк.
“Сабантуй” картинасы буенча эш (сочинение-миниатюра).
-Нәрсә күрдем? Нәрсә тойдым? Нәрсә ишеттем?
Рәссамның “Сабантуй” картинасын күрәсез. Сезнең алдыгызда 2нче бирем бар.Анда
язылган план буенча хикәя төзербез. Иң элек укып чыгыгыз. Ярдәмче сүзләр язылган,
шуларны кулланып җөмләләр төзегез.)
2 бала сөйли.
Татарда күп танылган артистлар, җырчылар, гармунчылар бар. Сез аларны
таныйсызмы? Рөстәм, Алсу-безнең якташлар. Самара якларында да билгеле
җырчылар, гармунчылар, тел осталары бар икән.
Татар халкы җырлы- моңлы халык.
8. Слайд .
Менә монда милли киемнәр.
Выставка: (карточкадан милли киемнәр турында укучылар укый
Сөлгеләрне әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган
да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!
Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар
кызларга бигрәк тә килешеп тора.
Түбәтәй- ирләрнең төп баш киеме. Түбәтәй, кәләпүш бары тик гади тукымадан гына
тегелгән ,чөнки йон,ефәк электрлаша. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын
куллы оста саналган.
Чиста, пөхтә
(милли киемнәр)
Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын тегү-чигү
эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы киң таралган баш киеме. Энҗе калфак-
милли хәзинә.
Камзул- Чозын яки кыска,җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле,өч,биш,җиде билле
булырга мөмкин.Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын
да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.Асылташларны ювелир төгәллек белән,
һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.
Читек- 985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш
барышында болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә
төшә. Әмма сугышчыларының һәрберсендә яхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң
калалар.Ник дисәң русларның аякларында чабата була. Гаскәр башлыгы шунда
сугышны туктатырга, болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә. «Бөтен
гаскаренә күн итекләр кидергән халыктан ясак түләтеп булмас, әйдәгез,үзебезгә тиң
чабаталарны эзлик», - дигән ул. Шулай итеп, читекләр болгарның һөнәрчелек
данын тагын да арттырган.
Татар халкы киемнең матурлыгына, чисталыгына да зур игътибар биргән.
Бирем: татар милли бизәкләре белән читек, алъяпкыч, түбәтәй бизәү. (группалап
эш: әзер бизәкләрне кәгазьдән киселгән макетка матур итеп ябыштырырга)
9. Слайд
Безнең халык аш-суга бик оста.
(бәлеш, бавырсак, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, токмач, юка, сумса, кыстыбый,
гөбәдия... Балалар, рәсемгә карап, исемнәрен әйтә)
Нинди тәмле, матур ризык пешергән. Тәмле ризыкны үзләре өчен генә әзерләмәгән,
туганнары, күршеләре, авылдашлары белән аралашып, ашка-суга йөрегән. Кунак
җыю, кунак сыйлау татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән.
10. Слайд (атаклы шәһесләр):
Акыллы, төпле
(геройлар, атаклы шәһесләр)
Кунакчыл (аш-су)
Ә илгә авырлык килгәндә, татарлар бердәм булып, ил язмышы белән яшәгәннәр. Бөек
Ватан сугышында бик күп герой исеме алган батырларны беләбез. Муса Җәлил ,
Абдулла Алиш, Газинур Гафиятуллин, Александр Матросов.
Татар нәселеннән дәрәҗәле бик күп кеше чыккан: атаклы язучылар Тургенев,
Радищев, дворяннардан Юсуповлар, композитор Сергей Васильевич Рахманинов, бу
исемнәр сезгә таныштыр.
Шундый кешеләре булган милләт турында акыллы, төпле дип әйтә алабыз.
11. Слайд. Гореф-гадәтләр...
(ураза тоту, исем кушу, корбан һ.б.)
Авылларда, шәһәрләрдә мәчетләр төзелә, бабайлар җомга намазына
йөри. Рамазан аенда ураза тота. Күптән түгел корбан бәйрәме булып узды, корбан
ашлары үткәрелде.
-Ә бу рәсемдә бишек күрәбез. Кунаклар ни өчен җыелган?(балага мулла имем куша)
Гореф-гадәтләр берләштерә, бер-береңә ярдәм итәргә: авырлыкларны бүлергә,
шатлыкларны уртаклашырга өйрәтә.
Татар халкы – бик бердәм халык.
12. Йомгаклау өлеше
Инде дәрескә нәтиҗә ясыйк. Халкыбызның нинди ризыкларын искә төшердек?
Милли киемнәрен ?
Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган,
Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы
иң дәрәҗәле ундүрт тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, теләсә
нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары
эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган,
утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-
иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур Татар
теле!
Наҗар Нәҗми үзенең “Татар теле ”шигырендә бу турыда бик дөрес әйткән!
Шигырь уку.
Шуның белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
14. Йомгаклау өлеше
Рефлексия.
Дәрестә актив катнаштыгыз, барыгызга да рәхмәт, бигрәк тә актив катнашучылар
(......) Мин сезгә 5 куям. (Укучыларның җавапларын тыңлау һәм билге кую)
Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?
Балалар, сез үз ана телебезне беләсез, яратасыз икән.
Киләчәктә дә шулай үз телебезне онытмыйча, татар халкының батыр уллары, матур
кызлары булып үсегез, халкыбызга хезмәт итегез.
15.Өй эше. “Без татарлар” исемле 4-5 җөмләдән торган миниатюра төзергә.