Классный час "Татарстан иленә рәхим итегез" 2-3 классы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Урмышлинская основная
общеобразовательная школа»
МО «Лениногорский муниципальный район» РТ
Сыйныф сәгате темасы:
Татарстан иленә рәхим итегез!”
(2-3 сыйныф укучыларына сыйныф сәгате)
Төзеде: Сунгатуллина Зульфия Абузаровна,
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
2016 нче ел
Тема: “ Татарстан иленә рәхим итегез!”
Максат: - укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм тыңлап аңлау сәләтен үстерү;
-туган ягыбызның табигате, танылган шәһәрләре турында сөйләшү.
-өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә һәм язуда уңышлы итеп куллана белергә өйрәтү;
-балаларда туган як белән кызыксыну һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: ТР турында рәсемнәр, флагы, картасы, аудиокассета, гимн, президентның
портреты, китаплар,компьютер,презентация.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату
Методлар: сүзлек эше, кросссворд чишү, сорауларга-җаваплар, тәрҗемә эше.
Дәрес барышы.
-Татар халык биюе.
I. Оештыру өлеше.
1. Уңай психологик атмосфера тудыру.
Укытучы: Хәерле көн! “Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар. Без дә, елмаеп,
кунакларыбызны сәламлик.
Укытучы:
- Дәресебезне Г. Зәйнәшеваның “Туган җирем – Татарстан!” шигыреннән өзек белән башлыйсым
килә.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
Елга –күлләре, урман – болыннары, уңдырышлы басу – кырлары белән бергә,җир асты
байлыклары белән дә данлыклы, искиткеч бай, гүзә табигатьле Татарстан җиренә рәхим итегез!
-Сөмбел, әйт әле ә нәрсә ул Туган ил?
-Туган ил ул – синең әтиең, әниең, апаң, энең,сеңлең,әбиең, бабаң. Ул- синең
туган,яшәгән йортың, урамың, авылың. Ул – синең сулаган һаваң,басып йөргән җирең. Безнең
барыбыз өчен дә газиз Туган илебез – Татарстан Республикасы.
Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй туган җирем.
Күкрәп яшә, Татарстан,
Җөмһүриятем минем!
.Бу дөньяда мин бер ятим түгел,
Горурлыкка тулы хакым бар:
Тигезләргә мине тигез иткән
Республикам, туган халкым бар.
( Нурмөхәммәт Хисамов)
Без бүген Татарстанның иң алдынгы шәһәрләренә сәяхәткә барырбыз. Безне һәр шәһәрдә
кызыклы очрашулар көтә.
1. Татарстан – безнең Ватаныбыз. Ул Татарстан Республикасы дип атала. Аның гербы,
флагы һәм гимны бар. Татарстан Республикасының гимнын композитор Рөстәм Яхин
язган. Гербта канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул дәүләтебезнең мөстәкыйль һәм көчле булуын
күрсәтә. Татарстанда татарлар, руслар, марилар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләтләр дус
яшиләр.
6нчы ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Конституциядә татар һәм рус телләре
дәүләт телләре дип язылган.
Республикада нефть, газ, битум чыга. Самолётлар, автомобильләр,
вертолётлар, суднолар төзелә. Кырларда мул уңыш үсә.
Казан – республикабызның иң зур шәһәре. Анда 1 миллионнан артык кеше яши.
Шәһәр җиде районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм
Авиатөзелеш районнары.
Шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында тарихи һәйкәл Кремль балкып тора.
Кремль ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Сөембикә
манарасы, Благовещение соборы урнашкан.
Кремль каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм
аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.
2. Табышмак әйтәм.Бер туктаусыз йөри . Урыныннан кузгалмый (сәгать)
- Сәгатьне кайсы шәһәрдә ясыйлар?
Балалар: Чистай шәһәрендә.
Алия , Чистай шәһәрен картадан күрсәт әле. Бик дөрес . Хәзер без сезнең белән Чистай
шәhәре турында сөйләшербез.Бу шәhәрдә “Восток”сәгатъ заводы бар.Ул сәгатьләр чыгара.
Дөньядагы күп илләр аңардан файдаланалар.Чистай ---борынгы шәhәр. Анда Кама елгасы ага.
3. 1. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты” дип акыра,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)
2. Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)
3. Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)
4.Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый ,китә очып ,
Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)
Ә быел Г. Тукайның ничә еллыгын билгеләп үтәбез? (130ел)
4. Хәзерге көндә дөньяда иң эре нефть чыгару үзәге булып торучы шәһәрләр? (Әлмәт,
Лениногорск)
Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе- Татнефть тә Әлмәттә урнашкан.
Әлмәт - республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан иң көчле индустриаль
үзәк . Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, метал эшкәртүчеләр, газ сәнагате
хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр
район һәм шәһәрнең икътисадын үстерүдә зур көч куялар.
Лениногорск – тиз үсүче яшь шәһәр. Әлмәт шәһәре кебек үк, бер үк вакытта нефть
чыгару һәм бу эшләргә җитәкчелек итү үзәге дә. Лениногорск – Татарстанның иң матур,
иң яшел шәһәрләреннән берсе.
- Ягез әле .бу шәһәрләрне картадан күрсәтегез.
5. Минем кулымда ромашка чәчәге, ләкин ул гади генә түгел, тылсымлы. Аның
тылсымын укып белербез. “Мәкаль әйтеш” уены.
1)Җиде кат үлчә, (бер кат кис).
2) Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын).
3)Яхшы сүз җанга дәва,(яман сүз җанга яра).
4)Тырышкан табар, (ташка кадак кагар).
5)Туры әйткән котылган, (ялганлаган тотылган).
6) Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).
7) Күп укыган – (күп белә).
8. Эшләмәгән –( ашамый).
Ана телебезне онытырга ярамый. Ана телебезне онытсак гореф – гадәтләребез онытыла.
Халкыбызның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре бар.Алар һәркайсыбызның йөрәк
түрендә саклана. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек, гаделлек
кебек матур сыйфатлар тәрбияләп була. Мәктәбебездә гореф гадәтләребезне, милли
традицияләребезне искә төшереп “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”
кебек бәйрәмнәр үткәрелә.
Авылларда бүген кызлар җыры,
Тальян моңы чыңлый өйләрдә
Иске йолаларны изге итеп,
Муллык җыры җиргә түгелә (“Каз өмәсе”)
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Табын түгәрәк булсын,
Гореф – гадәт онытылмасын!(“Нәүрүз”)
Сабан туе – хезмәт туе
Шатлык һәм бәхет туе
Уйнап , көлеп, җырлап, биеп
Бәйрәм итик көн буе.(“Сабантуй”) Видеолар күрсәтелә.
Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф гадәтләребезне
өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне
дәвам итсәк идә.
Җыр “Мин яратам сине Татарстан”