План-конспект внеурочной деятельности на тему "Обычаи и традиции татарского народа" для 1 класса

Саба муниципаль районы
Кызыл-Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе
2019-2020 нче уку елы өчен
1 сыйныфка эш программасы
Класстан тыш эшчәнлек.
Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.
(Конкурска)
Эшне башкарды: башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Давлитова Р.В.
Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.
Аңлатма язуы.
Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре,
кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга
мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән
сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь,
психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә
нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.
"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка
шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.
Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп
матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша.
Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган
баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр башкарырга
омтылышы да көчәя.
Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп
китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан
кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә
гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.
Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру
өчен мөмкинлекләр зур.
Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен
әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр
, инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре-
шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк
түрендә саклана, үз туган ягына тарта.
Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре
үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч
була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык
педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш
ию дип әйтергә була.
Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик
казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи
һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.
Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт
мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне
өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң
мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә
игътибар арта бара.
Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.
Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру
төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз
булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы
үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген,
зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә
ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен
кызык.
Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек,
җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга
тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку
дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта
баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә,
акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә
карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек
сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.
Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия
чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә
тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар
җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш
булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле
түгәрәк уеннарын алырга була.
Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты
халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора.
Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна.
Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста
һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен
белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча
сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән.
Тукай да өзгәләнеп туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә
белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның
сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире
сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган
карашы үзгәрүен һәркем күреп тора.
Әдәби уку дәресләрендә укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп
очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек
кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле
якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.
Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә
өстәмә чыганак итеп кулланыла. Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны
куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.
. Түгәрәкнең эш программасына татар халкының гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола
уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым.
"Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен керттем. Җырлы- биюле
уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдым .Халык
йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата
хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар
тәртибендә үзгәрешләр сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең
сәламәтлекләренә карата уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең
урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә
тиешбез.
Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке
дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып
эшләргә бурычлы.
Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең
акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар,
технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп
калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге
һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без
үзебезнең татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?
Программа атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 33 сәгать.
Тема
Эш төрләре
Сәг.
сан
ы
Дәрес төре
Үткәрү
вакыты
План факт
1
Туган илем – газиз җирем.
Туган авылым
Укучыларны
республика, район,
авыл(Тимершык)
тарихы,атамасы
белән таныштыру;
гаилә тарихын өйрәнү,
нәсел-нәсәпне барлау;
укучыларда туганлык,
партиотик хисләр
тәрбияләү.
1
Дәрес
презентация
2
Мәктәп музеена экскурсия
Халкымның үткәне
белән якыннанрак
таныштыру; эш
кораллары, киемнәре,
бизәнү әйберләре һ.б.
1
Экскурсия-
дәрес
3
Халык һөнәрләре һәм
кәсепләре:
( авылым һөнәрчеләре.
. Игенчелек һәм
итекчелек һөнәрләре
турында мәгълүмат
бирү.(Авылымның
игенчеләре, итекчеләре
һ.б. һөнәрчеләре..)
3
Дәрес-
презентация
4
Татар балаларының
хәрәкәтле милли уеннары
тизлек, зирәклек,
җитезлек уеннары
(Башлангыч сыйныф
укучысы мөстәкыйль
эшләргә, уйнарга,
уйларга тырыша.
Уеннар барышында
үзе үк үзгәрешләр дә
кертә ала.)
3
Уен-дәрес
5
Халык авыз иҗаты
- Татар халык
әкиятләре, бәетләр.
2
Уен-дәрес
6
Татар мәкальләре.
Туган ил, хезмәт,
дуслык, батырлык
турында мәкальләр
1
Уен –ярыш
7
Табышмаклар,
сынамышлар, санамышлар,
такмаклар, бишек
җырлары.
Укучыларның зиһенен
үстерү, сөйләм
байлыгын арттыруга
биремнәр.
1
КВН дәрес
8
Символлар һәм
традицияләр –
Россия
Федерациясенең
Дәүләт флагы, гербы
1
Дәрес-
презентация
һәм гимны. Мәскәү –
Россия башкаласы
турында күрсәтү,
сөйләү
9
. Казан – Татарстан
башкаласы.. "Дәүләт
символларын беләсеңме?”
Татарстанның
Дәүләт флагы, гербы
Татарстан районнары
һәм шәһәрләренең
символлары һәм
традицияләре, гимны
1
Дәрес-
презентация
10
Милли бәйрәмнәр.
(Аулак өй)
Йолалар; татар
халкының көзге-
кышкы (Сөмбелә,
кунаклашу, каз өмәсе,
аулак өй һәм
башкалар)
2
Уен-дәрес
11
Милли
бәйрәмнәр(Сабантуй,”Зәрә
гә”-йомырка җыю)
Язгы-җәйге
( Нәүрүз, боз озату,
карга боткасы,
Сабантуй, Нардуган,
Җыен бәйрәме һ. б.)
йолалар һәм
бәйрәмнәр.
2
Уен-дәрес
12
Халык җырлары
Фольклор.
Балада эстетик
ләззәтләнү,шатлык,
канәгатьләнү хисләре
тәрбияләү;
җырларҖырлау,барм
ак уеннары, җырлы -
биюле уеннар- "Чума
үрдәк, чума каз".
"Миңлебай","Кәрия-
Зәкәрия" уеннары һ.б
2
Җырлы-биюле
уен- дәрес
13
Милли кием үзенчәлекләре
Татарстан
халыкларының
декоратив-гамәли
сәнгате элементлары
белән танышу
Татар хатын-
кызларының милли
киеме. Ир-атларның
милли киеме. Милли
киемнәрнең бизәлеше,
төсләре.
1
Дәрес -
презентация
14
Милли ризыклар
Милли ризыклар
төрлелеге белән
таныштыру;
2
Әңгәмә
матурлыкны күрә
белергә өйрәтү,
балаларда иҗади
фикерләүне үстерү;
милли гореф-
гадәтләргә сак караш,
хөрмәт
тәрбияләү.өйрәтү;
15
Татар халкының
декоратив-гамәли сәнгате
Халык орнаментларын
рәсемләү
1
дәрес
презентация
16
Яңа елны бәйрәм итү
йолалары
1-гыйнвар-Яңа ел
көне.Туган-тумачаның
бер-берсен
котлаулары.Бал-
маскарад ясаулар.
1
17
Татарларда зәркан
(ювелир) сәнгате.
Туку, тегү, алтын
белән чигү. Күн аяк
киемнәре тегү, күн
бизәкләү. Татар өен
җиһазлау. Татар
хатын- кызларының
бизәнү әйберләре
1
Дәрес
презентация
18
Хатын-кызларның бизәнү
әйберләре..
Татарстан
халыкларының милли
киемнәре
1
Дәрес-
презентация
19
Яшьләр уены.
Татаркызлары, татар
егетләренең кичке
уеннары турында .
1
Әңгәмә
20
. Туй ашлары
традицияләре.
аларны тәкъдим итү
1
Әңгәмә
21
Орлык чыгару.
-язгы йола һәм
бәйрәмнәр циклы чәчү
башлануга
багышланган йолалар
белән таныштыру
1
Дәрес-әңгәмә
22
Корбан чалу.
ел тәүлегендә
үткәрелә торган
җәмгыяви, дини
бәйрәмнәр арасында
иминлек, мул уңыш
теләп, күмәкләшеп
корбан чалу, корбан
итен бергәләп пешереп
ашау йоласы турында
аңлап калулары
1
Дәрес-әңгәмә
23
Яңгыр теләү йолалары.
-ирләр дә, хатыннар
да, картлар һәм бала-
чагалар да башлап
йөрергә мөмкинлеген,
төрле ярмалардан
ботка пешерүләр,
башлар алдыннан
1
әңгәмә
намаз укылулар
турында сөйләү
24
Каз өмәсе.
Күмәкләшеп каз
йолкулар, мамыгыннан
мендәр, түшәк,
ястыклар ясау
турында аңлатма
бирү, аулак өйләр
оештыру турында .
1
Дәрес-
презентация
Кулланылган әдәбият:
1. Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
2. ” Сөйли белгән морадына ирешкән”. Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
3. “Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
4. Татар халык иҗаты
5. Татар халык ашлары.
6. “Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.