Презентация "Кеше кайчан матур була?"
Подписи к слайдам:
Кеше кайчан матур була?
- Кеше кайчан матур була?
- Кеше матур шул чакта —
- башкаларны чакырганда
- үзе яккан учакка;
- Кеше кайчан матур була?
- Кеше матур шул мәлдә —
- иң авыр минутында да
- тормышка гашыйк хәлдә;
- Разил Вәлиев
- 1)Ә. Еникинең иҗатын өйрәнүне дәвам итү, укучыларны “Матурлык” хикәясенең эчтәлеген төшендерү.
- 2) Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.
- 3) Укучыларда ата- аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү.
- 4) Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм аларда матурлык хисләре тәрбияләү.
- Ә.Еники –чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да .
- Әмирхан Еники
- (1909-2000)
- Матурлык- җыйма исем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзнең мәгънәләре шундый: 1) барлык матур, күңелгә рәхәтлек бирә торган күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре; 2) матур сокланырлык табигать; 3) ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; 4) кеше эшчәнлегендә уңай хуплана торган сыйфат.
- Ана-бөек исем,
- Нәрсә җитә ана булуга!
- Хатыннарның бөтен матурлыгы,
- Бөтен күрке –ана булуда!
- Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә “
- ана матурлыгы”.
- 1. ” Бәдретдиннең әнисе матур.” дигән темага проект эше эшләргә
- 2.Бәдретдин образына характеристика язарга.
- 3.Үзегезгә ошаган бер өзекне тасвирлап рәсем ясарга .
- Бәдретдиннәрнең әйләре иске, ләкин ________
- Бәдретдин ярлы, ләкин бөтен ______________
- Әнисенең бите ямьсез, ләкин күңеле ________
- Әсәр _____________________________турында.
- Әсәр ______________________________өйрәтә