Конспект урока "Саулык - зур байлык" 1 класс

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары куйган таләпләрнең берсе булып балаларда сәламәт яшәү культурасы формалаштыру
тора. Шул таләпләрне күздә тотып хәзерге заманча дәресләр сәламәтлек саклау технологияләре белән төзелә. Дәресләрнең бер
элементы булып физкультминутлар мөһим урын алып тора .
Бу эштә миңа балалар фольклоры бик зур ярдәмгә килде.
Сәламәт буын тәрбияләү - милли тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше. Уеннар аша бала физик яктан сау-сәламәт булып үсү белән
беррәттән туган телнең нечкәлекләренә төшенә, әхлак тәрбиясе ала. Рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә халык авыз
иҗатының әһәмияте бик зур.
Предмет: Әдәби уку
Класс: 1 нче сыйныф
Тема: Саулык – зур байлык
Дәрес тибы: Сөйләм үстерү дәресе
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү максаты: сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
3. Тәрбия бирү максаты: сәламәт яшәүгә уңай мотивация булдыру
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
1. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: сәламәт яшәү рәвеше алып баруның, үзе һәм тирә-яктагылар өчен зарарсыз яшәү кагыйдәләрен
үтәүнең мөһимлегенә төшенү.
2. Метапредмет нәтиҗәләр: - танып-белү: кирәкле мәгълүматны укытучы ярдәмендә табу һәм билгеләү;
- регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү, истә калдыру;
- коммуникатив: бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.
3. Предмет нәтиҗәләре: мәкальнең мәгнәсен аңлатып бирә белү.
Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья, физкультура.
Ресурслар: Төп: Татар халык иҗаты җыентыклары “Мәкальләр һәм әйтемнәр”, “Балалар фольклоры”
Өстәмә: презентация “Саулык-зур байлык”.
Эшне оештыру: парларда, индивидуаль.
Төп төшенчәләр: мәкаль, саулык, сәламәтлек.
Педагогик технология: өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.
Дәрес этаплары:
I. Мотивлаштыру: Максат: уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:- Хәерле көн, балалар.
Балалар: - Хәерле көн сезгә дә,
Хәерле көн безгә дә.
Укытучы:- Дәресебезне уен белән башлап җибәрергә тикъдим итәм. Ул “Мин, мин, мин һәм минем дусларым дип атала” . Мин сезгә
җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин, мин, мин һәм минем дусларым” дип әйтерсез, килешмисез
икән дәшмисез инде.
А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?
Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?
В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?
Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?
Д) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?
г) Кем чистарта тешләрен һәр иртәсен һәм кичен?
II. Актуальләштерү
Максаты: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.
Укытучы: - Мин укыган җөмләләрнең кайсылары белән сез килештегез һәм ни өчен?
Балалардан көтелгән җавап: - Чаңгыда шуу, зарядка ясау, теш чистарту болар яхшы гадәтләр, без аларны үтәргә тиеш.
Укытучы: - Әйе, ә сагыз чәйнәү, кулны юмыйча ашау- болар начар гадәтләр, алар безгә кирәк түгел.
Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
Балалардан көтелгән җавап: - Сәламәтлек турында.
Укытучы:- Әйдәгез, бүгенге дәреснең темасын “Саулык- зур байлык” дигән татар халык мәкале белән билгелик. (Слайд 2)
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы: - Нәрсә ул саулык? Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?
Балалардан көтелгән җавап:
- Саулык ул - сәламәтлек дигән сүз.
- Саулык ул - авырмыйча , чирләмичә яшәү дигән сүз.
Укытучы:- Ә нигә аны зур байлык диләр? Акча бит инде ул зур байлык?
Балалардан көтелгән җавап:
- Саулыкны акчага сатып алып булмый
- Акча бик тиз бетә, ә сәламәтлек безгә гомер буена кирәк
- Авырган чакта эшләп тә, укып та, уйнап та булмый.
Укытучы: “Байлык бер айлык, саулык - гомерлек “ ди татар халык мәкале. (Слайд 3)
Димәк сәламәтлек – байлыкларның иң-иң зурысы булып чыга. Саулык булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә ала.
Сезгә өлкәннәр, әби-бабайларыгыз гел “Зур булып үс, сау-сәламәт бул балам дип” гел теләп торалар. Алар бер дә “Акчаң күп булсын”
дип әйтмиләр бит.
Балаларга хор белән мәкальләрне укырга тәкъдим ителә.
Хор белән “Байлык бер айлык, саулык - гомерлек “ мәкален укыйлар.
Укытучы:- Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып мәкальләрне язып куегыз, истә калдырырга тырышыгыз. (язганда дөрес утыру, ручкаларны дөрес
тоту кагыйдәләре искәртелеп кителә)
Балалар “Байлык бер айлык, саулык - гомерлек “ мәкален дәфтәрләргә язып куялар.
Укытучы: - Кемнәр эшләрен тәмамлаган, дәфтәрегезне күршегез белән алыштырыгыз. Бер-берегезнең язуын тикшерегез.
Балалар бер-берләреннең эшләрен тикшерәләр.
Укытучы:- Балалар, бармак уены уйнап, бармакларны ял иттереп алыйк.
Физкультминут (1 мин). Бармакларны ял иттерү.
Бармак уены:
Карга килер – казан асар,
Торна килер – тоз салыр,
Саескан килер-салма салыр,
Песнәк килер –пешерер,
Чыпчык килер- төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Кечкенә түти туймый калыр,
Кетер-кетер, кетер-кетер,
Казан төбен кимерер.
Укытучы:- Балалар,сезнең сәламәт буласыгыз киләме?
Балалардан көтелгән җавап: - Килә.
Укытучы: - Моның өчен нишләргә кирәк? Парларда тиз генә киңәшләшеп алыгыз. Һәр пар бер кагыйдә әйтергә тиеш була.
Балалардан көтелгән җаваплар:
- Авырмас өчен чыныгырга кирәк
- Чиста-пөхтә йөрергә кирәк
- Дөрес тукланырга
- Көндәлек режимны үтәргә
- Спорт белән шөгыльләнергә
- Һәр көн иртән физзарядка ясарга
- Ешрак саф һавада уйнарга.
Укытучы: - Афәрин, булдырдыгыз. Әйе, балалар, “хәрәкәттә - бәрәкәт” ди тагын бер татар халык мәкале. Әйдәгез без дә хәрәкәтләнеп ,
уйнап алабыз. (Слайд 4)
Физкультминут (2 мин)
Миңлебай
Балалар түгәрәк уртасына бер баланы чыгаралар да, үзләре кул тотышып, әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә әйтеп,
кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астына шуны ук кабатлыйлар.
Хор: Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Уртадагы бала (кыланып):
Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз шулай.
Хор: Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай
Уртадагы бала түгәрәктән берәүне тартып чыгара да үзе аның урынына кереп әйләнә. Уен шулай дәвам итә.
IV. Яңа белемне куллану:
Максаты: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаштыру/
Бәрәкәт сүзе өстендә эшләү.
Укытучы: Бәрәкәт- муллык, байлык дигән сүз. Ә иң зур байлык – ул саулык. Димәк күбрәк хәрәкәтләнгән саен, без сәламәтрәк булабыз.
Укытучы: - Хәзер урамда кайсы вакыт- нинди ел фасылы? (Слайд 5)
Балалар җавабы: -Кыш.
Укытучы: - Кем кыш турында табышмаклар белә?
- Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
- Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон булды.
- Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
Балалар үзләре белгән табышмакларны әйтәләр
Укытучы:- Ә сез кышны яратасызмы? Ни өчен яратасыз? (Слайд 6)
Балалардан көтелгән җаваплар:
- Чаңгы-чанада шуабыз
- Кар атышып уйныйбыз
- Кар бабай ясыйбыз
- Тимераякта шуабыз
- Хоккей уйныйбыз
Һ. б.
(Слайд 7)Укытучы: - Игътибар белән тактадагы рәсемнәргә карагыз. Бу рәсемнәрдә сезнең кебек кышкы уеннар яратучы балалар төшерелгән.
Ләкин, ай-яй-яй, болар белән бик куркыныч хәлләр килеп чыккан түгелме соң? Ни өчен болай килеп чыккан соң?
Балалардан көтелгән җавап: - Алар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр
Укытучы: - Әйе, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр. Ә без сезнең белән ул кагыйдәләрне бик яхшы беләбез. Хәзер тагын бер кат
искә төшереп китсәк бер дә артык булмас дип уйлыйм.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү:
- Машина йөргән җирдә уйнарга ярамый;
- Яр буенда чана шуарга ярамый;
- Чаңгыда текә тау өстеннән шуып төшүе бик куркыныч, зур әзерлек үткән спортсменнар гына текә тауларда шуа ала.
- Тимераякта махсус шугалакларда гына шуарга кирәк;
Һ. б.
Укытучы: - Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәсәгез, һәрвакыт исән-имин булырсыз!
V. Рефлексия
Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
Укытучы: - Я, әйтегез инде бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр белдегез?
Нинди мәкальләр ишетеп үттегез.
Балалардан көтелгән җаваплар:
- сау-сәламәт булуның зур әһәмиятен;
- бәрәкәт сүзенең мәгънәсен;
- кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәклеген;
- мәкальләр: “Саулык-зур байлык”, “Байлык-бер айлык, саулык-гомерлек”, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” һ. б.
VI. Йомгаклау
(Слайд 8) Укытучы: - Урамда хәзер кыш. Кышны без уеннары, чисталыгы өчен бик яратсак та, безгә аның кояшлы көннәре бик җитми. Кояш
кышын сагындырып кына чыга. Бәлкем без аны чакырып карарбыз. Кабатлагыз һәм истә калдырырга тырышыгыз.
Кояш чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга,
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Балалар укытучы артыннан кабатлый
Укытучы: - Бүгенге дәресебез тәмам. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Кулланылган әдәбият:
1. Исәнбәт Н. Татар халык иҗаты җыентыклары.Мәкальләр һәм әйтемнәр, Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1984
2. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 1984