Конспект урока "Минем гаиләм – күңел нурым" 5 класс

5 нче сыйныфта(рус төркемендә) интеграль дәрес эшкәртмәсе
Тема: Минем гаиләм күңел нурым
Максат : 1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага,
балаларга йөкләнгән бурычларны барлау.
2. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгыту.
3. Ата-анага хөрмәт тәрбияләү.
Материал : компьютер, слайдлар
Дәрес барышы
1. Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру максатыннан әңгәмә үткәрелә.
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме?
-
- Гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була.
Балалар, ә сез «гаилә» сүзен ничек анлыйсыз? (Укучыларның фикерләре
тыңлана).
- Әйе, балалар, гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә
ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр
тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия
ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә
ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.
2. Уку мәсьәләсен кую.
( 1 нче слайд. “2008 ел - Гаилә елы” эмблемасы күрсәтелә. )
- Слайдка карагыз әле! Анда ниләр күрәсез?
- 2008 нче ел - Гаилә елы буларак үтте. Слайдта аның эмблемасы
күрсәтелгән. Гаиләдә 4 кеше яши: әти, әни, ике бала. Алар бәхетле.
Өйнең морҗасыннан төтен чыга. Анда җылы, рәхәт.
- Гаилә сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?
- Гаилә ул - әти, әни, балалар бергә җыелып яшәү.
Сүзлек эше.
Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм туганнардан торган кешеләр
төркеме.
2. Күч. сөйл. Бергә эшләүче, максат һәм кызыксыну өлкәсе бер
булган кешеләр коллективы.
Җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала.
Үз – үзеңә бәя кую.
3. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерү.
1 нче бирем.
- Үзегезнең гаиләләрегез белән таныштырыгыз әле!
- (укучылар сөйли, алар сөйләгәндә слайд бара гаиләләре турында)
- Укучылар, сыйныфташларыгызның гаиләләре турында ишеттегез. Мин
сезнең шундый гаиләләрдә тәрбияләнүегезгә шат. Хәзер бу слайдка
игътибар итик әле. Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (2 нче слайд.
Гаилә - тормыш чишмәсе” , “the family is a life source.)
- (Укучылар сөйли)
- Үз – үзеңә бәя кую.
2 нче бирем
- Әни - гаиләдә иң кадерле кеше. Аны ни өчен изгеләштерәбез? (3 нче
слайд. “Ана – шәфкать диңгезе”, “mother is the kindness ocean.)
- Укучы
- Укучылар, халкыбыз бала тәрбияләүдә атага да югары бәя бирә.
Мисаллар белән аңлатыгыз әле! (4 нче слайд. ”Аталар сүзе акылның
үзе”, “words of the father - are wisest.)
-
- Әйе, әти-әниегез сезнең тормышта кирәкле, файдалы кеше булып
үсүегезне тели. Слайдта язылган мәкаль дә шуны раслый. Сезнең тырышып
укуыгыз - алар өчен зур шатлык.
Үз – үзеңә бәя кую.
3. .” Мәкальләрне дәвам ит” уены
(укытучы мәкальнең башын башлый , укучылар дәвам итә)
- Бердәм йортта - ( бәрәкәт була)
- Әнкәм йорты - (алтын бишек)
- Кечегә шәфкать итеп юл бир, (олыга хөрмәт итеп кул бир)
(укучылар үзләре дә өстәргә мөмкин)
Һәм киресенчә инглиз мәкальләрен дәвам итегез:
East or West (home is best)
The love of a family is (life's greatest blessing)
A tree is known (by its fruit).
4. Тату гаиләдә яшәү үзе бер бәхет ул, укучылар. Гаиләдә һәркем
бер – берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиеш.
Әйдәгез , бергәләп сезнең өчен үрнәк эшләр, кагыйдәләрне үзебезгә үрнәк
итеп алабыз. Аларга нинди сыйфатлар керә икән? куылар әйтеп торалар,
укытучы экранга чыгара)
1.Гаиләгездә кулыгыздан килгән кадәр өйдәге эшләрдә булышыгыз.
2. respect the grandmother and the grandfather
3.Авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмагыз.
4. you love mother and the father equally
5.Абый – апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз.
5.Рефлекция.
- Укучылар, бүгенге дәрестә кемнәр турында сөйләштек?
- Әти-әниегезнең кайсы сыйфатларын үзегезгә үрнәк итеп алыр идегез?
- Дәрес кайсы ягы белән сезгә файдалы булды?
Җаваплар.
Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.
6. Кире җавап:
-Дәрес мина ошады, чөнки...
-Дәрес миңа ошамады, чөнки...
-Алдагы дәрескә теләкләр....