Конспект урока "Сингармонизм законы турында төшенчә" 5 класс

Ильина Миләүшә Әхтәм кызы Минзәлә шәһәре гимназиясенең югары
квалификация категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы, Зәһриева Гөлнара
Рөстәм кызы Минзәлә шәһәре гимназиясенең беренче квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбият укытучысы.
5нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Тема: Сингармонизм законы турында төшенчә.
Максат: сингармонизм законы һәм аныӊ ике төре турында төшенчә формалаштыру.
Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек .Г.Хәсәншина. Казан: Мәгариф, 2012. 100
б. 50 нче бирем), сүзлек дәфтәре, кагыйдә китабы, карточкалар, экран, “Татар теленең
аңлатмалы сүзлеге”.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1. а) психологик уңай халәт тудыру:
- Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунакларыбыз!!! Кәефләрегез ничек? Урамда көз
уртасы, дөнья алтынга күмелә, сезгә көзнең матурлыгы турында искиткеч матур шигырь
укыйсым килә (1-4 нче слайдлар )
Көз йөри.
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп,
Урман буйлап алтын көз йөри.
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,
Саламнардан зур эскертләр куеп,
Кара җирне уҗым белән каплап,
Тракторлар белән гөрләп-шаулап,
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Балаларны мәктәпләргә дәшеп,
Аяк асларына яфрак чәчеп,
Тәрәзләрне яңгыр белән юып,
Күп кошларны җылы якка куып,
Урам буйлап наян көз йөри.
Гәрәй Рәхим.
- Укучылар мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә җанлы, актив эшләвегезне телим.
ә) белемнәрне актуальләштерү:
- Әйдәгез, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп китик.
- Һәр өстәлдә карточкалар ята, сезнең белән ДЖОТ ТОТС үтибез.
Бирем: сузык авазлар язарга. (а, ә, у, ү, о, ө, и, ы, э)
- Бу авазлар белән Сорт Картс эшлибез.
- Сез җавап бирергә әзерме? Һәр төркем эш нәтиҗәсе белән таныштыра.
(Һәр төркемнән бер бала җавап бирә)
5 нче слайд Бәяләү критерие: ( СОРТ КАРТС)
“5” – 4 төркемгә аера алган (калын, нечкә сузык, иренләшкән, иренләшмәгән сузык).
“4” – 3 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык, иренләшкән сузык).
“3” – 2 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык).
- Димәк, сузык авазлар...(балалар әйтә: калын,нечкә, иренләшкән, иренләшмәгән
була)
6 нчы слайд. Сүзләргә кушымча ялгау.
Бал... (- лы/ -ле)
Болын (-нар/ -нәр)
Күл... (-лар/ -ләр)
Уй...(-ла/ -лә)
Яшел... (-лык/ -лек)
Нәтиҗә. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә
кушымча ялгана.
2. УМ кую ситуациясе.
7 нче слайдта ребус чыга.
- Ә хәзер ребус чишәбез.( Сингармонизм сүзе чыга)
- Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Аңлата аласызмы? (Юк.)
- Нинди ярдәмлеккә таянып, сүзнең лексик мәгънәсен белә алабыз?
(Сүзлек, интернет, кагыйдә китабы)
- Мин сездән бу җавапны көттем. Сүзлекләр әзерләп куйдым. Ә сез, егетләр,
интернеттан эзләп карагыз.
(Кемдер интернеттан эзли, кемдер сүзлектән)
- Кайсы өстәлгә сүз бирәбез? Игътибар белән тыңлагыз, исегездә калдырыгыз.
( Җавапны укыйлар)
- Димәк, укучылар сингармонизм сүзе нәрсәне аңлата? К.җ.: Сузыкларныӊ, бер-
берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сингармонизм дип атала.
- Әйе, сингармонизм сүзе гармония дигән сүздән ясалган. Гармония ул - ярашу,
килешеп яшәү дигән сүз. Татар сүзләре нәрсәдә яраша булып чыга инде?
(калынлыкта-нечкәлектә ярашалар.)
- Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз инде?
(сингармонизм турында өйрәнәбез)
8 нче слайдта сингармонизм сүзе тора.
II. УМ адымлап чишү.
Дәреслек белән эш. 341 нче күнегү
- Кадерле укучылар, дәреслекнең 100 нче битен ачабыз, 341 нче күнегүне табабыз.
Раилә биремне - кычкырып, калганнар эчтән укый. Бирем аңлашылдымы?(әйе)
- Шигырьне Фирүзә сәнгатьле итеп укый.
(Таблица тактага сызып куелган.)
- Биремне ике укучы тактада эшли, калганнары – дәфтәрдә.
Калын сузыклы Нечкә сузыклы
сүзләр сүзләр
урамда мин
буран өйдә
торам тәрәзә
аша тик
авыз
ерам
5 нче слайдта дөрес вариант чыгарыла.
- Ә хәзер такта янындагылар бер-берсен тикшерә, бәяли, ә калганнар дәфтәрләрне
күршегез белән алышып.
Үзара бәяләү (эшләрне алышынып бәяләү)
9 нчы слайдта күрсәтелә.
Бәяләү критерие:
“5” ле – хаталар юк
“4” ле 1-2 хата
“3” ле 3-4 хата
Үзбәя.
- Кем мин калын сузыкларны нечкә сузыклардан аера беләм ди, кул күтәрә.
- Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
К.җ.: Күнегүдә бирелгән сүзләрдә я калын сузыклар гына, я нечкә сузыклар гына бар.
- Бик яхшы.
2. 342 нче күнегү. (Карточкаларда эш. Релли Коуч.)
- Ә хәзер Релли Коуч, карточкаларда эшлибез. Бер карандаш кына эшли. А партнеры
карандаш ала, беренче сүзнең тамыры һәм кушымчасына сыза. Карандашны В
партнерына бирә. Ул эшне бәяли һәм икенче сүзне анализлый. Шул тәртиптә дәвам итә.
бакчада әнием
дуслык сакла
көләләр бәхетле
(Бакча-да, әни-ем, дус-лык, сак-ла, биш-енче, көл-ә-ләр, бәхет-сез, уй-чан)
Үзара бәяләү.
- Тамыр һәм кушымчаларны карап чыгыгыз әле, нинди нәтиҗә ясап була? Парларда фикер
алышыгыз.
(Укучылар фикерләшә, бер укучыдан нәтиҗәне әйттерәбез.)
- Раилә, сез нинди нәтиҗәгә килдегез.
- Килешәсезме? Башка төрлерәк фикергә килүчеләр юкмы?
К.җ.: Калын сузыклардан торган сүзләргә калын сузыклы кушымчалар, нечкә
сузыклардан торган сүзләргә нечкә сузыклы кушымчалар ялгана икән. (Карточкаларны
җыеп алабыз.)
- Әйе, балалар, менә шулай сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы
сингармонизмның беренче законы рәт гармониясе дип атала.
- Ә нигә нәкъ менә рәт дигән сүз белән атаганар икән, нинди рәт булырга мөмкин бу?
(Алгы рәт сузыклары, арткы рәт сузыклары)
- Дөрес, балалар, я алгы, я арткы рәт сузыклары гына булганга, рәт гармониясенә
карый мондый сүзләр.
Ф и з м и н у т к а.
- Матур итеп бастык, урындыкларны ипләп кенә этеп куйдык, такта янына чыгып,
матур түгәрәк ясап басабыз. “Түбәтәй уены ” уйнап, ял итеп алабыз. Биреме җайлы:
түбәтәйле кеше татар биюе элементы күрсәтә, ә башкалар кабатлый, шуннан соң
гына түбәтәйне күршесенә тапшыра. Көй туктап, түбәтәй киеп калган укучы бирем
үти.
- Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?(Алма)
- Сузыкларда алгы һәм арткы була.(Рәт)
- Болында бар, кырда юк, урманда бар, өйдә юк.( н хәрефе)
3. 343нче күнегү.
- Дәреслек белән эшне дәвам итәбез. Бирелгән сүзләрне бергәләшеп дөрес итеп укыйбыз. -
- Сүзләрнең транцкрипциясен тактага һәм дәфтәрләргә язып куябыз. Тактага һәр өстәлдән
иң кыска чәчле укучы чыга.
сөенеч −[сөйөнөч], болытлы –[болотло], гомерлек –[ғөмөрлөк].
слайдта дөрес җавап
- 7 нче слайд белән җавапларны тикшерәбез,
хатасыз эшкә – “5” ле
1 хатага – “4” ле
2 хатага – “3” ле куябыз.
- Әйдәгез бер нәтиҗәгә килик.
К.җ.: Иренләшкән [о], [ө] сузыклары беренче иҗектә килсә, башка иҗекләрдә дә нәкъ
шулай ишетелә, әмма ...
Беренче иҗектә килгән ирен сузыклары ], [ө] калган иҗекләрдәге ], ] авазларына
тәэсир итәләр, һәм [ы], [э] авазлары да иренләшәләр.
- Әйе, балалар, бу күренеш сингармонизмның икенче төре ирен гармониясе дип
атала. Ирен гармониясе. Ни өчен нәкъ менә ирен гармониясе?
, ө иренләшкән авазлар.)
- Авыз апппараты иренләшкән авазны әйтергә җыенгач, үзеннән-үзе калган
авазларны да үзенә яраклаштыра.
Үзбәя.
- Кем ирен гармониясен аңлады, кулын күтәрә.
III. Модельләштерү.
344 нче күнегү.
Текст өстендә эш. Проблемалы уку.
- Парларда эшлибез. Һәр укучы 101 нче биттәге кагыйдәне эчтән тулысынча укып
чыга һәм күршесенә бик яхшылап аңлата, аннан рольләрне алышабыз.
- Ә хәзер укыган кагыйдәне төркемнәрдә модельләштерәбез, якларга әзерләнәбез.
(модель форматын тарата)
- Һәр өстәлдән бер укучы эшне ( модельне) яклый.
К. җ.:
Сингармонизм
I төре II төре
(рәт гармониясе) ( ирен гармониясе)
сузыкларныӊ калынлыкта- 1 нче иҗектәге [о], [ө] авазлары тәэсирендә
нечкәлектә ярашуы башка иҗектәге [ы], [э]авазлары иренләшү
Кунаклардан кул чаптырып бәяләтү.
4. 345 нче күнегү. Текстны укыгач кына биремгә күчәбез.
- Балалар, сез сыйныфташларыгыз белән дусмы? Дуслыгыгыз нәрсәдә чагыла?
(Уйнаганда, уртак эш эшләгәндә, ...) (Әйе)
- Хәзер мин бер текст укыйм. Андагы Илгиз исемле малайның сыйныфташ кызына
карата үз-үзен тотышын ничек бәяләрсез? Игътибар белән тыңлагыз.
- Монда нәрсә турында сүз бара? кучылар бер-берсе белән сөйләшәләр,
хәрәкәтләнәләр, ә Илгиз исемле малай Зөлфиянең чәчен тарта)
- Ә Зөлфия аңа ничек җавап кайтара? (ул аңа борылып та карамый, дәресен ятлый
иде)
- Димәк, ...Зөлфия нинди? (Зөлфия укуга җаваплы карый)
- Ә Илгиз? (Илгиз җавапсызрак малай, укуга күңелен бирми)
- Илгизнең бу шуклыгын хуплаучылар-яклаучылар юкмы?!
- Беренче 4 җөмләдән рәт һәм ирен гармониясенә берәр мисал языгыз.
Төркемнәрдә эшлибез.
К.җ.:
Җөмлә номеры
Рәт гармониясе
Ирен гармониясе
1
дәрес
соңгы
2
тавыш
торыр
3
Илгиз
толымыннан
4
карамады
борылып
Үзбәя. 10-11 нче слайдларда.
рәт һәм ирен гармониясенә 4-әр мисал булса “5” ле;
рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә 3 кенә мисал “4” ле;
рәт гармониясенә 4 мисал бар, ә ирен гармониясенә ике генә “3” ле.
III. Рефлексия, бәяләү. (Аңлап җавап бирәләр. Үзара бәяне оештыралар, эшчәнлеккә
дөрес бәя бирүгә ирешү.)
1. Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
- УМ чишә алдыкмы? ( Әйе)
- Нинди юллар белән чиштек? үзлек кулландык, күнегүләр эшләдек,
траскрипцияләдек...)
2. Дәрескә гомуми бәя кую.
- Кем мин теманы тулысынча аңладым дип уйлый - ике кулын да күтәрә, теманы тагын
да өйрәнәсем бар әле дип уйласа – бер кулын күтәрә, ә кем инде теманы аңламадым дип
уйлый - ул кулын күтәрми. Кулларын күтәрми утыручылар юкмы? Үзбәя.
3. Өй эше: 12 нче слайдта (346 348 нче күнегүләр. Өч вариантта.Аңлатып бирәбез. Өч
төрле авырлыктагы күнегүләрне сайлап алу юлы белән башкарырга.)
- Өй эше: сайлап алып , 346, 347, 348нче күнегүләр.
- 346 нчы күнегүне сайлаган кеше – бирелгән сүзләрне сингармонизмның ике төренә
аерып яза.
- 347 не сайлаганнар – сингармонизмның беренче һәм икенче төрләренә 8 әр мисал уйлап
яза.
348 не сайлаучылар – “Төнбоеклар ник боек?” темасына шигырь яза, сингармонизм
законына буйсынмаган сүзләрнең астына сыза.
- Мин дәрестән нинди кәеф белән чыгам? (Смайликлар күтәрәләр)