Конспект урока "Без шәһәрдә яшибез"

Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле татар теле”
дәреслеге буенча төзелгән әдәби уку дәресенең эшкәртмәсе, 3 сыйныф.
Төзүче: Сабирова Г.Ш. – Яр Чаллы шәһәре 41 нче гомуми урта белем бирү
мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: “ Без шәһәрдә яшибез”тексты белән танышу
Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе
1. Белем бирү максаты: өйрәнелгән сүзләрне һәм грамматик конструкцияләрне
кулланып тема буенча сөйли белү, текст белән таныштыру.
2. Үстерү максаты: укучыларның аңлап уку күнекмәсен, сөйләм телен, тәнкыйди
фикерләү сәләтен, танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат: әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, бер-береңә хөрмәт, ышаныч хисе ,
туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет буенча: Тема буенча сүзләрне, бәйлек сүзләрне кулланып шәһәр турында сөйли,
текст белән эшли белү.
Метапредмет:
Шәхси: -бер-береңне хөрмәт итә белү; үз алдыңа максат куеп эшләү; төрле карашларны
чагыштыра, анализлый һәм ситуациягә бәя бирә белү.
Регулятив: эш урынын оештыра белү; уку мәсьәләсен кабул итү; эш тәртибен аңлап, үз
эшчәнлегеңне планлаштыру; уку хезмәтеңә бәя бирә белү.
Танып белү: чагыштыра, фикерли, тыңлый, сайлый, кирәкле мәгълүматны
таба,сорауларга җавап бирә,сөйли, гомумиләштерә белү.
Коммуникатив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, үз карашыңны яклый белү; сөйләмдә
аралаша белү; иптәшләрең һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү һәм уртак нәтиҗәгә
килү.
Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, рус теле, әйләнә- тирәне өйрәнү.
Җиһазлау: Р. З. Хәйдәрова “Күңелле татар теле” 3нче сыйныф өчен дәреслек, тема
буенча презентация,таратма материал.
Кулланылган метод-алымнар: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эшләү, ситуатив
күнегү чишү, кластер,инсерт, синквейн алымы.
Аңлатма язуы
3 нче сыйныфта Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “Күңелле
татар теле” дәреслеге буенча “Шәһәрдә һәм авылда” бүлегенэ әдәби укудан 8 сәгать
бирелә. “ Без шәһәрдә яшибез”тексты белән танышу бүлекнең 4нче сәгате. Милли төбәк
компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен, телен һәм тарихын, табигый-
географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы
үзе яши торган төбәкне , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен,
тарихын яхшы белергә тиеш. Шуңа нигезләнеп дәреслектәге“Без шәһәрдә яшибез”тексты
нигезендә укучылар өчен үзебез яшәгән шәһәребез турында өстәмә мәгълүмат бирерлек
текст төзелде.
Без шәһәрдә яшибез”тексты
Без Татарстанда яшибез. Анда зур шәһәрләр, матур авыллар күп.
Яр Чаллы- минем туган шәһәрем. Шәһәр Чулман елгасы буенда урнашкан. Ул алдынгы
һәм күпмилләтле шәһәр. Анда 80 гә якын милләт вәкиле яши. Шәһәрдә Боз сарае, Айти
парк, Энтузиастлар бульвары, дельфинарий, елга порты да бар.
Без күпкатлы йортларда яшибез. Ә Камаз заводы- безнең горурлыгыбыз. Мин Яр
Чаллыны яратам.
Дәрес барышы
I. Оештыру, уку эшчәнлеген мотивлаштыру
Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар!
(Җилкәгә -җилкә партнерлар белән исәнләшәләр. Бармаклар исәнләшүе, соңыннан кул
кысышалар. Биткә- бит партнерларга елмаю бүләк итү.)
Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Бүгенге темабыз кызыклы, матур күренешләргә бай,
булган белемнәрегезне дәрестә куллана алачаксыз. Уңышлар телим!
Укучылар, мин сезгә бик матур шигырь укыйм. Аны шагыйрь Илдар Юзеев язган.
Татарстаным
Көмеш суларың,
Зәңгәр урманың
Якын күңелгә,
Татарстаным!
Син- туган ягым,
Син- минем таңым
Татарстаным!
-Нәрсә турында сүз бара?
Димәк, бүгенге дәресебездә без республикабыз Татарстан турындагы белемнәребезне
киңәйтербез, туган җиребез турында тагын да күбрәк белербез.
Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары бар.
Үзбәя өчен критерий:
Светофор: Яшел төс- биремнәрне үти алдым. Работал хорошо.
Сары төс – 1-2 хатам булды. Нужна тренировка.
Кызыл төс – биремне иптәшләрем ярдәмендә үтәдем.Работал с помощью друга. Сез дәрес
барышында үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, сезгә актив һәм тырыш булуыгыз кирәк
булачак. Шулай итеп эшкә керешик. Бүген яңа белемнәрне нәрсәгә нигезләнеп ачарбыз
икән?
Девиз: Мин нәрсә беләм?
Мин нәрсә белмим?
Мин нәрсә белергә телим?
Үзем чишәм!
Үзем эшлим!
Без бергә! ( куллар бергә күтәрелә)
II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны
теркәү
Фонетик зарядка: санамышлар әйтелә. ( һәрбер төркем өйрәнелгән санамышлардан
үзләренә ошаганын сайлап әйтә.)
Укытучы: Бүген һава торышы нинди?
Көтелгән җавап: ( Көн салкын, аяз, кар яумый....)
- Син кышны яратасыңмы? Ни өчен? (җаваплар тыңлана)
- Ситуатив күнегү: Спроси у соседа :
- Есть ли у него лыжи, коньки?
- Хорошо ли он катается на коньках?
- Есть ли у них за домом каток?
- Узнайте у соседа . что он делал на зимних каникулах?
Укытучы: -Яхшы , рәхмәт. Булдырдыгыз.
III.Кыенлыкларның сәбәбен һәм урынын ачыклау.
1. Дәресебезне дәвам итеп сезгә төркемнәрдә эш тәкъдим ителә.
“Кластер” ысулын кулланып Татарстан турында белемнәрегезне бер калыпка салыгыз.
( А3 форматлы кәгазьгә һәрберсе берүк вакытта республикабыз турында мәгълүмат
язалар. Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә)
Үзбәя
IѴ.Кыенлыкларны чишү һәм тормышка ашыру юлларын билгеләү
Слайдта рәсем күрсәтелә. Татарстан картасы һәм Яр Чаллы шәһәре гербы рәсеме.
Нәрсә күрәсез? Нәрсә дип әйтеп була? Бу ике рәсемне ничек үзара бәйләп була? (Уйлау
өчен вакыт бирелә. Фикерләр тыңлана.)
Димәк, бу Яр Чаллы шәһәре гербы. Яр Чаллы шәһәре Татарстанда урнашкан. Ул безнең
туган шәһәребез
Үзебезнең шәһәребез турында күбрәк белер өчен текст белән танышырбыз.
Моның өчен текстны укыйбыз, сораулар бирәбез, җавап бирәбез, сөйлибез.
Ѵ. Проектны тормышка ашыру
1. Инсерт ысулы белән текстны укыгыз.( мөстәкыйль укып тамгалау)
2. Инсерт таблицасын тутырыгыз.( таблицаны мөстәкыйль тутыру)
ѴI. Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту
1. Карточкалар белән парлы эш. Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштырыгыз.
(Билгесез тәртиптә бирелгән җөмләләрне текст эчтәлеге буенча урнаштыру.Үрнәк буенча
тикшерү)
Ял итү( җырлы- хәрәкәтле уен)
ѴII. Мөстәкыйль эш һәм эталон буенча үзтикшерү
Рәсемнәр урынына тиешле сүзләрне куеп текстны укыгыз. (Рәсемнәр урынына текстка
туры килүче сүзләр кую,үрнәк буенча тикшерү)
ѴIII. Белем системасына кертү һәм кабатлау
“Кластер” ысулын кабат кулланып, яңа белемнәрне схемага теркәгез.( А3 форматлы
кәгазьгә яңа үзләштерелгән материалны теркиләр.) Үзбәя.
Сез бүген өйдә Яр Чаллы турында нәрсә сөйли алыр идегез? (Төркемнәрдә фикер
алышалар. Төркемнәрдәге эштән соң, һәр өстәл түгәрәк буенча сөйли)
ѴIII. Рефлексия
Татарстан , шәһәребез турында нәрсәләр белергә теләр идегез? Гомумиләштереп,
үзебезнең туган шәһәребез Яр Чаллыга багышлап, синквейн төзеп карагыз.
Өй эше
1.Текстны сөйләргә (пересказ обязат.!)
2.Сорауларга җавап ( Ответы на ?- по желанию)
3.Синквейн- тема: Яр Чаллы ( по желанию)
IX. Йомгаклау
Без бүген нәрсәләр өйрәндек? Чему мы сегодня научились? Что нового узнали? Слайд
буенча нәтиҗә ясау. Ә хәзер үз- үзегезне мөстәкыйль бәяләгез. Үзбәя, уңыш агачына
алмалар элү.