Презентация "Билгене белдерә торган сүзләр" 2 класс

Подписи к слайдам:

Билгене белдерә

торган сүзләр

(2 сыйныф)

МБГБУ “Саба районы Курсабаш төп гомумбелем бирү мәктәбе

Эшне башкаручы: Хәйруллина Гөлфия Гаптелислам кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы

“Тел дигән дәрья бар,  Төбендә энҗе- мәрҗән бар.  Белгәннәр чумып алыр,  Белмәгәннәр коры калыр.” 

Матур язу күнегүләре

Яз, яз, яз җитә, 

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар. 

Тукран

Кышлаучы кошлар

сандугач

Күчмә кошлар

Картина буенча эш

Яшел,йомшак, йомры, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, язгы, ямьле,ышанычлы, сыек, оялчан, өлгер.

Билгене белдерә торган сүзләргә карап, предмет исемен табарга

Мәкальләрне дәвам ит

аякны туңдыра

Кар матур да,

Кунак булсаң

тыйнак бул 

Сабыр төбе

сары алтын

Ул – йомшак, иркә, сырпаланучан, күзләре яшел

ТАБЫШМАКЛАР

Ул- кызыл да, яшел дә,

сары да, баллы да, ачы да

Ул – җирән, йомшак, җитез, хәйләкәр

Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган

Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә

  • Кышын көн кыска, ә төн ... . 
  • Китап калын, ә дәфтәр ... . 
  • Алма баллы, ә лимон ... . 
  • Кар йомшак, ә боз ... . 
  • Шикәр ак, ә күмер ...

Җөмләләне дәвам ит

  • Кыяр, яфрак, яшел, агач. 
  • Алма, карбыз, җиләк, тәмле. 
  • Хәйләкәр, кыз, укучы, малай. 
  • Җил, кояш, кар, кечкенә. 
  • Дәфтәр, каләм, китап, кояшлы.
  • Сыер, кәҗә, кызыл, сарык. 
  • Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

Һәр юлдагы “артык сүзне тап”

“Яз җитте” дигән темага, билгене белдергән сүзләр кулланып, хикәя язарга.

Өй эше: