Конспект урока "Кыргый Һәм игүле үсемлекләр" 2 класс

2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе
Тема: Кыргый Һәм игүле үсемлекләр.
Максат : кыргый һәм игүле үсемлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү;
аларны танып, аерырга өйрәтү; гербарий белән эшләргә
өйрәтү- үсемлекне игътибар белән карау; кыр үсемлекләренә
кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлау: гербарий, компьютер, яшел һәм сары фишкалар,
презентация.
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
-дәрескә әзерлекне барлау
-тема, максат белән таныштыру.
2. Актуальләштерү
-өй эшен тикшерү.
Үсемлекләр дөньясын нинди төркемнәргә бүләбез?
Төркемнәрдә эш.
1 төркем-Агачларны кызыл карандаш белән, куакларны зәңгәр,ә үләнчел үсемлекләрне сары төс
белән сызыгыз.
Слива, нарат, тузганак, балан, тигәнәк, имән, карлыган, үги ана яфрагы, кура җиләге, өрәңге, каен.
2 төркем- Агач һәм куаклар яфраклары буенча нинди төркемнәргә бүленәләр? (Агач һәм куаклар
яфраклы һәм ылыслы була) Схеманы тутыр.
Үсемлекләр
Яфраклы Ылыслы
1. 1.
2. 2.
3. 3.
Яфраклы агачлар ылыслы агачлардан нәрсә белән аерыла? (Яфраклы агачларның
яфраклары - җәенке, ә ылыслы агачларның – энә (ылыс) рәвешендә.
3. Яңа материал өстендә эш.
Без бүген сезнең белән үсемлекләр турында сөйләшербез. Сезнең белән үсемлекләр
дөньясының агач, куак, үләннәрдән торганын беләбез. Без бүген үсемлекләрне башка яктан
карарбыз. Әйдәгез, искә төшерик әле: үсемлекләрнең кеше тормышында нинди әһәмияте бар?
Үсемлекләр кешене туендыра (Мисаллар китерү: алмагач, арыш, бодай, кәбестә, карлыган
... )
Үсемлекләр кешене дәвалый (үги ана яфрагы, мәтрүшкә, каен, юкә, балан,камыр җиләге...)
Үсемлекләр кешене киендерә (җитен, мамык...)
Үсемлекләр бик күп файдалы матдәләр бирә (мебель, ягулык...)
Кеше үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнештә. Бар шундый үсемлекләр: кеше
аларны утырта, тәрбияли, уңышын җыя, азык итеп куллана. Бар шундый үсемлекләр: алар кешегә
бәйсез рәвештә үсәләр. Менә без бүген сезнең белән шушы ике төркем үсемлекләрне аера
белергә өйрәнербез.
Чыршы белән алмагач арасында нинди охшаш һәм аермалы яклар бар? (Охшаш яклары-
алар икесе дә агач, кешегә файда китерәләр. Аермалы яклары - чыршы урманда үсә, ә алмагач-
бакчада, аны кеше тәрбияли).
Крыжовник һәм чикләвек куагының нинди охшаш һәм аермалы яклары бар? (Охшаш
яклары – алар икесе дә куак, кешегә файда китерәләр. Аермалы яклары крыжовник бакчада үсә,
аны кеше тәрбияли. Ә чикләвек куагы – урман үсемлеге.)
Үги ана яфрагы һәм помидорның нинди охшаш һәм аермалы яклары бар? (Охшаш – икесе
дә үләнчел үсемлек, кешегә файда китерәләр. Аермалы яклары - крыжовник бакчада үсә, аны
кеше
-Бөтен үсемлекләрне нинди ике төркемгә бүлеп була икән? (Беренче төркемгә - басуда,
бакчаларда кеше игеп үстерә торган үсемлекләр керә. Икенче төркемгә - урманда, басуда, су
буйларында үсүче беркем дә утыртмаган үсемлекләр керә. Аларны бөтен җирдә дә очратып була:
урманда да, болында да, су буйларында да.)
Беренче төркемгә кергән үсемлекләрне культуралы, яки игүле үсемлекләр дип, ә
икенче төркемгә кергән үсемлекләрне – кыргый үсемлекләр дип атыйлар.
Башта кыргый үсемлекләр турында сөйләшербез. Кыргый үсемлекләргә агачлар да,
куаклар да, үсемлекләр дә керә. Алар үзләре үсәләр, кеше тәрбияләми. Мисаллар китерү.
Кыргый үсемлекләр белән танышу. (Гербарий белән эш)
Кыргый үсемлекләрнең тарихы белән танышу. (Кушымтада)
Физкультминутка.
Яшәгән бер бакчачы, булган ул яшелчәче.
Тырышып түтәл ясаган,(хәрәкәт ясау)
Алып килгән чемодан. (Күтәрү хәрәкәте)
Тулган ул орлык белән, барысы да буталган.
Яз килде, үсемлекләр тишелде (чүгәләү, тору)
Бакчачы куанды, иртән аларга су сипте (су сибәләр)
Төнгә аларны каплады (каплау), салкын кыраудан саклады.
Ә хәзер без сезнең белән дәреслекнең 62 нче битен ачабыз. Рәсемне игътибар белән
карыйбыз. Монда нинди үсемлекләр сурәтләнгән?
-Кыргый үсемлекләрне яшел фишка белән каплыйбыз, ә сары фишка белән игүле
үсемлекләрне каплыйбыз. (Укучылар биремне үти.)
Ә хәзер миңа схеманы төзеп бетерергә ярдәм итегез әле.
Игүле үсемлекләрне әле тагын башка төркемнәргә бүләргә мөмкин. Ә моны эшләү өчен
безгә “Парын тап” уены ярдәм итәр.
Арышның парын табу. Үсү урынына, кулланышына карап, мкенче парны табабыз. Арыш
һәм бодай. Басуда үсәләр. Алардан он һәм ярма ясыйлар. ( Син һәр көнне ипи ашыйсың. Ипине
оннан пешерәләр, ә онны бодай, арыш, арпа, солыдан ясыйлар. Аларны бөртеклеләр дип
атыйлар.
Груша һәм слива. Алар бакчада үсә. Болар- җиләк-җимеш агачлары.
Суган һәм бәрәңге. Алар бакчада, басуда үсәләр. Болар- яшелчәләр.
Җитен, мамык. Алардан тукыма ясыйлар. Мондый үсемлекләрне сүсчел үсемлекләр дип
атыйлар. Болар бик кыйммәтле үсемлекләр.
Пион, нәркис. Бу-чәчәкләр. Аларны ни өчен үстерәләр? (Матурлык өчен) Бу үсемлекләрне
декоратив үсемлекләр диләр.
Схеманы ясап бетерү.
3. Йомгаклау .
1. Үсемлекләрне нинди ике төркемгә бүлеп була?
2. Культуралы үсемлекләр нинди төркемнәргә бүленә?
3. Һәр төркемгә мисаллар китер.
Өйгә эш.
1. “Үсемлекләр турында риваятьләр”не укырга(64-65 нче битләр)
2.Үсемлекләр турындагы схеманы тулыландырырга (һәр укучыда индивидуаль бирем)