Презентация "Сишәмбе" 5 класс

Подписи к слайдам:
Унынчы декабрь.
  • Сишәмбе.

Хәерле көн, апам!

Хәерле көн, мәктәбем!

  • Әни кирәк
  • Көннәр якты булсын өчен,
  • Йокы татлы булсын өчен
  • Әни кирәк!
  • Җил-яңгырдан саклар өчен,
  • Усаллардан яклар өчен
  • Әни кирәк!
  • Ашлар тәмле булсын өчен,
  • Дөнья ямьле булсын өчен
  • Әни кирәк!
  • Гөлләр чәчәк атсын өчен,
  • Бәхет-шатлык артсын өчен
  • Әни кирәк.
  • Иң кадерле кеше җирдә —
  • Әни, димәк!
  • Роберт Миңнуллин
Кереш сүзләр – вводные слова
  • Минемчә – по-моему
  • Минем фикеремчә – по моему мнению
  • Минем уйлавымча – по моему мнению
  • Әлбәттә – конечно
  • Кызганычка каршы – к сожалению
  • Бәхеткә каршы – к счастью
  • Киресенчә – наоборот
  • Димәк – значит
Кереш сүзләр:
  • 1.     Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр.
  • 2.     Җөмләне укыганда аларны төшереп калдырырга да мөмкин.
  • 3.     Аларга җөмләдә сорау куеп булмый.
  • 5.     Сөйләмдә алар бик аз сиземләнә торган интонация һәм пауза белән әйтелә.
  • 6.     Язуда өтер белән аерылалар.
Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре:  (өтер)
  • - җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела;
  • - җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла;
  • - җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела.

Тест

1. Нинди сүзләргә кереш сүзләр диләр?

А) сөйләмгә мөнәсәбәтеңне,  үз фикереңне белдерү өчен кулланылган сүзләргә;

Ә) башка телгә тәрҗемәсен күрсәтү өчен кулланылган сүзләргә;

Б) җөмләне матур итү өчен кулланылган сүзләргә.

2. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

А) сызык;

Ә) нокта;

Б) өтер.

3. Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?

А) башында, ахырында;

Ә) уртасында, ахырында;

Б) башында, уртасында, ахырында.

4. Кереш сүзнең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.

Минемчә –

А) по-моему мнению;

Ә) по-моему;

Б) по-твоему.

5. Җөмләгә төшеп калган кереш сүзне куегыз.

..., без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.

А) димәк;

Ә) киресенчә;

Б) бәхеткә каршы.

Җаваплар:
  • 1) а
  • 2) б
  • 3) б
  • 4) ә
  • 5) а
Өй эше. Үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, кереш сүзләр кулланып, әниләр турында хикәя яза аласыз, яки Рәсим белән Илнурга кереш сүзләр кулланып, характеристика яза аласыз.