Конспект "Куян кунакка килгән"

Конспект: «Куян кунакка килгән»
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү.
Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен
ныгыту.
Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә) тану, аеру,
исемнәрен истә калдыру; сорауларга җавап бирә белү.
Үстерү бурычлары: сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычлары: кунакчыллык һәм үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.
Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар:
әңгәмә, сораулар, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү.
Чаралар: куян, яшелчәләр, муляжлар, кәрзиннәр, тәлинкәгә кырып
салынган яшелчәләр.
Эшчәнлек барышы.
(Әкрен генә музыка ишетелә (сотовойданда ярый., ишектән куян булып
киенеп тәрбияче килеп керә. Куян колаклары кигән.)
(Куянның кулында кәрзин, кәрзиндә кәбестә белән кишер)
Балалар,мин Куянкай сезгә кунакка килдем. Исәнләшик әле Куян белән.
Исәнме, Куян. (…).
Куян:
Балалар, әйтегез әле, минем кулда нәрсә бар?
Әйдәгез әле карыйк, эчендә ниләр бар икән?
Балалар, бу нәрсә? (Кишер)
Ә бу нәрсә? (Кәбестә)
Ул нинди? (Тәмле, татлы, сусыл)
Син кишер (кәбестә) яратасыңмы? (Әйе, мин кишер (кәбестә) яратам)
(Балаларның җаваплары)
Берничә баладан аерым сорау, индивидуаль җаваплар.
Балалар, Куян бүген сезне карарга килгән: кем тәртипле, кем акыллы,
тапкыр микән дип. Әйдәгез әле аңа матур итеп уйнап күрсәтик.
“Кишер җыю” - уены
Хәрәкәтле уен, музыка яңгырый, икешәр бала ярышып кәрзиннәргә кишер
җыялар.
Булдырдыгыз, балалар, ничек күп итеп кишер җыйдыгыз! Куян кишерне
бик ярата, ә сез кишер яратасызмы? Кәбестә яратасызмы?
Менә нинди акыллы балалар икән сез. Әйдәгез без хәзер рәхәтләнеп бер
биеп алыйк.
(“Ак куян” дигән җыр куела. УМК дискаларында бар. 2-3
яшьлекләрдә дип беләм, музыкага куян булып сикерешсеннәр.).
Ак куян йомшак куян,
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына,
Колагы җиргә тигән.
Әйдәгез кунакларны
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр- тыпыр, тыпыр – тыпыр
Сикерешеп уйныйбыз.
Рәхмәт, балалар, миңа сез бик ошадыгыз, барыгыз да акыллы, тәртипле,
тапкыр икәнсез. Шуңа мин сезгә үземнең күчтәнәчләремне калдырып
китәм, сыйланырсыз. Ә хәзер сау булыгыз!
Сау бул, Куянкай.