Конспект урока "Тешләрне саклау"

КЛАСС СӘГАТЕ
Тема: Тешләрне саклау.
Максат: Укучыларны тешләрне дөрес тәрбияләү һәм саклау кагыйдәләре
белән таныштыру; бөтен организм сәламәтлегенә тешләрнең таза-
сау булуының әһәмиятен аңлату; шәхси гигиена предметларын
дөрес сай –ларга өйрәтү; яшелчә, җиләк-җимешләрдә организм
өчен кирәкле ви-
таминнар булуына төшендерү; дөрес туклануга омтылыш
тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә:
- уку мәсьәләсен кую һәм чишү;
-куелган мәсьәләгә бәйле үз эшчәнлекләрен планлаштыру;
-иптәшләрең, укытучының тәкъдим , фикерләрен кабул итү;
-үз әшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең әшчәнлеген бәяләү;
Җиһазлау: Көзгеләр, яшелчә, җиләк-җимешләр рәсемнәре, кроссворд,
уенчык куян, табышмаклар, мәкальләр, куянның күчтәнәчләре,
сигнал карточкалары. Слайдлар.
Класс сәгатенең барышы
1.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Мотивлаштыру
-Исәнмесез, укучылар. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем
бар. Без дә елмаеп кунаклар белән исәнләшик әле. (Слайд №1)
Исәнмесез, саумысез дип
Без сезне каршылыйбыз.
Хәерле көн, яхшы кәеф
Сәламәтлек телибез.
Әйдәгез укучылар без дә сезнең белән яхшы кәеф белән эшкә тотыныйк.
2.Уку мәсәләсен кую
-Балалар, кунак буш кул белән килми, нәрсә алып килделәр икән?
-Күчтәнәч!
-Әйе, күчтәнәч алып килгәннәр. Карыйк әле, монда нәрсәләр бар икән. Мин
күч- тәнәләрне ала барам, ә сез исемнәрен
атарсыз. (Слайд№2) (Укытучы кроссворд тутыра.)
-Торт,прәннек, мармелад, шоколад, кекс, рулет , карамель, туңдырма,
кайнат- ма, шикәр.
-Укучылар, укып күрсәтегез әле, нинди сүз килеп чыкты?
-Т ә м л е т а м а к.
-Ә кемнәрне шулай атыйлар?
-Баллы әйбер яратучыларны.
-Ә сез баллы әйберләр яратасызмы соң?
-Әйе.
Безнең класста да бар икән ул тәмлетамаклар. Менә Айгөл бер шигырь
сөйләп күрсәтсен әле.
Ш. Галиев “Һай тешем сызлавы”.
Һай тешем сызлавы
Башымны бораулый,
Бүредәй улыйм да
Мәчедәй мыраулыйм.
Ут капкан шикелле
чабам да , чабам мин,
Тастымал ябам мин,
Дарулар кабам мин.
Гәүдәгә ябыктым,
Яңакка симердем.
Ник, нигә бу кадәр
Мин конфет кимердем.
Сызлый да сызлый теш,
Тынгы юк кич-иртән,
Ашамас идем лә
Конфетны һич бүтән.
Кирәкми, барсын да
Диңгезгә атсыннар!
Заводын ватсыннар,
Кибетне япсыннар!
Чү, тукта, туктагыз,
Сызлады, и –бетте,
Ватмагыз заводны,
Япмагыз кибетне-
Бирегез конфетны!
-Балалар, кибетне ябарга кирәкме?
-Юк.
-Ә нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?
-Баллы ризыкларны күп ашамаска.
-Дөрес әйтәсез. Баллы ризыкларны күп ашамаска, чамасын белеп кенә
кулланыр- га кирәк. Чөнки алар тешләр өчен зарарлы. Димәк бүген без шул
турыда сөйләшербез.
3. Уку мәсәләсен чишү.
- Ә хәзер барыгыз да көзгеләрегезне алып тешләрегезне карагыз әле. Алар
ике рәткә тезелгән: аскы тешләр, өске тешләр.Тешләрегезне санагыз әле.
(Саныйлар, төрлечә чыга.) Сезнең кайберләрегездә берничә теш җитмидер.
Чөнки сезнең сөт тешләрегез төшә, ә алар урынына даимиләре чыга.
Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, җавабын эзләп табыгыз әле.
1.Он түгел, үзе ап-ак
Авызыңа кабып ал.
Тешне агарта, ап-ак итә.
Бу ни була, әйтеп кал. (теш пастасы, теш порошогы)
2.Аркасында сөяге,
Сөягендә мыеклар.
Ак койманы агарта,
Мыегы белән чистарта. (теш щеткасы)
-Дөрес әйттегез, булдырдыгыз. Теш щеткасының да, теш пастасының да
сезгә балалар өчен чыгарылганы кирәк.Тешләрне чистартуның тәртибе бар
(Слайд№3). Өстәге тешләрне өстән аска таба, ә аскы тешләрне астан өскә
таба чистарталар. Чәйни торган өслекне түгәрәк хәрәкәтләр ясап
чистартырга кирәк. 3 минуттан да ким вакытта тешләрне чистартып бетереп
булмый. Истә калсын өчен кагыйдәләрне кабатлыйк әле (слайд№4)
1. Тешләрне көнгә ике тапкыр: иртән һәм кич белән чистартырга
кирәк. Ашаган саен авызны җылы су белән чайкарга.
2. Һәркемнең үз щеткасы булырга тиеш. Кешенекен кулланырга
ярамый.
Кечкенәләргә өлкәннәр щеткасын куллану тыела.
3. Елга 2 тапкыр теш табибына тешләрне күрсәтергә кирәк.
4. Тешләр белән каты әйбер ватарга , чәйнәргә, җеп өзәргә ярамый.
5. Артык кайнар яки бик салкын ризыкны кисәк кабарга ярамый.
Нәтиҗә ясыйбыз. Балалар, ә менә шушы кагыйдәләрне үтәмәгән
кешеләрнең тешләре бозыла. Чөнки тешләр арасында калган ризыклар
төрле микроблар барлыкка китерә. Тешләр тишелә, бозыла башлый. Бу -
кариес дип атала . Аны теш табибы гына дәвалый ала: тешләрне ямый, ә
кайчакта бөтенләй алып ташларга туры килә.
Физкультминут
Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгач,
Бигрәк матур булабыз.
Муеныбызны юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Чисталыкны, пөхтәлекне
Һәрвакыт яратабыз.
Укучылар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме? Хәзер уен
уйнарбыз. Мин мәкалләрнең башын өйтәм, ә сез дәвам итәрсез. (слайд№4)
1. Сәламәтлектән дә ... (матур кием юк.) -күзе зәңгәр укучы әйтә.
2. Сәламәтлек-...(зур байлык.) - иң озын буйлы укучы әйтә.
3. Чир тиз килә ,... (озак китә.) -беренче партада уң якта утыручы
әйтә.
4. Хәрәкәттә- .... (бәрәкәт) -иң озын чәчле укучы әйтә.
5. Сәламәтлекне .... (сатып алып булмый) -зәңгәр күлмәкле укучы
әйтә.
-Ә хәзер әйтегез әле, кешеләргә генә кирәк микән яхшы сәламәт тешләр?
-Нык үткен тешләр хайваннарга да кирәк. (саныйлар)
-Куянга тешләр ник кирәк? (кишер, кәбестә кимерергә.)
-Эткә тешләр ник кирәк? ( сөяк кимерергә.)
-Кешеләргә тешләр ник кирәк? (ризыкны чәйнәргә)
Менә безгә кунакка яшелчәләрне кимерергә яратучы куян үзе килгән.
Ул сезнең белемегезне тикшереп карау өчен табышмаклар алып килгән.
Тыңлагыз һәм җавапларыгызны әйтерсез: (слайд№5)
1. Утыра бер чүлмәк,
өстендә йөз күлмәк. (кәбестә)
2. Җир астында алтын казык. (кишер)
З. Туныйсың, тунаганда елыйсың. (суган)
4. Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт. (кыяр)
5. Алма дисәң дә алалар,
Ни икән ул, балалар. (алма)
6. Үзе шардай, эе кандай,
Тәме балдай. (карбыз)
-Укучылар, сез бөтен табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.Тешләр һәм
бөтен гәүдәгез сәламәт булсын дисәгез мөмин кадәр күбрәк яшелчә һәм
җиләк - җи- меш ашарга кирәк. Чөнки аларда витаминнар күп . Ә
витаминнарсыз кеше авы- рый башлый. Мин сезне берничә витамин белән
таныштырам (слайд№6)
Менә А витамины.Ул җитмәсә чәч коела, күз начар күрә, тешләр
бозыла, буең бәләкәй кала.
Менә Б витамины. Ул җитмәсә, укыйсы да, эшлисе дә килми, кәеф тә
бул- мый.
Менә С витамины. Ул җитмәсә гел салкын тия.
Яшелчә, җиләк-җимешләрне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз,
ләкин аларны әйбәтләп юарга онытмагыз. Ни өчен? (Җаваплар тыңлана)
Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне атыйм. Ә сез
яшелчә әйтсәм - тыпырдагыз, җиләк-җимеш әйтсәм кул чабарсыз.
(алма, помидор, кыяр, суган,чия, лимон, кишер, ананас, банан, әфлисун,
редиска, груша, вино- град, карлыган)
4. Йомгаклау.Рефлексия
-Беген нәрсәләр белдек?
-Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нәтиҗә: Укучылар, туклануга зур әһәмият бирергә кирәк. Матур кәгазьле
тәм-томга кызыкмаска. Тиздән җәй җитә. Яшелчә, җиләк-җимешне күп итеп
үзебезнең бакчада үстерергә кирәк. Үз бакчабызда үскәненең файдасы да
күбрәк була. Сез бүген бик әйбәт җавап бирдегез, тырыштыгыз.
Әйдәгез класс сәгатен җыр белән тәмамлыйк.
Җыр (Өйрәтәләр мәктәпләрдә”җыры көенә)
1. Көнгә ике мәртәбә
Тешләрне чистартырга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә. ( 2 тапкыр)
Чиста-пөхтә йөрергә,
Саулык кадерен белергә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2 тапкыр)
2. Яяшелчә, җиләк-җимешне
Күбрәк кулланырга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә. ( 2 тапкыр)
Хәрәкәттә-бәрәкәт
Ялкаулык начар гадәт
Өйрәтәләр мәктәпләрдә. ( 2 тапкыр)