План-конспект "Рабит Батулланың "Терек - Терек кырмыска" әкиятен анализлау"

Рабит Батулланың “Терек-Терек кырмыска” әкиятенә буенча сыйныфтан
тыш уку дәресе
План-конспект
Рабит Батулланың “Терек-Терек кырмыска” әкиятен анализлау
Авторы: Ефимова Любовь Григорьевна,
Казан шәһәре Совет районы
Абдулла Алиш исемендәге
20 нче гимназиянең I категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Рабит Батулланың “Терек-Терек кырмыска” әкиятен анализлау.
Максатлар.
1. Укучыларда әсәргә мөстәкыйль анализ ясау күнекмәләрен
камилләштерүне дәвам итү.
2. Әсәрнең төп фикерен, идеясен ачарга булышу.
3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, тормышта очраган кыенлыкларга
каршы тора алу сәләтен булдыру.
Бурычлар:
1. Әсәрне анализлауга җирлек тудыру.
2. Үз фикереңне җиткерә белергә өйрәтү.
Чыганаклар:
Р.Батулланың портреты, әсәрләре, интерактив такта
Кулланылган әсәр: Рабит Батулла “Терек-Терек кырмыска” әкияте
Дәрес тибы: 5 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш уку дәресе
Метод: эзләнү-тикшеренү.
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Актуальләштерү.
Укытучы. Төркемнәрдә киңәшеп, искә төшерегез: әдәбият дәресләрендә
нишлибез?
Көтелгән җавап: Әсәрләр укыйбыз.
Укытучы. Әсәр уку ничек була?
Көтелгән җавап: Әсәрнең эчтәлеген табабыз. Әсәрнең сюжетын, темасын,
авторның укучыга әйткән фикерен билгелибез.
2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру
1 нче слайдтагы портретка таянып УМ кую:
Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нишләрбез?
Көтелгән җавап: Рабит Батулланың әсәре белән танышырбыз һәм аңа анализ
ясарбыз.
Укытучы. Р.Батулла балалар өчен күп әсәрләр иҗат иткән. Бүгенге дәрестә
без Рабит Батулланың “Терек-Терек кырмыска” әкиятен белән танышырбыз.
Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?
Көтелгән җавап: Әсәрне укырбыз, аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен
ачыкларбыз, катнашучыларны табарбыз, аларның гамәлләренә бәя бирербез,
сюжетын сөйләрбез, әсәрнең темасын ачыкларбыз һәм авторның фикерен
табарбыз. (2 нче слайд)
II. Уку мәсьәләсен чишү этабы
Рабит Батулланың “Терек-Терек кырмыска” әкиятен укыйбыз.
Катнашучыларны табабыз, аларның эшләрен үз сүзләребез белән сөйләп
бирергә әзерләнәбез.
Көтелгән эш: укучылар әкиятне укыйлар.
Сүзлек эше оештырыла:
Ышыкланыр урын – җил-яңгырдан саклана торган урын,
Гаҗиз була – аптырап бетә,
Күзен тондырып утыра– текәлеп карап утыра,
Бичара – мескен,
Мыгырдана – үз-үзенә сөйләнә,
Күшеккән – туңган,
Изрәп - оеп,
Берөзлексез – бертуктаусыз. (3 нче слайд)
Укытучы. Әкиятнең сюжетын сөйләп чыгыгыз әле.
Көтелгән җавап. Бәләкәй генә кырмыска баласы, терек-терек йөгерә-йөгерә,
әллә кайларга барып чыккан. Шулай берөзлексез теркелдәгәне өчен, аны
Терек-Терек кырмыска дип атаганнар. Кайтыр юлга борылгач, кинәт кенә
көчле яңгыр ява башлый. Кырмыска ышыкланыр урын эзли. Сукмакта тишек
чикләвек күрә. Ул шуның эченә кереп, яңгыр узганын көтәргә уйлый. Ләкин
чикләвек корты аны кертми, куып җибәрә.
Кырмыска елый-елый китеп бара. Юлда черек алманы очрата. Ләкин
монда да аны кертмиләр, алма корты аны куып чыгара.
Елый-елый бара торгач, тишек усакка юлыга. “Агач эчендә коры була,
шунда гына кереп йоклармын”, - дип усак эченә керә. Керсә, ни күзе белән
күрсен, агач кортлары туй ясап яталар.
Бу агачны кимереп бетердек. Иртәгә башкасына барырбыз! Бөтен
урманны корытырбыз! Урман булмаса, кырмыскаларга да көн калмый! дип
шаулашалар иде.
Кырмыска боларны ишеткәч, яңгыр яуганны да онытып, тукран бабайга
йөгерә һәм агач кортларының ниятен сөйләп бирә.
Тукран кырмысканы кызганып, үзенең җылы оясына кертә, ә үзе усак
агачы янына очып китә.
Кырмыска тукран куышына кереп изрәп йокыга китә. Ул инде чикләвек
кортыннан да, алма кортыннан да курыкмый. Тукран бабай кебек дусларың
булганда берни дә куркыныч түгел һәм бернигә дә куркыныч янамый.
Укытучы. Катнашучыларны табыгыз (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге
схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):
Модель (4 нче слайд)
Укытучы. Катнашучыларның гамәлләрен билгеләгез.
Көтелгән җавап.
Катнашучыларның гамәлләре (5 нче слайд)
Кырмыска. Көчле яңгыр ява башлагач, ышыкланыр урын эзләп йөри.
Чикләвек корты. Кырмысканы чикләвек эченә кертми, куып чыгара.
Алма корты. Кырмысканы алма эченә кертми.
Агач кортлары. Усак агачы эчендә туй ясыйлар, бөтен урманны корытырга
телиләр.
Тукран. Кырмысканы үзенең җылы оясына кертә. Урманны кортлардан
саклап калу өчен усак агачы янына очып китә.
Автор. Кырмысканың ниләр эшләвен Автор сөйли. Тукран бабай кебек
дуслар булганда, кырмыскага да, урманга да куркыныч янамый, ди.
Әсәрне укучы. Әсәрне кабул итә.
Укытучы. Әкият нәрсә турында булды?
Көтелгән җавап:
Катнашучылар
Кырмыска
Чикләвек корты
Алма корты
Агач кортлары
Автор
Укучы
Әсәр кырмысканың уяулыгы, тәвәкәллеге турында. Яңгырдан ышыкланыр
урын эзләп йөргән мескен кырмыска баласы, урманның юкка чыгуын
ишеткәч, көчле яңгыр турында да онытып, тукран янына йөгерә. Тукран
ярдәме белән урманны, үзенең һәм башкаларның яшәү урынын саклап кала.
Укытучы. Автор безгә нәрсә әйтергә тели?
Көтелгән җавап. Автор безгә киңәш бирә: без тирә-юньгә күз-колак булырга
тиеш. Үзебезгә, тормышыбызга һәм яшәешебезгә янаган җан ияләреннән
арынырга, аларны юк итәргә кирәк. Тереклеккә зыян китергән кортлардан
котылган очракта гына без урманны, табигатьне, ягъни үзебезнең яшәү
урынын саклап калачакбыз, ди.
III. Рефлексия, бәя этабы
1.Рефлексия. (6 нчы слайд)
Укытучы. Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Көтелгән җавап. Рабит Батулланың әсәре белән танышырырга һәм аңа
анализ ясарга тиеш идек.
Укытучы. Ничек эшләдек?
Көтелгән җавап. Әсәрне укыдык, аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен
ачыкладык, катнашучыларны таптык, аларның гамәлләренә бәя бирдек,
сюжетын сөйләдек, әсәрнең темасын ачыкладык һәм авторның фикерен
таптык.
Укытучы. Нинди нәтиҗә ясадык?
Көтелгән җавап. Һәркем үзенең туган җирен, яшәгән урынын зыян китерүче
тереклек ияләреннән якларга, сакларга тиеш. Әгәр дә начарлыкны бетерү
синең көчеңнән килми икән, башкалардан ярдәм сорап, юлыбызда очраган
каршылыкны җиңәргә кирәк. Моның өчен без кырмыска кебек үҗәт булырга,
бернидән дә курыкмаска һәм юлда очраган киртәләрне бетерергә тиеш.
Тормышыбызда безгә ярдәм итүчеләр дә очрамый тормый.
3. Өйгә эш алу. (7 нче слайд)
Ирекле темага әкият язып килергә.