План внеурочной деятельности для 1 класса "Весёлый карандаш"

1
1 сыйныф өчен “Күңелле карандаш” внеурочкасының планы
Тема:Агачлар язын уяна.
Максат-Белем бирү:
Ел фасыллары, яз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту;
Мамык таякчыклар һәм гуашь белән пөхтә эшләргә өйрәтү.
Үстерелешле:
Укучыда үз эше белән горурлана белү хисләре үстерү;
Игътибарлылыклырын, матур сөйләм телләрен үстерү;
Табышмакларга җавап таба белү осталыкларын үстерү.
Тәрбияви:
Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек
хисләре тәрбияләү.
Төре: Уен, продуктив, коммуникатив, танып-белү эшчәнлеге.
Җиһаз һәм материал:
Агач кәүсәсе ясалган махсус битләр, махсус медицина таякчыклары, гуашь, сулы
стакан, салфетка, проектор.
Метод һәм алымнар:
Телдән әйтү:
Сюрприз моментлар, сорау-җаваплар, үстерелешле диалог, телдән белдерүләр,
табышмаклар, уеннар, гуашь белән эшләү күнекмәләре, мактаулар.
Практик:
Махсус медицина таякчыклары белән төртеп ясау алымын күрсәтү.
Алдагы эш:
Ел фасыллары- яз турында әңгәмә.
Уеннар:
“Ябалаклар уены,
“Бу минем өем” уены тәртибе белән танышу.
Индивидуаль эш:
ел әйләнә үзгәрешләрне кабатлау һәм ныгыту;
яз билгеләре;
йорт һәм кыргый хайваннар;
кош исемнәре.
2
Внеурочканың барышы- 1 слайд
I.Оештыру 2 СЛАЙД
1.Уңай психологик халәт булдыру.
-Укучылар,
Бүген көн ямьлеме? (Әйе)
Сыйныф бүлмәбез яктымы? (Әйе)
Чыңладымы кыңгырау? (Әйе)
Класста без унау? (Юк)
Зур юллар безне дәшә
Белем кирәкме юлда? (Әйе)
Күп белергә телисезме? (Әйе)
Кузгалабызмы юлга? (Әйе)
(Кош тавышлары ишетелә)
Язын ямь бирә,
Жәен салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә (УРМАН) 3 слайд
II.Актуальләштерү.
1.- Без сәяхәткә кайда барабыз икән?
-Урманга.
-Әйе, чынлап та мин сезне бүген тылсымлы урманга сәяхәткә алып барам.
III. Белемнәрне барлау һәм ныгыту этабы
1. Әңгәмә. Урман-безнең байлыгыбыз
- Сезнең урманда булганыгыз бармы?
-Бар.
-Нигә без урманны яратабыз, зурлыйбыз соң балалар?
Чөнки:
-Урманда агачлар күп үсә. СЛАЙД - 4 - 9
-Урманда чәчәкләр күп була.
-Урманда җәнлекләр яши.
-Урманда төрле-төрле кошлар була.
-Урман- җиребезнең яшел күлмәге ул.
-Урман безгә сый :чикләвекләр, җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре бирә.
-Урман безгә утын бирә,
-Дөрес балалар.Рәхмәт.
-Урман кешеләргә күпме байлык бирә икән бит. Урман-безнең байлыгыбыз (тактага к!!
2.Агачлар-урман күрке СЛАЙД – 10
-Балалар , урманга килеп җитүгә кешеләрне иң беренче булып нәрсәләр каршы ала соң?
-Агачлар.
-Дөрес балалар.Әйдәгез әле, юлга кузгалганчы, урманда нинди агачлар үсә микән, шуларны искә
төшереп алыйк .
алалар агач рәсемнәрен карыйлар, исемнәрен атыйлар)
-Урман безне җылыта, киендерә, ашата, сокландыра, сыендыра. Саф һавасы, агач яфракларының
әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын
ныгыта.Урмандагы яшел төс күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра.Урманның чиста саф
һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә .
“Урман –безнең байлыгыбыз” дип юкка гына әйтмиләр икән бит.(Талгын гына көй ишетелә)
3.Урман кагыйдәләре
-Ә хәзер әйдәгез әле җайлы итеп урыннарыгызга утырыгыз, күзләрегезне йомыгыз. Тыңлагыз
әле:безнең баш өстебездә яфраклар кыштырдый, йомшак үлән безнең аякларыбызга
кагыла.Талгын гына җил исеп куя, чәчәкләрнең хуш исе бөтен җиргә тарала.
3
Музыка ЁЖИК--------------------------------------------------------------------
-Ә менә без сезнең белән урманга килеп тә җиткәнбез икән бит.(Балалар келәм-урман аланы
янына киләләр.Кош тавышлары ишетелә).
-Балалар, ишетәсезме, кошлар җырлыйлар, алар куанып безне каршы алалар.
-Урманның үз кагыйдәләре барлыгын сез беләсезме соң?
-Беләбез.
.Әйдәгез искә төшерик әле.
Урманда кошларны, җәнлекләрне куркытырга ярамый;
Шаулап йөрмәскә кирәк ;
Ял итәргә барган очракта музыканы да каты кычкыртырга ярамый;
Чүпләр ташларга ярамый;
Учак ягарга ярамый;
Чәчәкләрне дә өзәргә ярамый;
-Рәхмәт балалар.Сез бик дөрес уйлыйсыз.Мин дә сезнең белән килешәм.
Урман кагыйдәләре СЛАЙД – 11 Тактага куй!!!!
4.Кошлар-безнең дусларыбыз
-Сез урманда нинди кошлар яшәгәнлеген беләсезме соң?
-Каргалар урманда да яшиләр. Сыерчыклар да яши. Сандугачлар
-Тукраннар...... Ябалаклар.....
Ә безне монда балалар күңелле уеннар көтә икән бит.
-Уйныйбызмы?
-Әйе.
5.Ял минуты. “Шук балалар”
Бигрәк шаян икән син,
Тик тора да белмисең.
Чүгәлисең, торасың,
Башың уңга борасың.
Аннан сулга карыйсың,
Сикергәли башлыйсың,
Кулларыңны күтәрәсең,
Аннары төшерәсең.
Шул арада син, иелеп,
Басарга өлгерәсең.
6. Урманда җәнлекләр һәм урман хайваннары Тактага куй!!!!
-Урманда тагын нәрсәләр яши әле.
-Урманда җәнлекләр һәм урман хайваннары яши.
-Сез алар турында табышмаклар белмисезме соң?
Табышмаклар (балалар бер-берсенә табышмаклар әйтәләр)
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык-чебеш аламын. (Төлке)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.(Куян)
Сорыдыр төсе, Үткендер теше.
Урманда йөри, Ул азык эзли. (Бүре)
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
4
Кош түгел, оча, Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
-Бу табышмаклар урманда яшәүче урман хайваннары һәм җәнлекләре турында.
-Урманда күпме җәнлекләр яши икән балалар.
-Урманда җиләкләр дә өлгергән икән.Җыябызмы?
-Җыябыз.
7.Хәрәкәтле уен “Җиләк җыям,как коям
-- Дуслар, кая барасыз?
-- Карурманга барабыз.
-- Карурманда нишлисез?
-- Тәмле җиләк җыябыз.
-- Җиләк белән нишлисез?
-- Җиләктән как коябыз.
-- Бүре килсә, нишлисез?
-- Урман буйлап качабыз.
(1 бала бүре була,ул иптәшен тотып ала,тотылган бала бүре була.Уен шулай дәвам итә)
-Урманда сезгә ошыймы балалар.
-Әйе, урманда безнең дусларыбыз бар.
8.Парларда эш.
-Шушы рәсемнәр арасыннан урманда яшәүче дусларыгызны гына аерып алыгыз әле.
1)Урман җәнлекләре , хайваннары;
2)Йорт хайваннары
9. Рәсем ясау. (Гөрләвекләр аккан тавышлар ишетелә, кошлар сайрый) МУЗЫКА
гөрләвек
- Кошлар шатланып сайрыйлар,уманда чын тормыш кайный,бу җанлылыкның
сәбәбе нидә микән соң?...Менә шушы сорауга җавап табу өчен мәктәбебезгә кайтабыз.
-Укучылар,тәрәзәгә күз салыйк әле.Елның кайсы вакыты килеп җиткән икән?
-ЯЗ җитте.
-Ә яз килгәнен каян белдегез соң?
-Кояш ныграк җылыта башлады
-Кошлар кайтты.
-Яшел үләннәр күренә башлады.
Яз бөтен табигатебезгә тереклек алып килә.Бар табигать кышкы йокыдан уяна.
-Агачларның да нәни бөреләре яфрак ярырга җыена.
Каен турында табышмак.
Ак кайрысында кара таплар бар.
Ботакларында “алкалар” да була.
Аларда кышка таба орлыклар өлгерә.
-Бу агачның исемен кем әйтер микән миңа? (Укытучы каен агачының рәсемен күрсәтә)
-Бу-каен.Аның исеме җырларда җырлана.Кешеләр аларны яратып “каенкай”,”бөдрә каен”
дип атыйлар.
-Укучылар,безнең мәктәбебезнең тирә-ягында каен агачлары бик күп үсә.Бу агачның
кәүсәсе нинди төстә?
-АК.
-Игътибар итегез әле.Каен агачларында яфраклар бармы соң әле?
-Юк.
-Ә нигә юк?
-Ә сез ничек уйлыйсыз.Каен агачы безгә берәр файда китерәме?
БУКЛЕТЛАР
5
-Үз каеннарыгызның тизрәк яфрак яруын телисезме? Яфракларны без мамык таякчыклар
ярдәмендә төртеп ясау ысулы белән буярбыз.(Балалар өстәлләре янына киләләр).
Проблема
-Бүген без каен агачына яфраклар ясарбыз.Ә сез ясар өчен нәрсәләр алырсыз.Без
яфракларны нинди төскә буярбыз икән?
-Яшел
(Укытучы эшләү тәртибен күрсәтеп бирә.Укучылар мамык таякчыклар ярдәмендә
яфраклар ясыйлар, эшләрен тактага беркетәләр)
-Менә безнең дә матур язгы урманыбыз барлыкка килде.(Кош тавышлары ишетелә)
-Балалар,болар нәрсәләр?
-Яшь агач үсентеләре.
-Әйе,сез бик дөрес әйтәсез. Алар да нәкъ сезнең кебек нәни әле.Аларның да бик-бик
үсәселәре килә.
Яз ул-агачлар утырту вакыты да бит әле.Без дә сезнең белән бу эштә читтә
калмабыз.Менә шушы яшь агач үсентеләрен мәктәп янына утыртып карап тәрбияләп
үстерербез.Сез ризамы?
-Әйе.
10.Йомгаклау. Рефлексия. -Без бүген нишләдек? Презентация
-Урманда булдык -Кошларны күзәттек
-Җәнлекләр турында сөйләштек-Каен агачына яфраклар ясадык.
-Сезгә сәяхәтебез ошадымы соң?
-Ошады.
-Кәефләрегез әйбәтме?
Презентация КОЯШ
Укытучы: Сез мине бик куандырдыгыз.Язгы кояш безгә җылы бүләк итә,безне
шатландыра.
Мин дә сезгә нәни кояшлар алып килдем.Ләкин алар нигәдер моңсу .Аларны куандырыр
өчен безгә нишләргә кирәк? (Елмаерга)
-Әйдәгез , кояшларыбызга без дә елмаюларыбызны бүләк итәбез.Ә ул елмаюларыгызны
өйләрегезгә кайткач әти-әниләрегезгә дә бүләк итәрсез яме.
1Шук балалар”
Бигрәк шаян икән син,
Тик тора да белмисең.
Чүгәлисең, торасың,
Башың уңга борасың.
Аннан сулга карыйсың,
Сикергәли башлыйсың,
Кулларыңны күтәрәсең,
Аннары төшерәсең.
Шул арада син, иелеп,
Басарга өлгерәсең.
Табышмаклар
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык-чебеш аламын. (Төлке)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.(Куян)
Сорыдыр төсе, Үткендер теше.
6
Урманда йөри, Ул азык эзли. (Бүре)
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
Кош түгел, оча, Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
Хәрәкәтле уен “Җиләк җыям,как коям
-- Дуслар, кая барасыз?
-- Карурманга барабыз.
-- Карурманда нишлисез?
-- Тәмле җиләк җыябыз.
-- Җиләк белән нишлисез?
-- Җиләктән как коябыз.
-- Бүре килсә, нишлисез?
-- Урман буйлап качабыз.
(1 бала бүре була,ул иптәшен тотып ала,тотылган бала бүре була.Уен шулай
дәвам итә)
Эш планлаштырылганда укучыларның яшь үзенчәлекләре дә,
мөмкинлекләре дә исәпкә алынды. Шөгыль балалар белән эшне оштырырга,
аларны эшкә тартырга, бер эштән икенчесенә күчәргә һәм материалны
үзләштерегә ярдәм итте. Куелган максатлар,эш төрләре балаларның үз
белемнәрен барлауга һәм аларның физик , психик сәламәтлекләрен
арттыруга юнәлдерелде.
Шөгыль башка фәннәр белән тыгыз бәйләнгән, һәм ул дәвамлы.
Сораулар аша ,мин укучыларымның эчке дөньяларының никадәрле бай
икәнлеген ачыкларга һәм аны тагын да баетырга тырыштым. Информацион
технологияләр куллану да эшне берникадәр җиңеләйтте.Эш төрләрен даими
үзгәртергә тырыштым һәм алар укучыларыма актив эшләргә,танып-белү
эшчәнлекләрен дә активлаштырырга җирлек булып тордылар.
Шөгыль барышында укучыларым кирәк кадәрле актив булдылар,
каушамадылар,хаталы җаваплар бирергә дә курыкмадылар, тормыштан да
мисаллар китерделәр, фикерләрен әйтергә,җиткерергә теләделәр.
Шөгыль үстерешле характерга ия, әхлакый шәхескә юнәлдерелгән.
Теманың актуальлеге шунда, хәзерге дөньяда мәктәпнең олы бурычы-
балаларны кешелеклелеккә , мәрхәмәтлелеккә, шәфкатьлелеккә өйрәтү.
Һәр балага да белемнәрен , булдыра алу сәләтләрен күрсәтергә һәм
укытучының да сыйныфташларының да хуплауларын алу мөмкинлеге
бирелде. Укучыларым гел уйладылар ә бу үз чиратында аларның аң
үсешләренә нык йогынты ясый.
Атмосфера яхшы , моңа әлбәттә шөгыль башланганда ук файдаланылган
уңай психологик халәт булдыруның да тәэсире зур булгандыр.
Мин куйган максатларыма ирештем.
7