Тест "Җөмлә, җөмлә кисәкләре"

Җөмлә, җөмлә кисәкләре.
Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикерне хәбәр итә торган сүз
яки сүзләр тезмәсе
а) сүзтезмә;
б)җөмлә;
2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике
яки берничә сүздән
торган төзелмә.
а)сүзтезмә;
б) җөмлә.
3. Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Бу нинди җөмлә?
а) боерык җөмлә;
б) хикәя җөмлә;
4. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре.
а) тезүле;
б)ияртүле;
5. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән
җөмлә кисәге:
а) хәбәр; б) ия