Конспект урока "Җөмләнең баш кисәкләре. Ия"

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре. Ия
Максатлар:
1. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмәт бирү; җөмләдә ияне табарга өйрәнү;
2. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү;
3. Итагатьле сүзләрне сөйләмдә кулланырга күнектерү.
Дәрес барышы
1. Матур язу күнегүләре
Ббб ңңң Ккк
2. Өй-эшен тикшерү.
- Җөмләләрне дөрес тавыш белән укыгыз.
- Нинди тыныш билгеләр куйдыгыз?
3. Тема аңлату.
Тактада:
Габдулла Тукай бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган. Балалар аның
әкиятләрен яраталар. Рамил мәктәп китапханәсеннән Тукайның шигырьләрен
алды.
- Беренче җөмләне укыгыз. Кем бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган?
- Икенче җөмләне укыгыз. Бу җөмләдә кемнәр турында әйтелгән?
- Өченче җөмләдә кем турында сүз бара? Рамил сүзенә сорау куегыз.
Бу сүзләрнең җөмләнең баш кисәге – ия булуы турында нәтиҗә ясала.
4. Дәреслек белән эш.
Кагыйдә белән танышу.
- 291 нче күнегү телдән җөмләләрне укырга, ияләрне табарга һәм аларга
сорау куярга.
- Дәфтәрләрдә 292 нче күнегүне эшләү, ияләргә сорау куярга, күчереп язарга.
Физкультпауза
Рәсем буенча җөмләләр төзеп язу. Ияләрнең астына бер сызык сызарга.
“Кем бу? Нәрсә бу” уены.
Авыруларны кем дәвалый? Балаларны кем уята?
Яңа йортлар кем сала? Космоскм кем оча? Йортны нәрсә саклый? Калган эшкә
нәрсә ява?
Дәфтәрләрдә эш: тактада язылган сүзләрнең җөмлә булганнарын нына күчереп
язырга; ияләрнең астына бер сызык сызырга.
Кичә шәһәрдә өмә булды.
Пычрак урамнарны кешеләр
Укучылар мәктәп бакчасын чистарттылар.
Айгөл тәрәзәләр юды.
5. Йомгаклау.
- Җөмләдәге сүзләр ничек атала?
- Җөмләнең баш кисәкләрен әйтеп күрсәтегез. Ия нинди сорауларга җавп
бирә?
- Җөмләнең башка кисәкләре ничек атала?
6. Өй эше.
293 нче күнегү рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп язырга; ияләрнең астына
сызарга.
- Укучылар, дәрес тәмам. Саубулыгыз.