Конспект урока "Иудаизм - яһүдләрнең борынгы дине" 4 класс

Балтач муниципаль районы
Салавыч күппрофильле лицееның
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Габделхакова Һиндия Мансур кызы
Тема: Иудаизм –яһүдләрнең борынгы дине.
Максат:Россиядәге традицион диннәр белән танышуны дәвам итү, иудаизм
яһүдләрнең дине турында күзаллау булдыру.
Дәреснең бурычлары:1.дөнья диннәре турында күзаллауларын үстерү.
2.укучыларны мөстәкыйль, группаларда эшләргә өйрәтү.
3.илебез тарихына кызыксыну уяту.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәр бирү.
Дәреснең төре: әңгәмә.
Предметара бәйләнеш : әйләнә -тирә дөнья белән.
Материал: А. Н. Сахаров , К.А. Кочегаров “Россия халыкларының рухи-
әхлакый мәдәнияте
нигезләре”.
Интернет ресурслар.
Җиһазлау: 1. “Әйе, юк ” уены өчен карточкалар.
Эш төрләре: Әңгәмә, аңлатып уку, мөстәкыйль эшләү.
Дәрес барышы.
I.МОЭ. /мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы/.
-Исәнмесез, укучылар. Дәресне башлыйбыз.
1. Өй эшен тикшерү.
Әйдәгез , иҗади эшләрне карап үтик. Үзегезгә ошаганМөселман бәйрәмнәре
, истәлекле көннәре турында язып килергә иде.( теләк буенча).
2.Үткән дәресләрне искә төшереп “Әйе , юк ”уенын уйнау.( Укучылар “
әйе”булса ак карточка, “юк” кызыл карточка күтәрәләр.)
А) Дини карашлар кешеләрдә бик борынгы заманнарда ук барлыкка
килә.(әйе)
Б) Борынгы бабаларыбыз кешенең тәне генә үлә, җаны үлми дип уйлаганнар.
(әйе)
В) Аллалар һәм рухларга табыну дин дип атала (әйе)
Г) Мәҗүсилек бер аллага табыну (юк)
Д) Мөселманнарның изге китабы- Коръән (әйе).
3.Дәфтәрләрдә эш.
II Яңа тема өстендә эш.
1.- Әйдәгез кроссворд чишик әле.
1.Христиан диненә нигез салучы.( Христос).
2.Христосның тууын бәйрәм итү. ( Раштуа)
3.Мөхәммәдкә беренче вәхи иңдерелгән көн. ( Кадер киче)
4. Христианнарның иң зур бәйрәме.( Пасха).
5. Мөселман дине ( Ислам).
6.Кадер киче була торган ай. ( Рамазан).
7. Күп аллага табыну ( Мәҗүсилек)
1.
2
3.
4.
5
Сораулар
Христиан дине
Ислам дине
Кем нигез салган?
Христос
Мөхәммәт
Кайда барлыкка
килгән?
Палестинада
Гарәбстан
ярымутравында.
Кайчан барлыкка
килгән?
1 гасырда
7 гасырда
6.
7.
Димәк, бүген иудаизм дине турында өйрәнербез.”Иудаизм “грек теленнән
алынган. Йаковның дүртенче улы –Иуда (Йехуда) исеме белән бәйле. Шуңа
бәйле рәвештә Иудей дәүләте барлыкка килә. Башкаласы –Иерусалим.
Безгә бүген шактый яңа сүзләр очрар. ( Дәфтәрдә эш)
Завет-шартнамә. ( килешү)
Назир- колларны карап эшләтүче.
Песах-яһүдиләрнең бәйрәме. Пасха сүзе шуннан килеп чыккан.
Ун васыять – яһүдиләр үтәргә тиешле 10 бурыч була.
Изге таш язмалар- Синай тавына менеп, Аллаһ тарафыннан ташка сырлап
язылган 10 васыять.
Васыятьләр сандыгы- изге таш язмалар саклана торган сандык..
Физпауза.
Игътибарлыкка уен уйнап алыйк.Үзерләндек. Әгәр ислам белән бәйле сүз
булса-аякларны тыпырдатабыз.Христиан дине белән бәйле булса -кул
чабабыз.Иудаизм белән бәйле булса – кулларны өскә күтәрәбез.
( чиркәү,мәчет, Песах, Христос, Коръән, Библия, васыятьләр сандыгы)
2 . Дәреслек белән эш. ( Текстны чылбыр рәвешендә уку)
1.Сорауларга җавап
- Аллаһ Авраамга нәрсә ди.?
- Йосыф кем ул?
- Ни өчен Аллаһ күктән манный ярмасы яудыра. ?
- Васыятьләр сандыгында нинди ун васыять саклана?
3. ” Кеше ничек җанварга әйләнә” дигән мифны уку. (Индивидуаль эш)
Мифны анализлау ( Һәр укучы үз фикерен әйтә).
- Нух куакны нинди уйлар белән утырта?
- Иблис матур фикерлеме?
- Йөзем куагыннан шәраб ясыйлар , ни өчен аны эчкән кеше ямьсез
була?
-Нинди нәтиҗә ясыйбыз.
III Рефлексия
1. –Нинди дин турында сөйләштек?
Без өйрәнгән башка диннәрдән аермасы бармы?
Бу диндәге нәрсә сезгә бик ошады.?
2. Өй эше.
3. а) 106-113 битләр укырга.
э) 113 биттәге сорауларга җавап бирергә.
б)* Шушы темаларның берсенә хикәя язарга.
Христиан дине турында мин нәрсә беләм?
Ислам дине – үз динем.
Иудаизм ни белән кызыклы?.