Конспект урока "Тиңдәш кисәкләр" 4 класс

Тема: Тиңдәш кисәкләр
Максат:1) Укучыларны тиңдәш иярчен кисәкләр белән таныштыру;
2) укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен, каллиграфик һәм
орфографик язу күнекмәләрен камилләштерү;
3) укучыларда татар теле белән кызыксыну тәрбияләү.
Дәреснең төре: өйрәтү характерында
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, дәфтәр, “тамчылар”, тест, сюжетлы
рәсемнәр, гармун.
Дәрес барышы.
I. Белемнәрне тигезләү.
1. Матур язу (тактада язылган).
Зәңгәрләнә күкләр,
Гөрләвекләр ага.
Карлы кыеклардан
Ак тамчылар тама.
Гамил Авзал
2. Укыгыз. Болар нинди җөмләләр?
(Укучыларның җаваплары тыңлана)
- 1 нче җөмлә - кушма җөмлә.
- Ни өчен?
- Ике оештыручы үзәк.
- 2 нче җөмлә - гади җөмлә
- Ни өчен?
- Чөнки бер генә оештыручы үзәк.
Үзбәя
3. Алдагы дәрестә нәрсә белән таныштык?
- Кагыйдәне әйтү
Үзбәя
4. Җөмләләрне тиңдәш ияләр белән тулыландырып языгыз (Слайд №1)
5. Җөмләләрне укыгыз.
Үзбәя
II. Уку мәсьәләсен кую.
1. Тамчылардан җөмлә төзе. (Укучылар такта янында эшли)
Кызарып, матурланып кояш чыкты.
Якты, җылы нурлар пыяла аша бүлмәгә керде.
2. Җөмләнең иясен һәм хәбәрен табыгыз. Калган сүзләр нинди кисәкләр
була.
Иярчен кисәкләр
3. Бүген без дәрестә нәрсә белән танышачакбыз?
- Тиңдәш иярчен кисәкләр белән.
Үзбәя
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Рәсемгә карап җөмлә төзе (Слайд №2)
(Балалар домино, шахмат, шашка уйныйлар.)
2. Кагыйдә чыгару
- Шулай булгач, җөмләнең баш кисәкләре генә түгел, тагын кайсы
кисәкләре дә тиңдәшләнеп килә ала?
- Җөмләнең баш кисәкләре генә түгел, иярчен кисәкләре дә тиңдәшләнеп
килә ала.
3. Кагыйдәне уку (Слайд №3)
Үзбәя
4. 80 нче күнегү. Укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр янына
тиңдәшләнеп килгән сүзләр өстә. Ия белән хәбәрнең астына сыз.
5. Кагыйдә чыгару
- Тиңдәш иярчен кисәкләр баш кисәкләрнең кайсына карый?
Кайда? башлана.
Нәрсә? әзерләп куйдылар.
Нинди? чәчәкләр.
- Җөмләдә иярчен кисәкләр, бер үк ияне яки бер үк хәбәрне ачыклап, бер
сорауга җавап булып килә.
- андый иярчен кисәкләр ничек дип атала?
- Андый иярчен кисәкләр тиңдәш иярчен кисәкләр дип атала.
6. Кагыйдә уку (Слайд №4)
Үзбәя
Ял минуты
Кояш көлеп карый безгә, (Торып басып киерелеләләр)
Күзләр чагыла. (Каш өстенә кулларын куялар)
Елгалардан бозлар ага (Кулларын җәяләр)
Диңгез артына
Яз, яз, яз җитә, (Кулларын чәбәклиләр)
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып,тып итә (Аркаларына бармак очлары белән кагалар)
Эре-эре тамчылар.
IV. Күнекмәләр формалаштыру
1. 84 нче күнегү.
а) Укы
ә) Тиңдәш кисәкләрне тап. Аларны санау интонациясе белән укы.
б) Күчереп яз. Тиңдәш кисәкләрнең астына сыз.
г) Тикшерәбез (Слайд №5)
Үзбәя
2.Тест үткәрү
1. Баш кисәкләр дип атала:
А) ия;
Ә) хәбәр;
Б) ия белән хәбәр.
2. Ия
А) кем? нәрсә?;
Ә) нишли?;
Б) нинди? соравына җавап бирә.
3. Хәбәр
А) ничә?;
Ә) нишли?;
Б) кем? нәрсә? соравына җавап бирә.
4. Гади җөмлә
А) ике;
Ә) бер генә;
Б) ике яки берничә җөмләдән тора.
5. Кушма җөмлә
А) бер генә;
Ә) ике яки берничә гади җөмләдән тора.
Б) Дөрес җавап бирелмәгән.
6. Җөмләнең
А) хәбәре;
Ә) иясе һәм хәбәре;
Б) иясе оештыручы үзәк дип атала.
7. Тиңдәш кисәкләр дип
А) бер үк сорауга җавап бирә һәм бер үк сүзне ачыклап килә торган
сүзләр;
Ә) ия белән хәбәр;
Б) иярчен кисәкләр атала.
8. Тиңдәш кисәкләр
А) сорау;
Ә) өндәү;
Б) санау интонациясе белән укыла.
9. Тиңдәш кисәкләр арасына
А) нокта;
Ә) өтер;
Б) сызык куела.
V. Өй эше.
1.Кагыйдәләрне ятларга. (Барлык укучыларга да)
2. I нче вариант. Тиңдәш кисәкләрне файдаланып , рәсем буенча хикәя
төзе.
II нче вариант. Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзе.
VI. Йомгаклау.
Дәрестә нәрсәләр белдегез?
(Җаваплар тыңлана)
Кагыйдәләрне кабатлау.
VII. Үзбәя