Конспект урока "Табигатьне саклыйбыз"

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Табигатьне саклыйбыз” темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
Әзерләде: 2 нче квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гайнуллина Әлфия
Харислам кызы
Яр Чаллы, 2012 нче ел
Татар теле дәресенә план
Тема: Табигатьне саклыйбыз.
Җәвид Тәрҗеманов “Табигать китабы”.
Максат:
1. Яңа сүзләр кертү: гаять, алан, кош-корт. Пычратма! Ул пычратмый. Өзмә! Ул
өзми. Үтермә! Ул үтерми; Җ. Тәрҗемановның Табигать китабы” шигыре белән
таныштыру.
2. Шигырьдәге сөйләм үрнәкләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана
белү; аралашуны, кызыксынуны, иҗади фикер йөртә белү сәләтен үстерү; укучыларның
табигать турындагы белемнәрен киңәйтү.
3. Табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Циклның исеме “Табигатьне саклыйбыз”.
Җиһазлау: И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле” 45-47 нче
битләр, табигать, хайваннар, кош турында рәсемнәр, компьютер, проектор, экран.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.
Исәнләшү, хәерле көн теләү.
Елмаегыз! Бер-берегезгә тылсымлы сүзләр әйтегез.
Исәнмесез!
Хәерле иртә!
Кәефегез ничек?
Сиңа исәнлек телим.
Син бүген бик матур.
Дежур укучы һава торышы турында сөйли.
II. Алган белемнәрне актуальләштерү.
Дәреснең максаты әйтелә.
- Алдагы дәрестә бу “Зоопаркта” дигән зур теманы тәмамладык. Кыргый хайван
һәм кош исемнәре белән таныштык, алар турында шигырьләр укыдык, тәрҗемә иттек,
хикәяләр төзедек. Ә безнең грамматик тема - сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе.
Сыйфатларның гади, чагыштыру дәрәҗәләрен кабатларбыз.
1) - Дәрестә биремнәрне үтәгәндә чиста, пөхтә үтәлешенә игътибар итәм,
һәркайсыгызның дәрестә актив булуын, сорауларга төгәл, тулы җавап бирүен сорыйм.
- Нинди кош исемнәрен беләсез? (песнәк, чыпчык, карга, торна, акчарлак, ябалак,
тукран, сандугач)
- Нинди кыргый хайваннарны беләсез? (аю, бүре, төлке, куян, керпе, дөя, ташбака,
арыслан, маймыл, юлбарыс, ишәк, көнгерә, елан)
2) - Ты экскурсовод в зоопарке. Что ты расскажешь о животных. Син экскурсовод.
Рәсемнәр буенча хайваннар турында сөйләгез. Кошлар турында нәрсә беләсез?
Ябалак төнлә яхшы күрә, яхшы ишетә. Тавышсыз оча. Бик зур файда китерә.
Тычканнарны ашый.
Бу соры бүре. Ул усал, тиз йөгерә. Ит ярата.
Арыслан - кыргый хайван. Ул бик көчле. Тиз йөгерә.
Ә бу хәйләкәр төлке. Ул сары төстә. Куян, тавык итен ярата.
Ә бу зур аю. Ул бик көчле хайван. Җиләк-җимешләр, балык, бал ашый. Кышын
йоклый. Алар 40- 45 ел яшиләр.
Ишәк - иң көчле хайван.
Ташбака ике йөз елга кадәр яши.
Дөя бик зур хайван. Ул сусыз берничә көн яши ала. Ул җылы якта яши. Туган җире
көньяк Америка. Ул үлән ашый.
Үзбәя.
3) Шулар арасында иң куркак реди них самое трусливое);
иң тырыш амое трудолюбивое);
иң көчле амое сильное);
иң кызык хайван амое интересное животное);
иң озак яшәүче амое долгоживущее).
Үзбәя.
4) Кызыл, яшел, зәңгәр, сары, кара, ак, бәхетле, якты, файдалы, күңелле, йомшак,
пычрак, сәламәт, куркак сыйфатларын гади чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә әйтегез.
5) Өй эшен тикшерү.
6) Йомгак, нәтиҗә ясау.
- Как образуется превосходная степень прилагательных
а) частичное повторение начала основы;
б) усилительные частицы бик, иң.
- Как образуется сравнительная степень прилагательных
При помощи суффиксов -рак/-рәк
Үзбәя.
III. Яңа дәрес өстендә эш.
- Бүген бу “Табигатьне саклыйбыз дигән зур теманы башлыйбыз. Дәрестә
Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” исемле шигырен укырбыз. Яңа сүзләр
өйрәнербез.
1. Яңа сүзләр белән танышу.
гаять [гъәйәт] - очень
алан - [алан] - поляна
кош-корт - [къош къорт] - птицы
Пычратма! Ул пычратмый. - Не загрязняй! Он не загрязняет.
Өзмә! Ул өзми. - Не рви! Он не рвет.
Таптама! Ул таптамый. - Не топчи. Он не топчет.
Үтермә! Ул үтерми. - Не убивай. Он не убивает.
2. Сүзтезмәләр төзү.
1) а) гаять бай, акыллы, тәртипле, көчле, күренекле, эшчән, уңган, күңелле,
файдалы
б) алан нинди? Чәчәкле, җиләкле, күбәләкле
в) кош-кортлар. Аланда кош-кортлар сайрый.
2) Өзми, таптамый, үтерми фигыльләрен зат-сан белән төрләндерү
I в. таптамый
II в. үтерми
Тактада “өзми” фигылен хәзерге заман юклык формада төрләндерү.
Үзбәя.
3. Җ.Тәрҗемановның “Табигать китабы” шигырен уку.
IV. Ныгыту.
1. Тәрҗемә итү.
2. Сорауларга җавап бирү.
- Автор балаларны кая чакыра? (урманга, кырга)
- Нигә чакыра? (“Табигать китабы”н укырга)
- Ул китап нинди? (зур, бай)
- Нәрсәләр бар? (җир, су, күк, кояш, ай, җәнлекләр, кош-кортлар)
3. Тамыр сүзләрдән ясалма сүзләр ясагыз.
Җир, су, кояш, ай.
4. 46 нчы бит 4 нче күнегү. Дөресме, дөрес түгелме?
Үзбәя.
5. Табигать турында әңгәмә
Табигать кешегә нәрсә бирә?
Табигать кешегә агач, җиләк-җимеш, файдалы үләннәр бирә. Агачлар һаваны
чистарталар. Саф һава кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә кирәк. Чиста һава
ул безнең сәламәтлегебез.
Табигать безгә матурлык һәм шатлык бүләк итә. Урманда кошлар сайрый, кырда
икмәк үсә, болында чишмә ага. Һава, су, кояш - безнең дусларыбыз.
Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Суны,һаваны, җирне пычратырга, үләннәрне
таптарга, хайваннарны, кошларны үтерергә, чәчәкләрне өзәргә ярамый.
6. Нәтиҗә ясау.
Табигатьне саклау турындагы закон Татарстан буенча 1997 нче елның февраль
аенда, ә Россиядә 1991 нче елда кабул ителгән.
V. Йомгаклау.
Табигать кешегә бик күп нәрсәләр бирә саф һава, агач, җиләк-җимеш, гөмбә,
файдалы үләннәр. Тагын матурлык, бүләк итә. Бу табигатьтә ял итәбез. Шуңа күрә
агачларны сындырырга;
чәчәкләрне өзәргә;
үләннәрне таптарга;
кош-кортларны, җәнлекләрне үтерергә;
һаваны, җирне, суны пычратырга ярамый.
VI. Билгеләр кую.
Өй эше бирү. Безнең якның табигате” темасына хикәя төзергә.