Презентация "Г. Тукай "Ана догасы""

Подписи к слайдам:
Г.Тукай “Ана догасы” Максат:
  • 1. Г.Тукайның балачагы турындагы белемнәрне гомумиләштерү.
  • 2. “Ана догасы” шигыре өстендә эш. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләрен билгеләү.
  • 3. Әниләргә карата хөрмәт, ярдәмчеллек, ярату хисләре тәрбияләү, җәмгыятьтә, гаиләдә ана образын ачу.
“ Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”. эпиграф Исәнлек – саулыгын сорап, Дога кылам. Әниемнән аермасын Берүк Ходам. Дога – 1. Дин тотучыларның Аллага, изгеләргә ялварып, теләкләр теләп мөрәҗәгать итүе. 2. Аллага, изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә әйтелә торган һәм сүзләре алдан билгеле булган текст. Коръәннән
  • - Ата – аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр.
  • - Ата – аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.
  • - Әгәр ата –анаңның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә.
Евангелиедән
  • - Старых чтите как отца, а молодых , как братья
  • - Не обижай слабых
  • - Не давайте сильным губить человека
  •  
Сүзлек өстендә эш
  • Вә - һәм
  • Уйку – йокы
  • Фәкать – тик
  • Ястү – кичке намаз вакыты
  • Яд итә - исенә төшерә
  • Тәңре – Алла
  • Намазлык - намаз укыганда басып укый торган җәймә (күрсәтелә)
Г.Тукай «Ана догасы»   Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.   Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.   Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.   Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;   Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!   Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь: Карагыз: шул догамы - инде тәңре каршына бармас?

1нче өлеш

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

 

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

 

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

 

2 нче өлеш

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

3 нче өлеш

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

 

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь:

Карагыз: шул догамы - инде тәңре каршына бармас?

Мәкальләр Әни суккан – авыртмый. Җәннәт әниләрнең аяк астында. Өйнең яме – ана белән. Өй эше Үзегезне үсеп җитеп әниләрегездән читтә дип хис итегез һәм әниегезгә хат языгыз.   Минем дә әнием бар, Синең дә әниең бар, Аның да әнисе бар Исән булсын әниләр!