Конспект урока "Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау"

Мөслим районы Үрәзмәт урта гомуми
белем бирү мәктәбе
Татар әдәбияты
Әбүбәкерова Альбинаның
5 нче сыйныфта үткәрелгән
дәрес эшкәртмәсе.
2009 ел
Тема: Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау”.
Максат:
1.Г.Тукай буенча алынган белемнәрнең югарылыгын бәяләү;
коллективта ирекле аралашу атмосферасы тудыру; укучыларның сәнгатьле
уку күнекмәләрен камилләштерү.
2. Г. Тукай иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
3. Укучыларның активлыкларын үстерү.
Җиһазлау: дәреслек, Г. Тукай китапларыннан күргәзмә, магнитофон,
компьютер, тест-карточкалар.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү.
Дәреснең барышы.
I. 1) Оештыру өлеше, уңай халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне
башлап җибәрик.
2) Дәреснең максаты белән таныштыру:
- Бүгенге дәрестә без татар халкының йөзек кашы булган сөекле
шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында өйрәнүне
йомгакларбыз, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне гомумиләштерербез,
берничә турдан торган ярыш үткәрербез.
II. 1) Ярышларны башлыйбыз.
I турда “Исемдә калганнар” әсәре буенча сораулар бирелә:
- “Үги әтинең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә
ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле
генә” – бу истәлек Тукай яшәгән кайсы урын турында? (Соснада)
- “Минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын” – дип Тукай кайсы
авылны атый? (Кырлай)
- Бу авыл бик кечкенә вә бик ярлы булганга, шуның өстенә мин ятим
калган ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көнкүреше гаять начар
булган” – Тукай яшәгән кайсы урын турында сүз бара? (Өчиле)
- “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан
ишетергә туры килгән? (Шәрифә карчык)
- “Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем” дигән юллар
Тукайның кайдагы тормышы турында сөйли? (Өчиле)
- “Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады. Алты –биш
сапый:
-Бу апаң, күреш, - дигәч, моның белән күрештем” бу очрашу кайда
була? (Җаекта)
- Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына
кайтарыйк”, - дип Габдулланы яңадан Өчилегә кемнәр җибәрә?
(Яңа бистәдән – Мөхәммәтвәли белән Газизә).
II тур. “Сорау нигезендә шигырьне таны!”.
1. Тукай кайсы шигырендә җырлый торган тавыклары булган авыл
турында яза? (“Шүршле”)
2. Кыйммәтле металлдан эшләнгән чәч тарау әйбере кайсы әкият
героеныкы? (“Су анасы”)
3. Кайсы шигырендә бүре башы унике ? (“Кәҗә белән сарык”)
4. “Тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу” бу юллары кайсы
шигырьдән? (“Бишек җыры”)
5. Һәр эшне үз вакытында эшләргә чакырган әсәрнең исеме ничек? (“Эш
беткәч, уйнарга ярый”).
6. “Җен-фәлән дип сөйләнүләр
Искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле
Шагыйранә ялган ул”.
2) Г. Тукай шигырьләрен яттан белүләрен тикшерү (укучылар
теләгән шигырьләренә инсценировка күрсәтәләр):
“Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” һ. б.
III тур ярыш. Компьютердан слайдлар аша сораулар бирү, укучылар
дөрес җавапны табалар һәм сигнал карточкаларын күрсәтәләр:
1. Шагыйрьләрнең кайсысы дөньяда нибары 27 ел яшәгән, бары тик 8 ел
иҗат иткән? (Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим)
2. Күрсәтелгән кайсы елда Г. Тукай туган? (1880, 1887, 1886, 1890)
3. Кайсы юллар Тукай турында?
- Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә
туа.
- Татар поэзиясе үсешендә тирән эз калдырган күренекле әдип Оренбург
якларында туган.
- Шагыйрь Казанда Яңа бистәдә туган.
- Шагыйрьнең туган ягы-инешле, чокырлы, урманлы Казан арты
Кушлавыч авылы.
4. Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән сабыйга кайда
мәрхәмәтлерәк була, башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка
йөри башлый? (Кушлавыч, Сосна, Өчиле, Кырлай, Яңа бистә)
5. Түбәндәге өзек кайсы шигырьдән алынган?
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
(“Эшкә өндәү”, “Туган авыл”, “Пар ат”, “Бәйрәм бүген”)
6. Кайсы иллюстрация Тукай әсәренеке түгел? Әкият исемнәрен атагыз.
(“Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Таәбатыр”)
3) Укучыларга сорау бирү:
- Г. Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган? (укучылар шигырь
исемнәрен атыйлар)
Физкультминут. (Г. Тукай сүзләренә язылган Туган авыл” җырын
магнитофон аша тыңлау).
- Җыр буенча туган авыл турында әңгәмә уздыру. (өйдә туган авыл
турында шигырь яки хикәя язачакларын искәртү)
IV тур. Тест сораулары буенча эшләү. (укучыларның эшләрен күзәтеп
бәя бирү).
4) Г. Тукайның Кырлайдагы тормышын һәм хәзерге көндәге музей
йортларын чагылдырган слайдлар (8) күрсәтү. Рәсемнәр буенча
укучыларның фикерләрен тыңлау.
5) “Пар ат” шигырен сәнгатьле укыту.
6) “Туган тел” җырын күмәк башкару.
III. Өй эше бирү. “Минем туган авылым” темасына шигырь яки
миниатюр хикәя язарга.
IV. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.